25 Болар шулай ук Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+ Аларны Яһүд патшасы Һизәкыянең+ кешеләре күчереп язды.
2 Аллаһы даны — эшне сер итеп тоту,+
Патшаларның даны — эшне тикшерү.
3 Күкләр югары һәм җир тирән булган кебек,
Патшаларның күңеле дә белеп бетергесез.
4 Көмешне катнашмалардан арындыр,
Һәм ул тулысынча саф булып чыгар.+
5 Патшаны явыз кешедән арындыр,
Шунда аның тәхете гаделлеккә нигезләнер.+
6 Патша каршында үзеңне данлама,+
Күренекле кешеләр арасында урын алма.+
7 Чөнки патшаның сине мирза алдында кимсетүенә караганда
Аның: «Монда кил»,— диюе яхшырак.+
8 Судка барырга ашыкма,
Чөнки аннары, якының сине түбәнсетсә, нишләрсең?+
9 Эшне якының белән хәл ит,+
Ләкин үзеңә сер итеп әйтелгәнне ачма.+
10 Югыйсә тыңлаучы сине хурлыкка калдырыр,
Һәм син кире ала алмаслык начар хәбәр әйткән булырсың.
11 Үз вакытында әйтелгән сүз —
Көмеш савыттагы алтын алмалардай.+
12 Игътибарлы колак өчен зирәк шелтәләүче —
Алтын алка, саф алтыннан ясалган бизәк ул.+
13 Тугры хәбәрче үзен җибәргән кешеләр өчен
Ашлык уру вакытындагы кар салкыны сыман,
Чөнки ул хуҗасын җанландырып җибәрә.+
14 Бирмәгән бүләге белән мактанган кеше
Яңгырсыз болытка һәм җилгә охшаш.+
15 Сабырлык җитәкчене күндерә,
Йомшак тел сөякне сындыра.+
16 Бал тапкансың икән, туйганчы аша,
Тик артыгын ашама, юкса косып чыгарырсың.+
17 Якыныңның йортына еш аяк басма,
Югыйсә ул синнән туеп, үзеңне нәфрәт итә башлар.
18 Үз якынына каршы ялган шаһитлек бирүче
Чукмар, кылыч һәм очлы ук кебек.+
19 Бәла вакытында ышанычсыз кешегә таяну
Сынган теш һәм аксак аякка өметләнү белән бер.
20 Кайгылы йөрәккә җырлар җырлаучы
Салкын көнне үз киемен салучыга
Һәм серкә белән соданы кушучыга охшаш.+
21 Дошманың ач булса, аны ашат,
Сусаган булса, су эчер.+
22 Шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең,+
Һәм Йәһвә сиңа үз әҗерен бирер.
23 Төньяк җиле яңгыр китерә,
Гайбәтченең теле ачуны чыгара.+
24 Тиргәшүчән хатын белән бер йортта яшәүгә караганда
Өй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+
25 Ерактан килгән яхшы хәбәр
Арыган җан өчен салкын су кебек.+
26 Явызга юл биргән тәкъва кеше
Болганчык чишмәгә һәм җимерек коега охшаш.
27 Артык күп бал ашау файдалы түгел,+
Һәм кеше үзенә дан эзләсә, бу данмыни?+
28 Үз-үзен кулда тота алмаган кеше —
Җимерек стеналы бер шәһәр ул.+