Ишагыя
2 Юк, үз җинаятьләрегез сезне Аллаһыгыздан аерды,+
Гөнаһларыгыз аны үз йөзен сездән борырга мәҗбүр итте,
Аның сезне ишетәсе килми.+
Авызларыгыздан ялган чыга+ һәм телләрегездә гаделсезлек.
Алар юк нәрсәгә таянып,+ файдасыз нәрсә сөйли.
Бәла-казага узып, явызлык тудыра.+
5 Алар агулы еланның йомыркалары өстендә утыра,
Бу йомыркаларны ашаган һәркем үләр,
Ә ватылган йомыркадан зәһәр елан чыга.
Алар үрмәкүч пәрәвезен үрә.+
Аларның эшләре җимергеч,
Кулларында — җәбер-золым эшләре.+
Аларның уйлары — зарарлы уйлар,
Юлларында һәлакәт һәм газап.+
Үз юлларын алар кәкре итә,
Бу юллардан йөргән бер кеше дә тынычлык белмәс.+
9 Шуңа күрә гаделлек бездән ерак,
Тәкъвалык безгә ирешми.
Без яктылыкка өметләнәбез, ә тирә-юньдә караңгылык.
Якты көн көтәбез, ләкин дөм караңгыда йөрибез.+
Без көн уртасында кичке караңгыда абынгандай абынабыз,
Көчлеләр арасында без үлеләр сыман.
11 Без барыбыз аюлар сыман үкерәбез,
Күгәрченнәр сыман, көенеп гөрләшәбез.
Без гаделлеккә өметләнәбез, ә ул юк.
Коткару көтәбез, ә ул бездән ерак.
Без фетнәләребезне
Һәм җинаятьләребезне яхшы беләбез.+
13 Без гөнаһ кылдык һәм Йәһвәне кире кактык,
Аллаһыбызга аркаларыбыз белән борылдык.
Хакыйкать* шәһәр мәйданында абынды,
Дөреслек тә анда керә алмый.
Йәһвә моны күрде, һәм бу аның күзендә явызлык иде,
Чөнки гаделлек юк иде.+
16 Ул ярдәм итәрлек кеше юк икәнен күрде,
Яклаучының булмаганына гаҗәпләнде,
Шуңа күрә аның кулы коткару* китерде,
Тәкъвалыгы үзен эш итәргә этәрде.
17 Шунда ул тәкъвалыкны көбә кигәндәй киде,
Башына коткару* башлыгын киде,+
Ул үч алу киемен үз киеме итеп киде+
Һәм япанчага* төренгәндәй ашкынуга төренде.
18 Ул һәркемгә эшенә карап тиешлесен бирер:+
Дошманнарына ярсу яудырыр, үзенә каршы килүчеләргә җәза бирер.+
Утрауларга да тиешлесен кайтарыр.
19 Көнбатыштагылар — Йәһвәнең исеменә,
Көнчыгыштагылар аның данына курку-хөрмәт күрсәтер,
Чөнки Йәһвә үз рухы алып килгән
Ургылып аккан елгадай килер.
21 «Алар белән төзегән килешүем мондый»+,— дип әйтә Йәһвә. «Синдә булган рухым һәм мин авызыңа салган сүзләрем синең авызыңнан, балаларың* авызыннан һәм оныкларың* авызыннан алынмас,— ди Йәһвә.— Хәзер һәм мәңге шулай булыр».