30 Хәзер исә миннән яшьрәк булганнар
Миннән көлә.+
Аларның аталарын
Көтүләремне саклаган этләр белән дә куймас идем.
2 Аларның көч-куәтеннән миңа ни файда булды?
Аларның гайрәтләре юкка чыкты.
3 Алар мохтаҗлык белән ачлыктан йончыганнар,
Һәлак ителгән һәм калдырылган җирне,
Коры җирне кимерәләр.
4 Алар тозлы үләннең яфракларын җыялар,
Куакларның тамырлары — аларның ризыгы.
5 Аларны җәмгыятьтән куалар,+
Кешеләр аларга каракларга кычкыргандай кычкыра.
6 Алар үзәннәрдәге тау битләрендә,
Җирдәге тишекләрдә һәм кыяларда яши.
7 Куакларда кычкыра,
Кычыткан арасында бер-берсенә сыеналар.
8 Акылсызның, мескеннең улларын кугандай,
Аларны җирдән камчы белән куганнар.
9 Хәзер исә алар мине җырларында мыскыл итәләр,+
Мин алар өчен адәм көлкесе булып киттем.+
10 Алар миннән җирәнә, якын килми,+
Оялмыйча битемә төкерә.+
11 Ходай мине коралсыз һәм басынкы иткәнгә,
Алар минем алдымда йөгәнсез булып киттеләр.
12 Уң ягымда алар өер кебек күтәрелә,
Мине качып китәргә мәҗбүр итә,
Сукмагыма һәлакәтле киртәләр сала.
13 Алар юлларымны җимерә,
Башыма төшкән хәсрәтне арттыра,+
Аларны беркем туктата алмый.
14 Алар стенадагы зур тишек аша кергәндәй керә,
Һәлакәт эчендә килә.
15 Дәһшәт мине биләп ала,
Дәрәҗәм җил сыман очып китә,
Котылуга өметем болыт кебек югала.
16 Җаным түгелеп бара,+
Өстемә газаплар ябырыла.+
17 Төнлә сөякләрем сызлый,+
Әрнеткеч газап һич туктамый.+
18 Бөек көчтән киемем ямьсезләнде,
Ул тыгыз яка кыскандай кыса.
19 Ходай мине пычракка батырды,
Мин тузан һәм көл сыман булдым.
20 Сиңа ярдәм сорап ялварсам да, дәшмисең,+
Бассам, миңа карап кына торасың.
21 Минем белән мәрхәмәтсез эш итәсең,+
Бөтен көчең белән миңа ташланасың.
22 Мине җил белән күтәреп алып китәсең,
Аннан соң давылда тегендә-монда ыргытасың.
23 Беләм, син мине гүргә —
Яшәүчеләрнең барысы җыелачак йортка иңдерәчәксең.
24 Әмма беркем дә, хәсрәтләнгән кеше бәла кичереп
Ярдәм сорап кычкырганда, аңа+ сукмый.
25 Авыр вакытлар кичергән кешеләр турында мин еламадыммы?
Мин ярлылар турында кайгырмадыммы?+
26 Мин яхшыга өметләнгән идем, әмма начарлык килде.
Яктылык көткән идем, әмма караңгылык килде.
27 Йөрәгем һич туктамыйча кайный,
Кайгылы көннәр килде.
28 Мин боегып йөрим,+ кояш яктысы да юк,
Җыенда күтәреләм һәм ярдәм сорап кычкырам.
29 Мин шакаллар кардәшенә,
Тәвә кошы кызларының иптәшенә әйләндем.+
30 Тирем каралып купты,+
Сөякләрем эсседән яна.
31 Минем арфа кайгылы тавышлар гына чыгара,
Флейтамнан үкереп елау ишетелә.