Ирмия
23 «Көтүемнең сарыкларын юк итүче һәм таратучы көтүчеләргә кайгы!» — ди Йәһвә.+
2 Шуңа күрә Исраи́л Аллаһысы Йәһвә үз халкының көтүчеләренә каршы менә нәрсә ди: «Сез сарыкларымны тараттыгыз; аларны куып таркаттыгыз һәм кайгыртмадыгыз».+
«Шуңа күрә мин сезне явыз эшләрегез өчен җәзалармын»,— дип әйтә Йәһвә.
3 «Шунда мин үз сарыкларымның калдыгын үзем тараткан бөтен җирләрдән җыярмын,+ аларны көтүлекләренә кире кайтарырмын+ һәм аларның токымнары үрчеп, ишле булыр.+ 4 Мин алар өстеннән аларны чын күңелдән көтәчәк көтүчеләр куярмын,+ сарыкларым инде бүтән курыкмас, аларның котлары алынмас. Берсе дә югалмас»,— дип әйтә Йәһвә.
5 Йәһвә болай ди: «Менә шундый көннәр якынлаша ки, мин Давыт нәселеннән тәкъва бер мирасчы* торгызырмын.+ Ул шул җирдә патша булып идарә итәр,+ ул акыллылык, гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итәр.+ 6 Аның көннәрендә Яһүд коткарылган булыр,+ Исраил тыныч-имин яшәр.+ Аны „Йәһвә — безнең тәкъвалыгыбыз“ дип атарлар».+
7 Йәһвә болай ди: «Шундый көннәр якынлаша ки, алар инде: „Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Йәһвә белән ант итәбез!“ — дип түгел,+ 8 ә: „Исраил йортының токымнарын төньяк җиреннән һәм үзе аларны тараткан бар җирләрдән алып чыккан һәм кире кайтарган Йәһвә белән ант итәбез!“ — дип әйтер. Алар үз илләрендә яшәр».+
9 Пәйгамбәрләр өчен хәбәр:
Йөрәгем эчемдә өзгәләнә.
Бар сөякләрем калтырана.
Йәһвә һәм аның изге сүзләре аркасында
Мин сәрхушкә,
Шәрабны исергәнче эчкән кешегә охшаш.
10 Бу җир хыянәтчеләр белән тулы.+
Алар явызлык кылып йөри һәм үз хакимлекләрен дөрес кулланмый.
11 «Пәйгамбәр дә, рухани да нәҗес* булып китте.+
Алар хәтта минем йортымда явызлык кыла»+,— ди Йәһвә.
12 «Аларның йөргән юллары тайгак һәм караңгы булып китәр.+
Аларны этеп җибәрерләр, һәм алар егылыр.
Чөнки хөкем елында
Мин аларны бәлагә дучар итәрмен»,— дип әйтә Йәһвә.
13 «Мин шуны күрдем: Сама́рия+ пәйгамбәрләре җирәнгеч эшләр башкара.
Алар Бага́л исеменнән пәйгамбәрлек итә,
Исраил халкын юлдан яздыра.
14 Мин Иерусалим пәйгамбәрләренең дә коточкыч нәрсәләр кылганнарын күрдем.
Алар зина кыла+ һәм ялганны сөйләп йөри.+
Алар явызлык кылучыларның кулларын ныгыта,
Шунлыктан тегеләре үзләренең явызлык юлларын калдырмый да.
15 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу пәйгамбәрләргә каршы болай ди:
«Менә мин аларга әрем ашатырмын
Һәм агулы су эчертермен.+
Чөнки Иерусалимның пәйгамбәрләре аркасында мөртәтлек бөтен җиргә таралды».
16 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Үзегезгә пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләрне тыңламагыз.+
Алар сезне ялгыштыра.*
17 Алар мине ихтирам итмәүчеләргә кат-кат болай ди:
„Йәһвә: „Сез тынычлыкта яшәрсез“,— дип әйтә“.+
Һәм үзләренең үҗәт йөрәкләренә иярүчеләргә алар:
„Башыгызга бер бәла дә төшмәс“,— ди.+
18 Йәһвәнең сүзен ишетер өчен һәм аңа колак салыр өчен,
Кем Йәһвәнең якын кешеләре арасында торды?
Аның сүзен ишетер өчен, кем аңа игътибар итте?
19 Менә! Йәһвәнең давылы котырынып китәр.
