Лүк
6 Бер Шимбә көнне Гайсә иген кырлары аркылы үтеп барганда, аның шәкертләре башаклар өзеп+ һәм учларында уып, бодай бөртекләрен ашады.+ 2 Шунда фарисейларның кайберләре: «Ни өчен сез Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез?»+ — диделәр. 3 Моңа Гайсә болай диде: «Давыт һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен сезнең әллә укыганыгыз юкмы?+ 4 Давыт Аллаһы йортына кергән һәм, багышланган икмәкләрне алып, үзе дә ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, ә аларны Канун буенча руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?»+ 5 Шуннан соң ул болай дип өстәде: «Адәм Улы — Шимбә көннең Хуҗасы».+
6 Икенче бер Шимбә көнне+ ул синагогага кереп, өйрәтә башлады. Анда уң кулы корышкан* бер кеше бар иде.+ 7 Канунчылар һәм фарисейлар Гайсәне, ул Шимбә көнне савыктырмас микән дип, игътибар белән күзәтеп торды. Алар аны ничек тә булса гаепләргә сәбәп эзли иде.+ 8 Гайсә исә аларның уй-фикерләрен белә иде,+ шуңа күрә кулы корышкан* кешегә: «Тор да уртага бас»,— диде. Шунда теге кеше, торып, уртага басты. 9 Шуннан соң Гайсә аларга: «Сездән сорыйм, Шимбә көнне игелекнеме яки яманлыкны башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?» — дип әйтте.+ 10 Шунда ул аларны күздән кичереп чыкты һәм теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Тегесе кулын сузды, һәм кулы савыкты. 11 Әмма алар бик нык ярсыдылар һәм, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, бер-берсе белән фикер алыша башладылар.
12 Шул көннәрнең берсендә Гайсә дога кылыр өчен тауга менде+ һәм төне буе Аллаһыга дога кылды.+ 13 Ә таң атканнан соң ул үзе янына шәкертләрен чакырды да алар арасыннан 12 сен сайлап алды, һәм аларны рәсүлләр дип атады.+ 14 Менә аларның исемнәре: Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар), аның бертуганы Әндри́, шулай ук Ягъкуб, Яхъя, Фили́п,+ Бартолма́й, 15 Матта́й, Тома́с,+ Алфа́й улы Ягъкуб, ашкынучан дип аталган Шимун, 16 Ягъкуб улы Яһүд һәм хыянәтче булып киткән Яһүд Искарио́т.
17 Гайсә алар белән бергә таудан төште һәм тигез җирдә тукталды. Анда аның күп шәкертләре һәм бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнан һәм диңгез буендагы Тир белән Сидо́н җирләреннән бик күп халык җыелган иде. Алар Гайсәне тыңларга һәм авыруларыннан савыгырга дип килгән иде.+ 18 Хәтта җеннәрдән газап чигүчеләр дә савыкты. 19 Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты,+ чөнки аңардан чыккан кодрәт+ барысын да савыктыра иде.
20 Гайсә үз шәкертләренә карап болай диде:
«Ярлылар,+ сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке.+
21 Ачлык кичереп йөрүчеләр, сез бәхетле, чөнки туеначаксыз.*+
Үкереп елап йөрүчеләр, сез бәхетле, чөнки көләчәксез.+
22 Башкалар сезне Адәм Улы аркасында нәфрәт иткәндә,+ куганда,+ мәсхәрәләгәндә* һәм исемегезгә хурлык китергәндә, сез бәхетле.+ 23 Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күктәге әҗерегез зур. Аларның ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән үзләрен шулай тоткан бит.+
24 Сезгә исә, байлар, кайгы,+ чөнки сез юанычыгызны инде тулысынча алдыгыз.+
25 Тук йөрүчеләр, сезгә кайгы, чөнки ач йөрерсез.
Көлеп йөрүчеләр, сезгә кайгы, чөнки кайгы-хәсрәт кичерерсез һәм үкереп еларсыз.+
26 Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы,+ аларның ата-бабалары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаган бит.
27 Ә сезгә, тыңлаучылар, мин шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып һәм үзегезне нәфрәт итүчеләргә игелек эшләп торыгыз,+ 28 сезне каргаучыларны фатихалап һәм үзегезне рәнҗетүчеләр турында дога кылып яшәгез.+ 29 Бер яңагыңа суккан кешегә икенчесен дә куй, өс киемеңне тартып алучы кеше эчке күлмәгеңне дә тартып алганда, аңа каршы торма.+ 30 Кеше синнән берәр нәрсә сораса, бир.+ Синекен алган кешедән кире сорама.
31 Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез.+
32 Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, мактарлык ни эшлисез? Хәтта гөнаһ кылучылар да үзләрен яратучыларны ярата.+ 33 Үзегезгә игелек кылучыларга гына игелек эшләсәгез, мактарлык ни эшлисез? Хәтта гөнаһ кылучылар да шулай эшли. 34 Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, мактарлык ни эшлисез?+ Хәтта гөнаһ кылучылар да, башка гөнаһ кылучыларга бурычка биргәндә, үзләренә бурычны тулысынча кайтарачаклар дип уйлап бирә. 35 Сез исә, киресенчә, дошманнарыгызны яратып, игелек кылып яшәгез һәм кире алырга өметләнмичә бурычка бирүегезне дәвам итегез.+ Шул чакта әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең угыллары булырсыз. Ул бит яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле.+ 36 Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, үзегез дә һәрвакыт шәфкатьле булыгыз.+
37 Башка хөкем итмәгез, үзегезне дә хөкем итмәсләр.+ Бүтән гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, үзегезне дә кичерерләр.+ 38 Бирегез,+ үзегезгә дә бирелер.+ Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр».
39 Аннары Гайсә аларга мисал китерде: «Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга* егылып төшәрләр түгелме?+ 40 Шәкерт үзенең остазыннан өстен түгел, әмма тулысынча өйрәтелгән һәр кеше үз остазы кебек була. 41 Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?+ 42 Үз күзеңдәге бүрәнәне күрмичә, ничек син кардәшеңә: „Кардәшем, күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең.+
43 Яхшы агач начар җимеш бирми, начар агач та яхшы җимеш китерми.+ 44 Һәр агачны җимешенә карап билгелиләр.+ Мәсәлән, чәнечкеле үсемлектән — инҗир, ә чәнечкеле куактан йөзем җыймыйлар. 45 Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара. Кеше күңелендә ни булса, авызыннан шул чыга бит.+
46 Ни өчен сез миңа: „Хуҗам! Хуҗам!“ — дисез, ә үзегез мин әйткәннәрне үтәмисез?+ 47 Миңа килеп һәм сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем мондый кешегә охшаш:+ 48 ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аның нигезен кыя өстенә салган кешегә тиң. Су баскач, елга сулары йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул яхшы итеп төзелгән булган.+ 49 Ә инде сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәүче кеше+ нигез кормыйча гына җир өстенә йорт салган кешегә охшаш. Елга сулары йортка килеп бәрелгәч, ул шунда ук авып төшкән һәм тулысынча җимерелгән».