Сафуния
1 Амо́н+ улы Йошиянең+ — Яһүд патшасының көннәрендә Йәһвәнең Куши́ улы Сафуниягә* (Куши Гәдалинең, Гәдали́ Әмәринең, Әмәри́ Һизәкыянең улы иде) җиткергән сүзе.
2 «Мин җир йөзеннән бар нәрсәне тулысынча себереп ташлармын»,— дип игълан итә Йәһвә.+
3 «Мин кешене дә, хайванны да себереп ташлармын.
Мин күкләрдәге кошларны һәм диңгездәге балыкларны,+
Мин җир йөзеннән кешеләрне юк итәрмен»,— дип игълан итә Йәһвә.
4 «Мин кулымны Яһүд җиренә каршы
Һәм Иерусалимдагы бар яшәүчеләргә каршы сузармын.
Мин бу урында Багалның эзен дә калдырмам,+
Каһиннәрнең* исемнәрен руханилар белән бергә юкка чыгарырмын.+
5 Түбәләрдә күкләр гаскәренә сәҗдә кылучыларны,+
Йәһвәгә тугры булырга ант иткән+
Һәм шул ук вакыт Мәлкамгә дә тугры булырга ант биргән+ сәҗдә кылучыларны һәлак итәрмен.
6 Шулай ук Йәһвәдән читкә киткәннәрне,+
Йәһвәне эзләмәгән һәм аңа мөрәҗәгать итмәгән кешеләрне юк итәрмен».+
7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә алдында дәшмәгез, чөнки Йәһвә көне якын.+
Йәһвә корбан әзерләде. Ул үзе чакырганнарны изгеләндерде.
8 «Мин, Йәһвә, үзем корбан китергән көнне мирзаларны,
Патша улларын+ һәм чит халык киемнәрен киеп йөргән һәркемне җавапка тартырмын.
9 Шул көнне мин басмага* менгән һәркемне,
Хуҗасының йортын җәбер-золым һәм ялган белән тутырган кешене җавапка тартырмын.
10 Шул көнне,— дип игълан итә Йәһвә,—
Балык капкасыннан+ — ачы тавыш,
Шәһәрнең яңа өлешеннән+ — елау тавышы
Һәм калкулыклардан дөбердәгән каты тавыш ишетелер.
Көмеш үлчәп бирүчеләрнең барысы һәлак ителде.
12 Ул вакытта мин Иерусалимны яктырткычлар белән җентекләп тикшереп чыгармын,
Һәм үз күңелләреннән: „Йәһвә яхшылык та, яманлык та кылмас“,— дип әйтүче
13 Аларның байлыгы таланыр, йортлары буш калыр.+
Йортлар төзесәләр дә, аларда яшәмәсләр.
Йөзем бакчалары утыртсалар да, шәрабын эчмәсләр.+
Ул якын һәм зур тизлек белән якынлаша!+
Йәһвә көненең тавышы ачы.+
Шунда гаскәри дә өметсезлектән кычкырыр.+
Газап һәм кайгы-хәсрәт көне,+
Давыл һәм тар-мар итү көне,
Караңгылык һәм куе караңгылык көне,+
Болытлар һәм дөм караңгылык көне,+
16 Ныгытылган шәһәрләргә һәм биек почмак манараларына каршы+
Сугышка чакыру тавышы һәм быргы тавышы көне.+
17 Мин кешеләрне газапка дучар итәрмен,
Алар сукырлар кебек йөрер,+
Чөнки Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдылар.+
18 Йәһвәнең ярсу көнендә аларны көмеш тә, алтын да коткара алмас.+