Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе. Йәһвә аны Шаулның һәм бөтен дошманнарының кулыннан коткарган көнне Йәһвәгә җырлаган җыры:+
18 И көч-куәтем минем Йәһвә,+ сине чын күңелдән яратам мин.
2 Йәһвә минем кыяташым, ныгытмам һәм мине коткаручы Аллаһым.+
Аллаһым — минем кыям,+ аңарда мин яклау табам.
Ул минем калканым, коткару мөгезем, ныклы сыенычым минем.+
3 Мактауга лаек Йәһвәне чакырып,
Дошманнарым кулыннан коткарылырмын.+
4 Үлем баулары мине чорнап алды,+
Юньсез адәмнәр, көтелмәгән су ташкыннары шикелле, мине тетрәтте.+
5 Кабер богаулары мине уратып алды,
Үлем тозаклары белән йөзгә-йөз очраштым.+
6 Кайгылы чагымда мин Йәһвәгә ялвардым,
Ярдәм сорап, Аллаһыма аваз салдым.
Ул үзенең гыйбадәтханәсеннән тавышымны ишетте,+
Ярдәм сорап кычкыруым аның колагына иреште.+
7 Шунда җир селкенә, тетри башлады,+
Тау нигезләре калтырап китте.
Алар селкенде, чөнки ул ярсыды.+
8 Аның борын тишекләреннән төтен чыкты,
Авызыннан ялмап йотучы ут бөркелде,+
Аңардан утлы күмерләр атылды.
9 Төшкәндә, ул күкләрне сыгылдырды,+
Аягы астында дөм караңгылык иде.+
10 Ул керубим өстендә очып килде,+
Рухи затның канатларында аска ыргылды.+
11 Ул үзен караңгылык белән каплады,+
Аның тирәли, ышык урын сыман,
Кара яңгыр болытлары.+
12 Аның алдындагы яктылыктан,
Болытлар арасыннан боз һәм утлы күмерләр яуды.
13 Шунда Йәһвә күкләрне күкрәтте.+
Боз бөртекләре белән утлы күмерләр яудырып,
Аллаһы Тәгалә үз тавышын яңгыратты.+
14 Ул, укларын атып, дошманнарымны таратып җибәрде;+
Яшеннәрен чәчеп, аларны аптырашта калдырды.+
15 И Йәһвә, синең шелтәңнән,
Борын тишекләреңнән чыккан көчле сулыштан+
Су юллары күренде,+ җирнең нигезләре ачылды.
16 Ул югарыдан кулын сузды,
Мине тотып алып, тирән сулардан тартып чыгарды.+
17 Ул мине көчле дошманымнан,+
Миннән көчлерәк булган күралмаучылардан коткарды.+
18 Хәсрәт кичергән көнемдә алар миңа каршы чыкты,+
Ләкин Йәһвә миңа таяныч булды.
19 Ул мине куркынычсыз урынга алып чыкты,
Коткарды, чөнки мине хуш күрде.+
20 Йәһвә мине тәкъвалыгыма карап бүләкли,+
Кулларымның сафлыгына карап әҗерен бирә.+
21 Чөнки мин Йәһвә юлларыннан йөрдем,
Аллаһымны калдырып, явызлык кылмадым.
22 Аның бөтен хөкемнәре минем алдымда,
Мин аның кагыйдәләрен кире какмам.
23 Мин аның алдында саф булып калырмын+
Үземне гаеп эштән саклармын.+
24 Йәһвә үзе алдында тәкъва булуыма,+
Кулларымның саф булуына карап әҗерен бирсен миңа.+
25 Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең,+
Намуслы кешегә намуслы буласың.+
26 Риясыз кешегә син риясыз мөгамәлә күрсәтәсең,+
Ә мәкерле кешене син ахмакка калдырасың.+
27 Син гадиләрне коткарасың,+
Ә тәкәбберләрне түбәнсетәсең.+
28 И Йәһвә, син яктырткычымны кабызучы.
Аллаһым — тирә-ягымдагы караңгылыкны яктыртучы.+
29 Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам,+
Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам.+
30 Хак Аллаһының юлы камил.+
Йәһвәнең сүзе саф.+
Ул — үзендә сыеныч табучыларның һәммәсенә калкандыр.+
31 Йәһвәдән башка Аллаһы бармы соң?+
Ходаебыздан башка кем кыя?+
32 Аллаһы мине көч-куәткә төрендерә,+
Ул юлымны камил итә.+
33 Ул аякларымны боланныкыдай җитез итә,
Мине биек урыннарга куя.+
34 Ул кулларымны сугыш алып барырга өйрәтә,
Кулларым бакыр җәяне бөгә ала.
35 Син мине калканың белән яклыйсың,+
Уң кулың миңа булыша,
Басынкылыгың мине бөек итә.+
36 Атлап барган сукмагымны син киңәйтәсең.
Аякларым һич тә таймас.+
37 Мин дошманнарымны эзәрлекләп, куып җитәрмен;
Алар җир йөзеннән юк ителмичә, кире кайтмам.
38 Мин аларны тар-мар итәрмен, һәм алар инде күтәрелә алмас,+
Алар минем аяк астымда булыр.
39 Син мине сугыш өчен көч белән коралландырырсың,
Дошманнарымны аяк алдыма егып салырсың.+
40 Син дошманнарымны чигенергә мәҗбүр итәрсең,
Һәм мин күралмаучыларымны юк итәрмен.+
41 Алар ярдәм сорап кычкыра, ләкин аларны коткаручы берәү дә юк,
Алар хәтта Йәһвәгә ялвара, ә ул җавап бирми.
42 Мин аларны җил очырып алып киткән тузан бөртекләренә әйләндерермен,
Аларны урам пычрагын чыгарып ташлагандай ташлармын.
43 Син мине халкымның гаепләүләреннән коткарырсың,+
Мине халыклар өстеннән башлык итеп куярсың.+
Мин белмәгән халык миңа хезмәт итәр.+
44 Минем хакта ишетү белән, алар миңа күндәм булыр,
Чит ил кешеләре минем алдыма калтырап-куркып килер.+
45 Чит ил кешеләре кыюлыгын җуяр,
Алар үз ныгытмаларыннан чыгып, калтырап килер.
46 Йәһвә — тере Аллаһы! Минем Кыям данлансын!+
Коткаручы Аллаһым югарылансын.+
47 Аллаһы минем өчен үч ала,+
Халыкларны миңа буйсындыра.
48 Ул мине ярсулы дошманнарымнан коткара.
И Ходаем, миңа һөҗүм итүчеләр өстеннән син мине югары күтәрәсең,+
Мине мәрхәмәтсез бәндәдән саклыйсың.
49 Шул сәбәпле мин сине, и Йәһвә, халыклар арасында данлармын,+
Исемеңә мәдхияләр җырлармын.+
50 Ул, бөек эшләр башкарып, үзе сайлаган патшаны коткара,+
Ул үзенең майланганына — Давытка һәм аның токымына+
Тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтә.+