Зәбур
Дирижер өчен: «Таң боланы»на* салынган. Давытның җыры.
22 Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?+
Нишләп син ерак һәм мине коткармыйсың,
Ачы тавыш белән кычкыруымны ишетмисең?+
2 Ходаем, көндезен сиңа ялварам, җавап бирмисең,+
Төнен дә мин тынмыйм.
5 Алар сиңа ялварып дәште һәм коткарылды.
Сиңа таянганга, аларның өметләре өзелмәде.*+
8 «Ул үзен Йәһвәгә ышанып тапшырды. Коткарсын аны!
Әгәр ул аның өчен шулкадәр кадерле икән, азат итсен аны!»+
10 Туганнан алып мин синең кайгыртуыңа тапшырылган,
Әнием карыныннан ук син минем Аллаһым идең.
14 Мин су шикелле түгеләм,
Бөтен сөякләрем каймыкты.
Син мине гүргә иңдерәсең.+
16 Дошманнарым мине этләр сыман чолгап ала,+
Алар мине явызлар өере кебек сырып ала,+
Арысландай, аяк-кулларыма ташлана.+
17 Мин бар сөякләремне санап чыга алам.+
Алар мине күз алмый күзәтә.
19 Ләкин син, и Йәһвә, миннән ерак торма.+
Син — минем көч-куәтем, миңа ярдәмгә ашык.+
21 Арыслан авызыннан+ һәм кыргый үгезләр мөгезеннән коткар мине.
Җавап бир миңа һәм коткар мине.
23 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, аны мактагыз!
Ягъкубның бөтен нәселе,* аны данлагыз!+
Исраилнең бөтен нәселе,* аңа карата тирән ихтирамлы булыгыз.
24 Чөнки ул җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады.+
Ул аңардан йөзен бормады.+
Ярдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте.+
25 Мин сине зур җыелышта мактармын.+
Биргән вәгъдәләремне сине тирән хөрмәт итүчеләр алдында үтәрмен.
Аларның йөрәкләре мәңге типсен.
27 Бөтен җир йөзе Йәһвәне искә төшереп, аңа борылыр.
Халыкларның бөтен кабиләләре аңа сәҗдә кылыр.+
29 Майда йөзүчеләрнең барысы ашап-эчеп, сәҗдә кылыр,
Җир куенына керәчәк һәркем аның алдында тез чүгәр.
Берсе дә үз җанын саклап кала алмас.
30 Аларның токымнары* аңа хезмәт итәр.
Киләсе буынга Йәһвә турында хәбәр ителер.
31 Алар, килеп, аның тәкъвалыгы турында сөйләр,
Әле туачак халыкка аның эшләре хакында игълан итәр.