Ул өермәле җил-давыл сыман явызларның башына ябырылып төшәр.+
20 Йәһвә, үз йөрәгендәге ниятләрен үтәп тормышка ашырганчы,
Үз ачуыннан кире кайтмас.
Сез моны соңгы көннәрдә ачык аңларсыз.
21 Мин бу пәйгамбәрләрне җибәрмәдем, алар үзләре йөгерде;
Мин алар белән сөйләшмәдем, алар үзләре пәйгамбәрлек итте.+
22 Әмма алар үземә якын булган кешеләр арасында торган булса,
Халкыма минем сүзләремне җиткерерләр иде,
Аны яман юлыннан һәм явыз эшләреннән кайтарырлар иде».+
23 «Әллә мин якында булганны гына күрәмме? — ди Йәһвә.— Мин еракта булганны да күрүче Аллаһы түгелме?»
24 «Кем дә булса күзем җитмәслек берәр урында яшеренә аламы?»+ — дип әйтә Йәһвә.
«Күкләрдә я җирдә күземнән ычкынган берәр нәрсә бармы?»+ — дип сорый Йәһвә.
25 «Пәйгамбәрләрнең минем исемемнән ялганны пәйгамбәрлек итеп: „Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!“ — диеп йөргәннәрен мин ишеттем.+ 26 Кайчанга хәтле бу пәйгамбәрләр ялган сөйләп йөрер? Күпме инде ялганны пәйгамбәрлек итеп була? Алар үз йөрәкләрендәге хәйләне пәйгамбәрлек итеп сөйли.+ 27 Алар, халкым исемемне онытсын дип, бер-берсенә төшләр сөйли. Аларның аталары да Багал аркасында минем исемемне оныткан иде.+ 28 Төш күргән пәйгамбәр үз төшен сөйләсен, әмма минем сүземә ия кеше сүземне дөрес итеп җиткерсен».
Йәһвә: «Салам белән ашлыкның ни уртаклыгы бар?» — дип сорый.
29 «Минем сүзем ут кебек,+ кыяташны вата торган тимерче чүкече шикелле түгелмени?»+ — ди Йәһвә.
30 «Шуңа күрә мин бер-берсеннән сүзләремне урлаучы пәйгамбәрләргә каршы чыгам»,— дип әйтә Йәһвә.+
31 «Мин үз телләре белән: „Аллаһы болай ди!“ — дип әйтүче пәйгамбәрләргә каршы чыгам»,— ди Йәһвә.+
32 «Мин ялган төшләр сөйләгән пәйгамбәрләргә каршы чыгам,— дип әйтә Йәһвә.— Алар алдап һәм мактанып халкымны юлдан яздыра».+
«Әмма мин аларны җибәрмәдем һәм аларга бернәрсә дә кушмадым. Шуңа күрә бу халыкка алардан бернинди файда булмас»+,— ди Йәһвә.
33 «Бу халык я берәр пәйгамбәр, я рухани сездән: „Йәһвәдән нинди йөк* бар?“ — дип сораса, аларга: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез үзегез — йөк! Һәм мин сезне алып ташлармын“+,— дип җавап кайтарыгыз. 34 Мин „Бу — Йәһвәдән йөк!“* дип әйтүче пәйгамбәрне, я руханины, я бу халыктан алай диюче кешене, шулай ук андый кешенең өендә яшәүчеләрне җавапка тартырмын. 35 Һәрберегез үз якынына я туганына: „Йәһвә нәрсә дип җавап бирде? Йәһвә нәрсә әйтте?“ — дип тора. 36 Әмма сез Йәһвәнең йөген* бүтән искә алырга тиеш түгел, чөнки һәркемнең үз сүзе йөк* булып тора, һәм сез тере Аллаһының — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһыбызның сүзләрен бозып сөйлисез.
37 Пәйгамбәргә син болай диярсең: „Йәһвә сиңа нинди җавап бирде? Йәһвә нәрсә әйтте? 38 Сез: „Йәһвәнең йөге!“* — дип торасыз икән, Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезгә „Йәһвәнең йөге!“* димәскә кушсам да, сез: „Йәһвәнең йөге!“* — дип торасыз. 39 Шуңа күрә мин сезне дә, үзем ата-бабаларыгызга биргән шәһәрне дә күтәреп алып, үземнән читкә ташлармын. 40 Мин сезне мәңгегә мәсхәрә итәрмен һәм мәңгегә хурлыкка калдырырмын, бу онытылмаслык хәл булыр“».+