Зәбур
Дирижер өчен. Давытның җыры.
2 Ул мине сулары шаулап аккан чокырдан,
Баткаклыктан тартып чыгарды.
Ул аякларымны кыя өстенә бастырды,
Мине каты җирдән атлатты.
Күпләр моны курку-хөрмәт белән күзәтер
Һәм өметләрен Йәһвәгә баглар.
Беркем дә сиңа тиңләшә алмый.+
Аларны әйтеп-сөйләп бирергә тырышкан булсам да,
Алар санап бетергесез күп булыр иде!+
Син яндыру корбаннары һәм гөнаһ йолу корбаннары сорамадың.+
7 Шунда мин: «Менә, мин килдем.
Язма төргәктә минем хакта язылган+,— дидем.—
8 Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә,*+
Синең кануның йөрәгем түрендә.+
9 Мин зур җыелышта тәкъвалык турында яхшы хәбәр игълан итәм.+
Менә, мин авызымны сөйләүдән тыймыйм,+
И Йәһвә, син бит моны яхшы беләсең.
10 Мин синең тәкъвалыгыңны йөрәгемдә ябып тотмыйм,
Тугрылыгыңны һәм коткаруыңны белдерәм,
Тугры мәхәббәтеңне һәм хакыйкатеңне зур җыелыш алдында яшермим».+
11 И Йәһвә, мине үз шәфкатеңнән аерма.
Тугры мәхәббәтең һәм хакыйкатең мине гел саклап торсын иде.+
12 Мине чолгап алган бәла-казалар санап бетерерлек түгел.+
Гөнаһларымның күплеге аркасында мин юлымны күрмәс булдым.+
Алар башымдагы чәчләремнән дә күбрәк.
Шунлыктан өметем сүрелде, рухым төште.*
И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+
14 Җанымны эзләүчеләрнең һәммәсе
Оятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен иде.
Бәламә сөенүчеләр,
Хурлыкка калып, чигенсен иде.
15 Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләр
Оятларыннан пошаманга калсын иде.
Сиңа сөенеп куансыннар,+
Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз:
«Йәһвә зурлансын!» — дисеннәр.+
17 Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.
Йәһвә миңа игътибар итсен иде.
Син ярдәмчем минем һәм коткаручым.+
Аллаһым минем, тоткарланма.+