Ишагыя
Патшаларны коралсызландырыр өчен,
Аның алдында ике якка ачылмалы ишекләр ачылсын
Һәм капкалар ябык булмасын өчен,
Ул уң кулыннан тотып торган+ Кирга болай ди:
Мин бакыр ишекләрне җимерермен
Һәм тимер бикләрне ватармын.+
Шунда син минем Йәһвә икәнемне,
Сине исемең белән атаган Исраи́л Аллаһысы икәнемне белерсең.+
4 Хезмәтчем Ягъкуб һәм сайланганым Исраил хакына
Мин сине исемең белән атыйм.
Мине белмәгән булсаң да, мин сиңа хөрмәтле исем бирәм.
5 Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.
Миннән башка Аллаһы юк.+
Мине белмәгән булсаң да, мин сине ныгытырмын.
Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.+
Мин, Йәһвә, боларның барысын эшлим.
Җир уянсын һәм котылу җимеше китерсен
Һәм шул ук вакыт тәкъвалык булдырсын.+
Мин, Йәһвә, моны барлыкка китердем».
9 Үзенең Яратучысына* каршы торучы* кешегә кайгы,
Чөнки ул җирдә ятучы башка чүлмәк ватыклары арасындагы
Чүлмәк ватыгы гына!
Кызыл балчык Чүлмәкчегә:* «Син нәрсә эшлисең?» — дип әйтерме?+
Я ясаган әйберең: «Аның куллары юк»,— диярме?*
10 Атасына: «Син кемгә ата буласың?» — дип әйтүчегә,
Хатынга: «Син кемне* тудырасың?» — диючегә кайгы.
11 Исраилнең Изге Аллаһысы,+ аны булдырган Йәһвә болай ди:
«Сез миннән булачак нәрсәләр турында сорарсызмы?
Улларым хакында+ һәм кулларым булдырган нәрсәләр турында миңа боерык бирерсезме?
12 Мин җирне булдырдым+ һәм анда кешене барлыкка китердем.+
Ул, ул минем шәһәремне төзер,+
Сөргендәге кешеләремне бушлай+ һәм ришвәтсез азат итәр»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
14 Йәһвә болай ди:
«Мисыр табышы,* Хәбәшстанның сәүдә маллары* һәм озын буйлы шебалылар
Синең яныңа килер һәм синеке булып китәр.
Алар синең артыңнан чылбырланган килеш барыр.
Алар килеп, сиңа сәҗдә кылыр.+
Сиңа хөрмәт күрсәтеп алар: „Һичшиксез, Аллаһы синең белән,+
Аннан башка берәү дә юк, бүтән Аллаһы юк“,— дияр».
16 Алар барысы оятка калыр һәм кимсетелер.
Потлар ясаучылар хурлыкка төшәр.+
17 Ә Исраилне Йәһвә мәңгегә коткарыр.+
Сез мәңге оятка калмассыз һәм хур ителмәссез.+
18 Күкләрне Барлыкка Китерүче,+ хак Аллаһы,
Җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы,+
Аны юкка гына* түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган
Йәһвә болай ди:+
«Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк.
19 Мин яшерен урында, караңгылык баскан җирдә сөйләмәдем.+
Мин Ягъкуб токымына:*
„Мине эзләгез, ләкин тырышлыкларыгыз юкка гына булыр“,— дип әйтмәдем.
Мин Йәһвә, гадел булганны сөйлим һәм дөрес булганны хәбәр итәм.+
20 Бергә җыелыгыз һәм килегез.
Якынлашыгыз, халыклар арасыннан качып котылганнар.+
Үз потларын күтәреп йөртүчеләр
Һәм үзләрен коткара алмый торган илаһка дога кылучылар бернәрсә дә белми.+
21 Үз эшегезне сөйләгез, дәлилләр китерегез.
Алар бергә киңәшләшсен.
Моны бик күптәннән үк кем әйтте?
Борынгы заманнан ук кем хәбәр итте?
Мин, Йәһвә, түгелме?
Алдымда һәрбер кеше тез чүгәр,
Һәрбер тел тугрылыкта ант итәр+
24 Һәм болай дияр: „Чын тәкъвалык һәм көч Йәһвәдә.
Аңа каршы ярсыган һәркем оятка калып аның алдына килер.