97 Йәһвә Патша булды!+
Җир шатлансын.+
Күп санлы утраулар сөенсен.+
2 Аның тирәли — болытлар һәм куе караңгылык,+
Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетенең нигезе.+
3 Аның алдыннан ут килә+
Һәм һәр яктан дошманнарын йота бара.+
4 Яшьнәгән яшеннәре җир йөзен яктырта;
Җир, моны күреп, тетрәнә.+
5 Таулар балавыздай эреде Йәһвә каршында,+
Бөтен җирнең Хуҗасы алдында.
6 Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,
Һәм бар халыклар аның данын күрә.+
7 Потларга табынучыларның һәммәсе,+
Файдасыз илаһлары белән мактанучыларның һәммәсе оятка калсын.+
Барлык илаһлар, аңа сәҗдә кылыгыз.+
8 Сио́н, ишетеп, шатлана;+
Синең хөкемнәреңә
Яһүднең кечкенә шәһәрләре сөенә, и Йәһвә.+
9 Чөнки син, и Йәһвә, бөтен җир өстеннән Аллаһы Тәгалә,
Син барлык башка илаһлардан күпкә югары.+
10 Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез.+
Ул үз тугрыларының җаннарын саклый,+
Ул аларны явызларның кулыннан коткара.+
11 Тәкъва кеше өчен яктылык балкып китте,+
Йөрәкләре намуслы булганнар өчен шатлык килде.
12 Әй тәкъвалар, Йәһвәдә шатлык табыгыз,
Аның изге исеменә рәхмәтләр белдерегез.