Никами
2 Ниса́н* аенда, Артаксе́ркс+ патшаның идарә итүенең 20 нче елында+ патша алдына шәраб куйдылар, һәм мин, гадәттәгечә, шәрабны алдым да патшага бирдем.+ Моңа кадәр патша янында беркайчан да кайгылы булганым юк иде. 2 Патша миннән болай дип сорады: «Ни өчен йөзең шундый кайгылы? Син бит авырмыйсың. Күрәсең, йөрәгеңне берәр кайгы баскан». Моны ишеткәч, мин бик нык куркып киттем.
3 Мин патшага болай дидем: «Яшәсен патша! Ничек инде миңа кайгырмаска? Шәһәр — ата-бабаларым җирләнгән урын җимерек хәлдә ята, ә капкалары яндырылган».+ 4 Патша миннән: «Миңа ни үтенечең бар?» — дип сорады. Мин шунда ук күкләр Аллаһысына дога кылдым.+ 5 Шуннан соң мин патшага: «Әгәр патша хуп күрсә һәм хезмәтчең илтифатыңны казанган булса, мине Яһүдкә ата-бабаларым җирләнгән шәһәрне яңадан торгызыр өчен җибәр»+,— дидем. 6 Патша (янында патшабикәсе утыра иде) миңа болай диде: «Сәяхәтең озак булырмы һәм син кайчан кайтырсың?» Шулай итеп, патша мине җибәрергә риза булды,+ һәм мин аңа кайту вакытын әйттем.+
7 Шуннан соң мин патшага болай дидем: «Әгәр патша хуп күрсә, миңа, имин генә Яһүдкә барып җитәр өчен, бөек елга* аръягы+ өлкәсе идарәчеләре өчен хатлар бирсеннәр. 8 Шулай ук Патша урманы сакчысы Аса́ф өчен дә хат бирсеннәр. Ул миңа Йорт* ныгытмасының+ капкалары өчен, шәһәр стеналарын+ һәм үземә йорт төзер өчен бүрәнәләр бирсен». Патша миңа аларны бирде,+ чөнки Аллаһы миңа булышты.+
9 Аннары мин бөек елга аръягы өлкәсе идарәчеләренә килдем һәм аларга патша хатларын тапшырдым. Патша шулай ук минем белән бергә гаскәр башлыкларын һәм җайдаклар җибәрде. 10 Бу хакта Харунлы Санбала́т+ һәм амунлы+ түрә Табия́+ ишетте. Кемнеңдер Исраи́л халкына яхшылык эшләргә килүе аларга бик тә ошамады.
11 Ахыр чиктә мин Иерусалимга барып җиттем һәм анда өч көнгә калдым. 12 Төнлә мин тордым (минем белән берничә кеше бар иде), әмма Аллаһымның йөрәгемә Иерусалимга кагылышлы нинди уй салганын беркемгә дә әйтмәдем. Атланган хайванымнан башка үзем белән бер хайван да юк иде. 13 Төнлә мин Үзән капкасы+ аша чыктым һәм, Зур елан чишмәсе алдыннан үтеп, Көл капкасына+ таба киттем. Мин Иерусалимның җимерек стеналарын һәм янган капкаларын тикшереп чыктым.+ 14 Шуннан соң Чишмә капкасы+ һәм Патша буасы буйлап үттем. Анда атланган хайваным өчен үтә алырлык урын булмады. 15 Төнлә юлымны үзән*+ буенча дәвам иттем һәм стеналарны тикшерә бардым. Аннары мин кире кайттым һәм Үзән капкасы аша кердем.
16 Түрәләр+ кая барганымны һәм нәрсә эшләгәнемне белмәде, чөнки мин яһүдләргә, руханиларга, күренекле кешеләргә, түрәләргә һәм эшчеләргә әле бернәрсә дә әйтмәгән идем. 17 Ахыр чиктә мин аларга болай дидем: «Сез аяныч хәлебезне күреп торасыз: Иерусалим җимерек, капкалары янган. Шушы хурлыкта башка яшәмәс өчен, әйдәгез, Иерусалим стеналарын яңадан торгызыйк». 18 Аннары мин аларга Аллаһының үземә ничек булышканын+ һәм патшаның үземә әйткән сүзләрен сөйләп бирдем.+ Алар моңа: «Торыйк һәм төзик!» — дип, бер-берсен бу яхшы эшкә дәртләндерде.+
19 Харунлы Санбалат, амунлы+ түрә Табия+ һәм гарәп+ Гишә́м бу турыда ишеткәч, мыскыллап көлделәр+ һәм безне түбәнсетеп: «Сез нишлисез? Патшага каршы фетнә күтәрәсезме?»+ — дия башлады. 20 Ләкин мин мондый җавап кайтардым: «Күкләр Аллаһысы үзе безне уңышлы итәр,+ һәм без, аның хезмәтчеләре, торырбыз да төзербез. Ә сезнең Иерусалимда өлешегез дә, хокукыгыз да, үзегез турында искә төшерерлек бернәрсәгез дә юк».+