Левилеләр
26 Үзегез өчен бернәрсәгә яраксыз илаһлар ясамагыз+ һәм үзегезгә берәр пот+ я изге багана урнаштырмагыз һәм җирегездә, сәҗдә кылу өчен,+ таш сын+ куймагыз. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә. 2 Минем Шимбәләремне тотыгыз һәм минем изге урыныма курку-хөрмәт күрсәтегез. Мин — Йәһвә.
3 Әгәр кагыйдәләрем буенча яшәсәгез һәм әмерләремне тотып, аларны үтәсәгез,+ 4 мин үз вакытында яңгырлар яудырырмын+ һәм җир үз уңышын,+ ә кырдагы агачлар үз җимешен бирер. 5 Ашлык сугу йөзем җыю вакытына кадәр сузылыр, һәм йөзем җыю чәчү вакытына кадәр дәвам итәр. Икмәгегезне туйганчы ашарсыз һәм җирегездә иминлектә яшәрсез.+ 6 Мин бу җиргә тынычлык бирермен,+ һәм йокларга ятканда сезне беркем куркытмас.+ Мин бу җирдән ерткыч хайваннарны куып чыгарырмын, һәм беркем дә сезгә кылыч белән килмәс. 7 Сез, һичшиксез, үз дошманнарыгызны куып барырсыз, һәм алар сезнең алда кылычтан егылыр. 8 Сезнең бишегез йөзне куып барыр, йөзегез ун меңне куар, һәм дошманнарыгыз сезнең алда кылычтан егылыр.+
9 Мин сезне фатихалармын, сезне ишәйтермен һәм күбәйтермен,+ мин сезнең белән төзегән килешүемне тотармын.+ 10 Сез әле былтыргы уңышны ашаганда, сезгә яңа уңышны салыр өчен амбарларыгызны былтыргы уңыштан бушатырга туры килер. 11 Мин изге чатырымны сезнең арагызга куярмын,+ һәм минем җаным сезне кире какмас. 12 Мин арагызда булырмын һәм сезнең Аллаһыгыз булырмын,+ ә сез минем халкым булырсыз.+ 13 Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә, мин сезне мисырлылар коллыгыннан азат итеп, Мисыр җиреннән чыгардым, һәм сез тураеп, башыгызны күтәреп йөри алсын өчен, камытыгызны җимердем.
14 Әмма мине тыңламасагыз һәм барлык бу әмерләрне тотмасагыз,+ 15 кагыйдәләремне кире каксагыз+ һәм хөкемнәремә бар әмерләремне тотмаслык дәрәҗәдә җирәнеп карасагыз, килешүемне бозсагыз,+ 16 мин сезгә менә нәрсә эшләрмен: сезне бәла-каза, туберкулез һәм бизгәк белән җәзалармын, шулчак сезнең күзләрегез начарланыр һәм тормышыгыз* сүнәр. Сез орлыгыгызны заяга гына чәчәрсез, чөнки аны дошманнарыгыз ашар.+ 17 Мин сезне кире кагармын, һәм дошманнарыгыз сезне тар-мар итәр.+ Сезне нәфрәт итүчеләр сезне изәр,+ һәм сез беркем дә кумаганда качарсыз.+
18 Хәтта моннан соң да мине тыңламасагыз, мин сезне гөнаһларыгыз өчен элеккегә караганда җиде мәртәбә күбрәк җәзалармын. 19 Мин сезнең чиксез горурлыгыгызны сындырырмын, күкләрегезне тимер кебек*+ һәм җирегезне бакыр кебек* итәрмен. 20 Көчегезне бушка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш бирмәс+ һәм җирегездәге агачлар җимеш китермәс.
