Хабакук
3 Хабаку́к пәйгамбәрнең көенеп җырлаган догасы:
2 «И Йәһвә, мин синең турында хәбәр ишеттем.
И Йәһвә, эшләрең миндә курку-хөрмәт уята.
Шушы еллар эчендә* аларны җанландырып җибәр!
Шушы еллар эчендә* аларны билгеле ит.
Шау-шу чыкканда шәфкать күрсәтергә оныта күрмә.+
Аның мәһабәтлеге күкләрне каплады,+
Аның даны җир йөзе буйлап җәелде.
Аның кулыннан ике нур чәчелде;
Кулында аның кодрәте яшерелгән иде.
6 Ул тукталды һәм җирне тетрәтте.+
Карашыннан халыклар сискәнеп китте.+
Какшамас таулар җимерелеп төште,
Борынгы калкулыклар җиргә кадәр иелде.+
Элек-электән аның сукмаклары шундый.
7 Мин Куша́н чатырларындагы бәла-казаны күрдем.
Мидья́н җирендә чатырларның тукымасы калтырап торды.+
8 И Йәһвә, ачуың елгаларга каршымы,
Елгаларга каршымы янып тора?
Я ярсуың диңгезгә каршымы?+
Чөнки син атларыңа атландың.+
Сугыш арбаларың җиңүләргә китерде.+
9 Син җәяңне чыгардың һәм әзерләдең.
Таякларны* ант биреп билгеләдең.* (Села)
Җирне елгалар белән бүлдең.
Тирәндәге сулар үкереп җибәрде,+
Үз кулларын югары күтәрде.
11 Кояш белән ай биектәге яшәү урыннарында торып калды.+
Очкан укларың яктылык кебек.+
Сөңгең яшендәй ялтырап торды.
13 Син үз халкыңны азат итәр өчен, үз майланган затыңны коткарыр өчен чыктың,
Явызның йортындагы башлыкны тар-мар иттең.
Йорты нигезеннән түбәсенә кадәр фаш ителде. (Села)
14 Мине таратыр өчен һөҗүм иткән аның сугышчыларының башларын
Син үз кораллары белән чәнчедең.
Алар яшерен урыннан мескенгә ташланып, аны йотарга шат булды.
15 Син диңгезне, котырынкы зур суларны
Атларың белән таптап үттең.
16 Мин ишеттем, һәм күңелем дулкынланып китте.
Бу хәбәрдән иреннәрем дерелди башлады,
Сөякләремә черек керде.+
Аякларым калтырый башлады.
Әмма мин кайгы-хәсрәт көнен тыныч кына көтәрмен,+
Чөнки ул үзебезгә һөҗүм итүче халыкка ябырылыр.
17 Хәтта инҗир агачы чәчәк атмаса да
Һәм йөзем ботакларында җимешләр булмаса да,
Хәтта зәйтүн агачлары уңыш бирмәсә дә
Һәм кырлар ризык булдырмаса да,
Хәтта вак терлек утарда калмаса да
Һәм эре терлек киртә абзарларда булмаса да,
18 Мин барыбер Йәһвәдә сөенеч табармын,
Мин Коткаручы Аллаһымда шатланырмын.+
19 Аллаһы Тәгалә Йәһвә — минем кодрәтем.+
Ул аякларымны боланныкы шикелле җитез итәр
Һәм мине биек урыннарда йөртер».+
Дирижер өчен: кыллы уен коралларымда уйнап башкарыла.