Зәбур
105 Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез,+ аның исемен чакырыгыз,
Халыклар арасында аның эшләрен игълан итегез!+
3 Аның изге исеме белән мактаныгыз.+
Йәһвәне эзләүчеләрнең күңелләре сөенсен.+
4 Йәһвәне һәм аның көч-куәтен эзләгез.+
Аның хуплавын* һәрчак эзләгез.
5 Кылган гаҗәеп эшләрен,
Могҗизаларын һәм чыгарган хөкемнәрен истә тотыгыз,+
6 Әй Аллаһының хезмәтчесе Ибраһимның токымы,*+
Ягъкуб угыллары, аның сайланганнары.+
7 Ул — Йәһвә, безнең Аллаһыбыз.+
Аның хөкем карарлары* бөтен җир йөзендә гамәлдә тора.+
Биргән вәгъдәсен* мең буын дәвамында исендә тота,+
9 Бу килешүне ул Ибраһим белән төзеде,+
Антны Исхакка бирде.+
10 Аны ул карар итеп — Ягъкубка,
Гасырларга төзелгән килешү итеп Исраилгә бирде
Кәнга́н җирен бүлеп бирәм»+,— диде.
14 Ул берәүгә дә аларны җәберләргә бирмәде.+
Ул алар хакына патшаларны шелтәләп:+
17 Ул үз хезмәтчеләре алдыннан бер кешене җибәргән.
Бу кеше коллыкка сатылган Йосыф булган.+
18 Богаулар салып, аның аякларын чикләгәннәр.*+
21 Ул аны өйдәгеләре өстеннән — хуҗа,
Бөтен милке өстеннән идарәче итеп куйган,+
22 Үз түрәләре өстеннән җаны теләгәнчә хакимлек итсен өчен,
Аксакалларын зирәклеккә өйрәтсен өчен.+
25 Аларның йөрәкләрендә үз халкына карата нәфрәтнең үсүенә
Һәм хезмәтчеләренә каршы мәкер коруына юл куйган.+
31 Аның боерыгы буенча, җирне кигәвеннәр басып алган,
Аларның бар җирләре черки белән тулган.+
33 Ул аларның йөзем һәм инҗир агачларын харап иткән,
Яшәгән җирләрендәге бөтен агачларны чәрдәкләп бетергән.
35 Алар шул җирдәге бар үсемлекләрне,
Җирдәге уңышны ашап бетергән.
36 Аннары ул аларның җирендә беренче туган һәр баланы,+
Аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәлак иткән.
37 Ул үз халкын көмеш һәм алтын белән алып чыккан,+
Аның кабиләләре арасында берсе дә хәлдән таеп егылмаган.
40 Алар ит сораган, һәм ул бытбылдыклар җибәргән,+
Аларны күктән иңгән икмәк белән туендырып торган.+
42 Чөнки Аллаһы үз хезмәтчесе Ибраһимга биргән изге вәгъдәсен истә тоткан.+
44 Ул аларга халыкларның җирләрен биргән,+
Алар башка халыкларның тырыш хезмәт җимешләрен мирас итеп алган.+
Йәһне* мактагыз!