Эфеслеләргә
3 Шуңа күрә мин, Пау́л, сезгә, башка халык кешеләренә ярдәм иткәнгә, Мәсих Гайсә хакына төрмәдә утырам.+ 2 Һичшиксез, сезгә шул билгеле: сезгә Аллаһының юмарт игелегеннән файда алырга булышыр өчен, миңа җаваплылык йөкләнде+ 3 һәм, инде кыскача язып киткәнемчә, изге сер ачылды. 4 Шуңа күрә, моны укыганда, сез шуны күрерсез: мин Мәсих турындагы изге серне+ аңлыйм. 5 Бу сер хәзер изге рух аша аның изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачык билгеле булды,+ үткән буыннарга исә ачык билгеле түгел иде. 6 Ул шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучы башка халык кешеләре аның варисташлары һәм бер тәннең әгъзалары булачак.+ Алар да яхшы хәбәр аша безгә вәгъдә ителгәннәрне алачак. 7 Аллаһының юмарт игелеге миңа бүләк ителгәнгә, мин шул сернең хезмәтчесе булдым. Ул миңа бу бүләкне үз кодрәтенең чагылышы итеп бирде.+
8 Миңа, бар изгеләрнең иң кечесеннән дә кечерәгенә,+ шул юмарт игелек күрсәтелде.+ Бу мин халыкларга Мәсихнең акыл ирешмәслек байлыклары турындагы яхшы хәбәрне игълан итсен өчен, 9 бөтен нәрсәне бар иткән Аллаһы һәр кешегә инде күптән яшереп тоткан изге сер+ ничек идарә ителә икәнен күрергә булышсын өчен 10 һәм шулай итеп хәзер җыелыш аша+ Аллаһының күпкырлы зирәклеге күкләрдәге хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә билгеле булсын өчен башкарылды.+ 11 Бу Мәсихкә — Хуҗабыз Гайсәгә кагылышлы Аллаһының мәңгелек нияте буенча булды.+ 12 Аның ярдәмендә безнең бу сөйләү ирегебез бар, һәм без Аллаһыга ышаныч белән һич киртәсез якынлаша алабыз, чөнки Мәсихкә иман итәбез.+ 13 Шул сәбәпле сезнең хакка чиккән газапларым күңелегезне төшермәсен, үтенәм, чөнки минем газапларым сезгә дан китерә.+
14 Шуңа күрә күктәге Ата алдында тез чүгәм. 15 Ул җирдәге һәм күктәге һәр гаиләгә исем биргән. 16 Ул, дан-шөһрәткә бай булганга, үз рухының кодрәте аша сезне эчтән куәтле итсен дип+ 17 һәм йөрәкләрегездә Мәсих белән мәхәббәт+ яшәсен дип дога кылам. Ул сезне иманда тамырланырга,+ нык нигездә торырга+ 18 һәм моның ярдәмендә бар изгеләр белән бердәмлектә киңлекне, озынлыкны, биеклекне һәм тирәнлекне тулысынча аңларга сәләтле итсен дип, 19 шулай ук сез белемнән өстенрәк торган Мәсих мәхәббәтен+ белсен өчен һәм нәтиҗәдә Аллаһы биргән бар тулылык белән сугарылсын өчен үтенеп сорыйм.
20 Аллаһы бездә эш итүче үз кодрәте ярдәмендә+ без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли ала.+ 21 Шуңа күрә аңа җыелыш аша һәм Мәсих Гайсә аша буыннан-буынга мәңге дан булсын. Амин.