24 Явызлардан көнләшмә,
Алар белән дуслашырга омтылма.+
2 Чөнки алар күңелләреннән җәбер-золым турында уйлый,
Бәла китерү турында сөйләшә.
3 Йорт зирәклек белән корыла+
Һәм үткен акыл белән ныгытыла.
4 Белем ярдәмендә аның бүлмәләре
Төрле-төрле кыйммәтле һәм матур нәрсәләр белән тула.+
5 Зирәк зур куәткә ия,+
Үз белемнәре белән кеше үз көчен арттыра.
6 Сугыш алып барганда, акыллы җитәкчелеккә таян.+
Киңәшчеләрнең күп булуы җиңүгә китерә.+
7 Акылсыз өчен чын зирәклек ирешмәслек биек,+
Шәһәр капкалары янында аның әйтер сүзе юк.
8 Явыз ниятләр коручыны
Мәкер остасы дип атарлар.+
9 Акылсыз уй-ниятләр — гөнаһ ул.
Мыскыллаучыдан кешеләр җирәнә.+
10 Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән,
Көч-куәтең аз булачак, димәк.
11 Үлемгә алып барылган кешеләрне коткар,
Һәлакәт юлында торучыларны саклап кал.+
12 «Әмма без бу турыда белмәдек»,— дисең икән,
Йөрәкләрне тикшерүче моны белә түгелме?+
Әйе, сине күзәтүче моны белә
Һәм һәркемгә үз эшләренә карап кайтарыр.+
13 Улым, бал аша, ул файдалы бит,
Кәрәзле бал татлы ул.
14 Шуны да бел: зирәклек тә җаның өчен файдалы.+
Аны тапсаң, киләчәгең яхшы булыр,
Өметең һичкайчан өзелмәс.+
15 Явыз кеше кебек, тәкъваның йорты янында яшеренеп ятма,
Аның яшәгән урынын харап итмә.
16 Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр,+
Ә явызлар, бәла килгәндә, абыныр.+
17 Дошманың егылганда, шатланма,
Ул абынганда, йөрәгең куанмасын,+
18 Югыйсә, моны күреп, Йәһвәнең күңеле кырылыр,
Аңа булган ачуы басылыр.+
19 Яман кешеләр аркасында боекма,
Явызлардан көнләшмә,
20 Чөнки яманнарның киләчәге юк,+
Явызларның яктырткычы сүнәр.+
21 Улым, синдә Йәһвәгә һәм патшага карата курку-хөрмәт булсын.+
Фетнәчеләр белән аралашма.+
22 Чөнки башларына көтмәгәндә бәла төшәчәк,+
Шул икәү аларны ничек һәлак итәчәген кем белсен?+
23 Зирәкләр шулай ук болай ди:
«Хөкем иткәндә кешеләрне аеру яхшы түгел».+
24 Явыз кешегә: «Син тәкъва»,— диючене+
Халыклар ләгънәт итәр, милләтләр гаепләр.
25 Ә аны төзәтүчеләр бәрәкәтле булыр,+
Яхшы нәрсәләр белән фатихаланыр.+
26 Намуслы җавап кайтарган кешене ирененнән үбәрләр.+
27 Башта тыштагы эшләреңне башкар, кырда барысын әзерләп куй,
Аннары гына йортыңны кор.
28 Якыныңа каршы бер нигезсез шаһитлек бирмә.+
Телең белән башкаларны алдап йөрмә.+
29 «Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшләрмен,
Кылганнары өчен үч алырмын»,— димә.+
30 Ялкауның басуы яныннан,+
Акылга сай кешенең йөзем бакчасы яныннан үтеп барганда,
31 Карасам, җирләрен чүп үләне баскан,
Кычыткан каплаган,
Таш коймалары җимерелгән.+
32 Моны күреп, уйга чумдым.
Моңа карап, үземә мондый сабак алдым:
33 Бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,
Кул кушырып бераз ял итсәң,
34 Ярлылыгың — юлбасардай,
Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+