21 Патшаның йөрәге Йәһвә кулында су агымы сыман,+
Ул аны кая теләсә, шунда бора.+
2 Кеше үзенең бар юлларын дөрес дип саный,+
Әмма Йәһвә йөрәкләрне сыный.+
3 Корбан чалуга караганда,
Тәкъва һәм гадел эшләр Йәһвәгә күбрәк ошый.+
4 Тәкәббер күзләр һәм һавалы йөрәк —
Явызларның яктырткычы — икесе дә гөнаһ.+
5 Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә,+
Ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак.+
6 Ялган тел белән табылган байлык —
Үлем тозагы, тиз тарала торган томан.+
7 Явызларның җәбер-золымы аларның үз башларына төшәр,+
Чөнки алар гаделлек кылудан баш тарттылар.
8 Юлдан язган кешенең сукмаклары бозык,
Ә саф кеше намуслы эш итә.+
9 Тиргәшүчән хатын белән бер йортта яшәүгә караганда
Өй түбәсенең бер почмагында яшәү яхшырак.+
10 Явыз кеше яманлыкка омтыла,+
Үз якынына миһербанлы түгел.+
11 Мыскыллаучы җәза алганда, тәҗрибәсезләр зирәклек туплый.
Зирәк кеше, эшнең асылына төшенгәндә, ни эшләргә икәнен белә.+
12 Тәкъва Аллаһы явызның йортын күзәтә,
Ул яманнарны бәреп төшереп һәлак итә.+
13 Кем дә кем мескеннең ялваруына колак салмый икән,
Үзе дә, дәшкәндә, җавап алмас.+
14 Яшерен бирелгән бүләк ачуны киметә,+
Яшертен генә бирелгән ришвәт ярсуны баса.
15 Гаделлек кылу — тәкъвалар өчен шатлык,+
Ә явызлык кылучылар өчен коточкыч нәрсә.
16 Аңлау юлыннан тайпылган кеше
Гүр ияләре арасында ятар.+
17 Күңел ачарга яратучы бөлгенлеккә төшәр,+
Шәраб белән май яратучы баемас.
18 Явыз кеше — тәкъва өчен,
Хыянәтче намуслы кеше өчен йолым булыр.+
19 Тиргәшүчән һәм ачулы хатын белән яшәүгә караганда
Чүлдә яшәү яхшырак.+
20 Зирәкнең йортында күп байлык һәм май була,+
Ә ахмак үз милкен туздырып бетерә.+
21 Тәкъвалыкка һәм тугры мәхәббәткә омтылучы
Тормыш, тәкъвалык һәм данга ирешер.+
22 Зирәк кеше көчлеләрнең шәһәрен җиңә ала
Һәм алар таянган көчне какшата ала.+
23 Авызын һәм телен тыйган кеше
Үз җанын бәладән саклый.+
24 Дуамал, масаючан кешене
Тәкәббер һәм һавалы мактанчык дип атарлар.+
25 Куллары эшләргә теләмәгәнгә,
Ялкауны үз теләге үлемгә китерер.+
26 Ул көне буе, комсызланып, берәр нәрсә алырга тели,
Ә тәкъва, бернәрсә дә жәлләмичә, юмарт бирә.+
27 Явыз кешенең корбаны — җирәнгеч нәрсә,+
Ә корбанын яман нияттән чыгып китерсә, бигрәк тә җирәнгеч.
28 Ялган шаһит һәлак булыр,+
Ә игътибар белән тыңлаучының шаһитлеге уңышлы булыр.
29 Явыз кеше оятсыз чырай белән эш итә,+
Ә намуслының адымнары ышанычлы була.+
30 Йәһвәгә каршы куярлык зирәклек тә, үткен акыл да, киңәш тә юк.+
31 Сугыш көненә ат әзерлиләр,+
Әмма коткару Йәһвәдән килә.+