19 Ярлы булып, сафлык юлыннан йөрү+
Акылсыз булып, ялган сөйләүдән яхшырак.+
2 Кешенең белеме булмаса, яхшы түгел,+
Ашыгып эш итүче кеше гөнаһ кылыр.
3 Кешенең юлын үз акылсызлыгы боза,
Ә йөрәгендә Йәһвәгә карата ачуы кабара.
4 Байның дуслары күп,
Ә ярлыны хәтта булган дусты да ташлап калдырыр.+
5 Ялган шаһит җәзасыз калмас,+
Һәм сүз саен алдаучы кеше качып котыла алмас.+
6 Күпләр күренекле кешенең хуплавын эзли,
Һәм һәркем бүләк бирүчене үзенең дусты дип саный.
7 Ярлыны туганнары нәфрәт итә икән,+
Дуслары аны бигрәк тә чит күрер!+
Ул алар артыннан ялварып йөрсә дә, һичкем дәшмәс.
8 Зирәк йөрәккә ия булган һәркем үз җанын ярата.+
Үткен акыл туплаучы уңышка ирешер.+
9 Ялган шаһит җәзасыз калмас,
Сүз саен алдаучы кеше һәлак булыр.+
10 Акылсызга зиннәттә яшәү килешми,
Хезмәтчегә мирзалар өстеннән идарә итү бигрәк тә килешми!+
11 Төшенә белү кешенең ачуын баса,+
Үпкә тотмау аны күркәм итә.+
12 Патшаның ярсуы арысланның үкерүенә охшаш,+
Илтифаты исә чирәмдәге чык сыман.
13 Ахмак угыл — атасы өчен бәла,+
Ә тиргәшүчән хатын бертуктамый аккан түбә сыман.+
14 Йорт һәм байлык — аталардан килгән мирас,
Ә акыллы хатын — Йәһвәдән.+
15 Ялкаулык тирән йокыга талдыра,
Һәм иренчәк кеше ач йөрер.+
16 Әмерне үтәүче кеше үз җанын коткарыр,+
Йөрер юлларына игътибар итмәүче һәлак булыр.+
17 Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була,+
Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр.+
18 Әле өмет булганда, улыңны тәрбияләргә тырыш,+
Аның үлеменә сәбәпче булма.+
19 Тиз кызучан кеше җәзага тартылыр,
Аны бер коткарырга тырышсаң, гел коткарырга туры килер.+
20 Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит,+
Һәм киләчәктә син зирәк булырсың.+
21 Кеше йөрәгендә уй-фикерләр күп була,
Әмма Йәһвә нияте өстен чыгачак.+
22 Кешенең кадерле нәрсәсе — аның тугры мәхәббәте.+
Ярлы булу ялганчы булудан яхшырак.
23 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт тормышка илтә,+
Кешенең йокысын тыныч итә, зыяннан коткара.+
24 Ялкау үз кулын тәлинкәгә сала,
Ләкин аны авызына кадәр китерергә иренә.+
25 Тәҗрибәсез алдын-артын уйлап эш итәргә өйрәнсен өчен,+ мыскыллаучыга сук,+
Һәм төшенүчән кеше белемен арттырсын өчен, аны шелтәлә.+
26 Атасын җәберләүче һәм анасын куып җибәрүче угыл
Оятка һәм хурлыкка калдыра.+
27 Улым, тәрбияне тыңламый башласаң,
Белем юлыннан читкә китәрсең.
28 Яраксыз шаһит гаделлектән көлә,+
Һәм явызлар яманлыктан ризыктан тәм тапкан кебек рәхәтлек таба.+
29 Мыскыллаучылар өчен — хөкем,+
Һәм акылсызларның аркалары өчен тукмау әзер тора.+