Беренче Тимутигә
5 Олы яшьтәге ир-атны каты тәнкыйтьләмә.+ Киресенчә, әтиеңне үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны абый-энеләреңне кебек, 2 олы яшьтәге хатын-кызларны әниеңне кебек, яшь хатын-кызларны бар сафлык белән апа-сеңелләреңне кебек үгетлә.
3 Чын* тол хатыннарга игътибарлы бул.+ 4 Ә инде тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар ата-аналары белән әби-бабаларына тиешлесен кайтарып,+ Аллаһыга бирелгән булуларын башта үз өйләрендә күрсәтергә өйрәнсеннәр,+ чөнки бу Аллаһыны сөендерә.+ 5 Мохтаҗлыкта яшәүче чын тол хатын Аллаһыга өметләнеп яши һәм,+ аңа ялварып, көне-төне дога кыла.+ 6 Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, үле. 7 Шуңа күрә аларга, тел тидермәслек булсыннар өчен, боларны алга таба да үтәргә куш. 8 Ә инде кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була.+
9 Исемлеккә үз иренә тугры булган* 60 яшьтән ким булмаган тол хатынны кертсеннәр. 10 Ул шулай ук игелекле эшләре белән билгеле булсын,+ балалар тәрбияләп үстергән,+ кунакчыл,+ изгеләрнең аякларын юган,+ кайгы-хәсрәт кичерүчеләргә ярдәм иткән+ һәм һәртөрле игелекле эштә тырышып катнашкан хатын булсын.
11 Әмма яшь тол хатыннар исемлеккә кертелмәсен, чөнки алар, җенси теләкләре Мәсихкә хезмәт итәргә комачаулаганда, никахка керергә телиләр. 12 Алар, беренче ниятләрен* ташлаганга, үзләрен хөкемгә дучар итәчәкләр. 13 Җитмәсә, алар, бер өйдән икенчесенә кереп, эшсез йөрергә гадәтләнәләр һәм эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп, ләчтит саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар.+ 14 Шуңа күрә теләгем шул: дошманнарның безнең турында хурлап сөйләргә сәбәпләре булмасын өчен, яшь тол хатыннар кияүгә чыксыннар,+ бала тапсыннар,+ йорт-җирне карасыннар. 15 Чөнки кайберәүләре читкә борылып, Шайтанга ияреп киткән. 16 Иман итүче берәр хатын-кызның гаиләсендә тол туганнары булса, ул аларга ярдәм итсен. Шул чакта җыелыш алар өчен хафаланмас һәм чын* тол хатыннарга булыша алыр.+
17 Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәргә,+ бигрәк тә Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүчеләргә,+ икеләтә хөрмәт бирелсен.+ 18 Язмада болай диелә бит: «Үгез ашлык сукканда, аңа борынчык кидермә»+ һәм «Эшче үз хезмәт хакына лаек».+ 19 Өлкәнне бер кеше гаепләсә, моны кабул итмә, ә ике яки өч шаһит гаепләсә, кабул ит.+ 20 Гөнаһ кылып йөрүчеләрне,+ калганнарга да сабак булсын өчен, барысы алдында төзәт.+ 21 Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында катгый боерам: бу күрсәтмәләрне үтә һәм, үтәгәндә, кешеләрне аерма, һәркемгә бертигез кара.+
22 Кулларыңны һичкемнең өстенә дә ашыгып куйма,*+ һәм башкаларның гөнаһларына катнашың булмасын; үзеңне саф тот.
23 Бүтән су гына эчмә, карының өчен һәм еш авырмас өчен, бераз шәраб та эч.
24 Кайберәүләрнең гөнаһлары бөтен кешегә билгеле, һәм алар шунда ук хөкем ителә, ә кайберәүләрнең гөнаһлары соңрак билгеле булачак.+ 25 Игелекле эшләр дә бар кешегә билгеле,+ ә билгеле булмаганнарын яшереп калу мөмкин түгел.+