Икенче тисалуникәлеләргә
3 Ниһаять, кардәшләр, безнең турында өзлексез дога кылыгыз.+ Моны Йәһвә* сүзе тиз таралсын өчен,+ сездә данланган кебек данлансын өчен, 2 шулай ук без куркыныч һәм явыз кешеләрдән азат ителсен өчен эшләгез,+ кайбер кешеләр иман итми бит.+ 3 Ләкин Хуҗабыз тугры, һәм ул сезне ныгытачак һәм Явыздан саклаячак. 4 Без, Хуҗабызның шәкертләре буларак, шуңа ышанабыз: сез кушканнарыбызны үтисез һәм алга таба да үтәп барачаксыз. 5 Сез Аллаһыны яратсын+ өчен һәм Мәсих хакына чыдам булсын өчен,+ Хуҗабыз киләчәктә дә йөрәкләрегез белән җитәкчелек итсен.
6 Кардәшләр, сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән шуны кушабыз: тәртип бозучы+ һәм без сезгә* әйткәнне үтәмәүче һәркайсы кардәштән читләшегез.+ 7 Сез үзегез дә бездән ничек үрнәк алырга кирәк икәнен беләсез,+ чөнки без сездә үзебезне тәртипле тоттык, 8 беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык.+ Киресенчә, берегездән дә үз хакыбызга чыгымнар таләп итмәс өчен, көне-төне талчыкканчы тырышып эшләдек.+ 9 Сорарга хакыбыз булмаганга түгел,+ ә сез эш иткәнебезчә эш итсен өчен, үрнәк булсын дип моны эшләдек.+ 10 Әле яныгызда булганда, без сезгә: «Эшләргә теләмәүче ашамасын да»+,— дигән сүзләрне боерык итеп әйтә идек. 11 Ә безгә кайберләрегез тәртипне боза,+ һич тә эшләми, кеше эшенә тыкшынып кына йөри дигән хәбәрләр ирешә.+ 12 Андый кешеләргә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән үзләре эшләп алганны ашасыннар һәм тыныч кына эшләсеннәр дигән әмер бирәбез, аларны шулай эшләргә үгетлибез.+
13 Ә сез, кардәшләр, яхшылык кылуыгызны дәвам итегез, бирешмәгез. 14 Ә инде берәрсе бу хатта әйтелгәнгә буйсынмаса, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз һәм аны кисәтү астында тотыгыз.+ 15 Шулай да аны дошман дип санамагыз, ә кардәшне үгетләгәндәй үгетләгез.+
16 Хуҗабыз — тынычлык чыганагы — үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә тынычлык биреп торсын.+ Хуҗабыз барыгыз белән дә булсын.
17 Бу сәламләү сүзләрен мин, Пау́л, үз кулым белән язам,+ һәм бу һәр хатның миннән булуын күрсәтә. Мин шулай язам.
18 Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге сезнең барыгызга күрсәтелсен.