Беренче Ишмуил
2 Шуннан соң Һа́нна болай дип дога кылды:
Дошманнарыма җавап бирергә әзермен,
Мин бит аның коткаруына шатланам.
3 Эреләнеп сөйләшмәгез,
Авызыгыздан һичнинди горур сүз чыкмасын,
Чөнки Йәһвә — бар нәрсәне белүче Аллаһы,+
Ул кешеләрнең эшләренә дөрес бәя бирә.
8 Ул мескенне җир туфрагыннан торгыза,
Аларны мирзалар белән бергә утырта,
Аларга хөрмәтле урыннар бирә.
Җир нигезләре Йәһвә кулында,+
Шулар өстенә ул җирне урнаштыра.
9 Ул тугры бәндәләренең адымнарын күзәтә,+
Явызлар исә караңгылыкта һәлак булыр,+
Кеше бит үз көче белән өстен чыкмый.+
11 Аннан соң Илкана́ Рамага, өенә кайтып китте. Малай исә Или́й рухани алдында Йәһвәгә хезмәт итә башлады.+
12 Илийнең уллары исә явыз кеше иделәр.+ Алар Йәһвәне санга сукмадылар. 13 Халык руханилар өчен китергән өлеш белән алар менә нәрсә эшли иде:+ берәү корбан китергәндә, рухани ярдәмчесе өч япьле чәнечкесе белән кайнаган ит янына килә иде дә 14 аны казаннарның берәрсенә тыга иде. Чәнечкесенә эләккәнне рухани үзе белән алып китә иде. Алар Шилога килгән һәр исраилле белән шулай эшләде. 15 Өстәвенә, корбан китерүче кеше әле ит маен төтәткәнче,+ руханиның ярдәмчесе килеп, аңа: «Руханига кыздырырга ит бир. Ул кайнаган ит алмас, чи ит кенә алыр»,— дип әйтә иде. 16 Тегесе аңа: «Башта маен төтәтсеннәр,+ аннары җаның ни теләсә, шуны алырсың»,— дигәндә, рухани аңа: «Юк, итне хәзер үк бир, юкса тартып алырмын!» — дия иде. 17 Шулай эшләп, бу хезмәтчеләр Йәһвә алдында зур гөнаһ кылды,+ чөнки алар Йәһвәгә бирелгән корбаннарга тиешле хөрмәт күрсәтми иде.
18 Ишмуи́л исә, малай гына булса да, җитен ефод киеп,+ Йәһвәгә хезмәт итә иде.+ 19 Әнисе аңа шулай ук җиңсез күлмәк тегеп, аны ел саен ире белән еллык корбан китерергә дип килгәндә үзе белән алып килә иде.+ 20 Бервакыт Илий Илкана белән Һа́ннаны фатихалап: «Йәһвәгә бирелгән бала урынына Йәһвә бу хатыннан сиңа тагын бала бирсен»+,— диде. Һәм алар өйләренә кайтып китте. 21 Йәһвә Һа́ннага игътибар итеп, аңа балалар бирде:+ ул тагын өч угыл һәм ике кыз тапты. Ә яшь Ишмуил Йәһвә алдында үсә барды.+
22 Илий бик карт иде. Ул үз улларының бөтен исраиллеләр белән ничек эш иткәннәрен+ һәм очрашу чатырының керү урыны янында хезмәт иткән хатын-кызлар белән йоклаганнарын ишетеп торды.+ 23 Ул аларга болай дип әйтә иде: «Улларым, ник сез үзегезне шулай тотасыз? Бөтен халык сезнең турында начар нәрсәләр сөйли. 24 Алай ярамый, малайлар. Мин Йәһвә халкы арасында сезнең турында начар хәбәрләр йөргәнен ишетеп торам. 25 Әгәр дә берәү ниндидер кешегә каршы гөнаһ кылса, берәрсе аның өчен Йәһвәгә ялвара ала,* ә Йәһвәгә каршы гөнаһ кылса,+ аның өчен кем дога кылыр?» Ләкин алар аталарының сүзен колакларына да элмәде, чөнки Йәһвә аларны үлемгә тапшырырга карар кылган иде.+ 26 Ә ул арада яшь Ишмуил үсә һәм Йәһвә алдында да, кешеләр алдында да илтифат казана* барды.+
27 Илий янына Аллаһыдан бер кеше килеп, аңа болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Бабаң йорты Мисырда фиргавен йортының колы булып яшәгәндә, мин аңа үземне ачыктан-ачык билгеле иттем түгелме?+ 28 Мин бабаңны Исраилнең бөтен кабиләләре арасыннан миңа рухани булып хезмәт итсен өчен, мәзбәхемә*+ күтәрелеп корбаннар китерсен, фимиам яндырсын* һәм минем алдымда ефод киеп йөрсен өчен сайлаган идем.+ Мин бабаң йортына исраиллеләр яндырган бөтен корбаннарны бирдем.+ 29 Ни өчен сез корбаннарымны һәм мин яшәү урынымда+ китерергә кушкан бүләкләрне ким-хур саныйсыз? Ник халкым Исраил китергән бар корбаннарның иң яхшы өлешләрен ашап симерәсез? Нишләп син үз улларыңны миңа караганда күбрәк хөрмәт итәсең?+
30 Шуңа күрә Исраил Аллаһысы Йәһвәнең сүзе шул: „Мин синең йортың һәм ата-бабаларың йорты һәрчак миңа хезмәт итәр дигән идем“.+ Әмма хәзер Йәһвә болай ди: „Алай беркайчан да булмас, чөнки мине ихтирам иткәннәрне мин ихтирам итәрмен,+ ә мине санга сукмаганнарны түбәнсетермен“. 31 Менә, килер бер көн, һәм мин сине дә, ата-бабаларыңның йортын да көч-куәттән мәхрүм итәрмен, һәм йортыңдагы һәркем олы яшькә җитмичә үләр.+ 32 Исраилгә игелек күрсәтелгән арада син минем яшәү урынымда көндәшне генә күреп торырсың,+ һәм йортыңда бүтән һичкем картлык көннәренә кадәр җитмәс. 33 Йортыңдагы бер кешене исә мин мәзбәхем янындагы хезмәттән мәхрүм итмәячәкмен. Ул күзләреңне күрмәс итәр һәм сине кайгыга салыр, ә йортыңдагы бик күпләр кеше кылычыннан һәлак булыр.+ 34 Менә сиңа билге: ике улың Хөфни́ белән Пинхә́с бер үк көнне үләр.+ 35 Аннары мин үземә тугры бер рухани билгеләрмен.+ Ул күңелем һәм җаным теләгәнчә эш итәр. Мин аның өчен гасырлар буе торачак йорт* төзермен, һәм ул һәрчак майланганым алдында рухани булып хезмәт итәр. 36 Синең йортыңда калган һәркем, килеп, акча һәм икмәк өчен аның алдында баш ияр һәм: „Зинһар, ашарыма икмәк сыныгы булсын өчен, миңа берәр нинди рухани вазифасы бирче“+,— дип әйтер».