Зәбур
Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Давытның мәдхиясе.
69 И Аллаһым, коткар мине, чөнки сулар гомеремә куркыныч тудыра.*+
2 Мин каты җире булмаган тирән сазлыкка баттым,+
Тирән суларга кердем,
Һәм ургылып аккан агым мине алып китте.+
Аллаһыны көткән арада күзләрем начарланды.+
5 И Аллаһым, син минем ахмаклык эшләгәнемне беләсең,
Гаебем дә синнән яшерен түгел.
6 И Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә,
Сиңа өметләнүчеләр минем аркада оятка калмасын иде.
И Исраи́л Аллаһысы,
Сине эзләүчеләр минем аркада кимсетелмәсен иде.
9 Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торам,+
Сине хурлаучыларның хурлаулары минем өстемә ишелә.+
12 Шәһәр капкалары алдында утыручылар минем хакта сөйли,
Эчкечеләр мине мыскыл итеп җырлар җырлый.
Чиксез тугры мәхәббәтең буенча, и Аллаһым,
Миңа җавап бир һәм чын коткаручы икәнлегеңне күрсәт.+
14 Баткаклыктан коткар,
Батудан сакла мине.
Нәфрәт итүчеләрдән
Һәм тирән сулардан коткар мине.+
16 И Йәһвә, җавап бир миңа, чөнки синең тугры мәхәббәтең тирән.+
Миңа тизрәк җавап бирче, чөнки мине кайгы-хәсрәт басты.+
18 Яныма килеп, йолып ал мине,
Дошманнарымнан мине коткар.
19 Син мине ничек хурлаганнарын, мәсхәрәгә төшергәннәрен һәм кимсеткәннәрен беләсең.+
Син бар дошманнарымны күреп торасың.
20 Хурлаудан йөрәгем яраланды һәм җәрәхәтем төзәлмәс булды.*
Мин хәлемә керерләр дип өметләнгән идем, тик юкка гына.+
Юатучылар эзләдем, ләкин һичкемне тапмадым.+
23 Күзләре караңгыланып, күрмәс булсын,
Аякларын берөзлексез калтырат.
26 Чөнки алар синнән җәза* алган кешене эзәрлекли,
Яра салган кешеләреңнең газаплары турында бертуктаусыз сүз йөртә.
27 Аларның гаебенә тагын гаеп өстә,
Тәкъвалыгыңнан аларга өлеш тимәсен.
29 Мин исә газап чигәм, җаным әрни.+
И Раббым, синең коткару көчең мине якласын иде.
30 Мин Аллаһының исеменә мәдхияләр җырлармын,
Рәхмәтләр белдереп, аны зурлармын.
32 Юашлар Аллаһының коткару көчен күрер дә сөенер.
Әй Аллаһыны эзләүчеләр, йөрәкләрегез җанланып китсен.
Алар анда гомер итәр һәм шул җиргә ия булыр.