21 Ләкин сез һаман да миңа каршы торып, мине тыңламасагыз, мин сезгә, гөнаһларыгызга карап, элеккегә караганда җиде мәртәбә күбрәк җәза бирермен. 22 Мин сезгә кыргый хайваннар җибәрермен,+ алар сезне балаларсыз калдырыр+ һәм малларыгызны кырып бетерер, сезнең саныгызны киметер, һәм юлларыгыз буш булып калыр.+
23 Инде болардан соң да төзәтүемне кабул итмәсәгез+ һәм һаман да миңа каршы торсагыз, 24 мин дә сезгә каршы торырмын һәм үзем сезгә гөнаһларыгыз өчен элеккегә караганда җиде мәртәбә күбрәк җәза бирермен. 25 Мин сезгә, килешүне бозганыгыз өчен,+ үч кылычы җибәрермен. Әгәр сез шәһәрләрегездә җыелсагыз, мин сезгә авыру җибәрермен,+ һәм сезне дошманнарыгыз тар-мар итәр.+ 26 Мин саклап тотылган ризыгыгызны* юк иткәч,+ ун хатын икмәгегезне бер генә мичтә дә пешерә алыр һәм аннан соң аны үлчәп кенә өләшер.+ Сез ашарсыз, ләкин туймассыз.+
27 Әгәр моңа да карамастан мине тыңламасагыз һәм һаман да миңа каршы торсагыз, 28 мин сезгә тагы да көчлерәк каршылык күрсәтермен+ һәм үзем гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә җәза бирермен. 29 Сез улларыгызның һәм кызларыгызның итен ашарсыз.+ 30 Мин изге биеклекләрегезне юк итәрмен,+ фимиам мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне җансыз җирәнгеч потларыгызның* өстенә өеп куярмын,+ һәм минем җаным сездән чирканып читкә борылыр.+ 31 Мин шәһәрләрегезне һәм изге урыннарыгызны тар-мар итәрмен,+ һәм корбаннарыгызның хуш* исе минем өчен җирәнгеч булыр. 32 Мин үзем бу җирне бөлгенлеккә төшерермен,+ һәм анда яшәячәк дошманнарыгыз аңа шаккатып карап торыр.+ 33 Мин сезне халыклар арасына таратырмын+ һәм сезне кылыч куып барсын өчен, аны кыныннан чыгарырмын,+ җирләрегез ташландык хәлгә килер,+ һәм шәһәрләрегез җимерелер.
34 Сез дошманнарыгыз җирендә булганда, җир ташландык хәлдә яткан бөтен көннәрендә үз Шимбәләрен кайтарыр. Шул вакытта җир ял итәр,* чөнки ул үз Шимбәләрен үткәрергә тиеш.+ 35 Ташландык хәлдә яткан бөтен көннәрендә җир ял итәчәк, чөнки ул, сез анда яшәгәндә, сезнең Шимбәләрегез вакытында ял итмәде.
36 Ә исән калып+ үз дошманнарының җирләрендә яшәгәннәрнең йөрәген мин өметсезлек белән тутырырмын. Җил очырган яфракның тавышы аларны качып китәргә мәҗбүр итәр. Алар кылычтан качкан кебек йөгерер һәм аларны беркем кумаса да, егылыр.+ 37 Алар, беркем кумаса да, кылычтан качкан кешеләр сыман, бер-берсенә абыныр. Сез үз дошманнарыгызга каршы тора алмассыз.+ 38 Сез халыклар арасында һәлак булырсыз,+ һәм дошманнарыгызның җире сезне йотар. 39 Исән калганнарыгыз гөнаһларыгыз өчен дошманнарыгызның җирендә череп бетәчәк.+ Әйе, алар үз аталарының гөнаһлары өчен+ череп таркалачак. 40 Шунда алар үз гөнаһларын,+ үз аталарының гөнаһын һәм хыянәтен таныр һәм миңа каршы торып тугрылыксыз эш иткәннәрен икърар итәр.+ 41 Мин дә кылган гөнаһлары өчен аларга каршы чыгып,+ аларны дошманнарының җиренә китергән идем.+
Бәлки, шулчак аларның сөннәтләнмәгән* йөрәкләре басынкыланыр,+ һәм алар үз гөнаһлары өчен түләр. 42 Һәм мин Ягъкуб белән төзегән килешүемне,+ Исхак белән төзегән килешүемне+ һәм Ибраһим белән төзегән килешүемне+ исемә төшерермен һәм җирне дә искә төшерермен. 43 Исраи́л халкы җирне калдырып киткән вакытта җир үз Шимбәләрен кайтарыр+ һәм аларсыз ташландык хәлдә булыр, ә алар үз гөнаһлары өчен түләр, чөнки алар минем хөкемнәремне кире какты, һәм алар* кагыйдәләремә җирәнеп карады.+ 44 Әмма шулай да, алар үз дошманнарының җирендә булганда, мин аларны беркайчан да, тамырларын корытырлык итеп, тулысынча кире какмам+ һәм ташламам, чөнки бу алар белән төзегән килешүемне бозу булыр иде.+ Мин — аларның Аллаһысы Йәһвә. 45 Алар хакына мин ата-бабалары белән төзегән килешүемне истә тотармын,+ мин ата-бабаларын, аларның Аллаһысы булыр өчен, Мисыр җиреннән халыклар алдында алып чыктым.+ Мин Йәһвә“».
46 Бу — Йәһвәнең исраиллеләргә Синай тавында Муса аша биргән кагыйдәләре, хөкемнәре һәм кануннары.+