Зәбур
Дирижер өчен. Давытның җыры.
31 Синдә, и Йәһвә, мин сыеныч таптым.+
Беркайчан да оятка калмасам иде.+
Тәкъвалыгың буенча коткар мине.+
Саклап калу өчен, миңа таулы ныгытма,
Ныгытылган урын бул.+
5 Синең кулыңа рухымны тапшырам мин.+
Син мине йолып алдың, и Йәһвә, хакыйкать Аллаһысы.*+
6 Файдасыз, буш потларга табынучыларны* мин нәфрәт итәм.
Миңа килгәндә, мин Йәһвәгә таянып яшим.
7 Мин синең тугры мәхәббәтеңә чиксез куанырмын,
Чөнки син кайгы-хәсрәтемне күрдең,+
Син ачы газабымны* беләсең.
9 Илтифат күрсәт миңа, и Йәһвә, чөнки мин газап чигәм.
Газапланудан күзләрем начарайды,+ бөтен тәнем* хәлсезләнеп бетте.+
Гөнаһларым аркасында көчем кими,
Сөякләрем хәлсезләнә бара.+
Танышларым өчен мин коточкыч нәрсә булып киттем.
Мине урамда күрсәләр, качалар.+
12 Алар мине үз күңелләреннән алып ташлады да онытты, әйтерсең лә мин үлгән.
Мин ватык чүлмәк шикелле.
Бердәй булып миңа каршы җыелганда,
Алар җанымны алырга дип хәйлә кора.+
14 Ә мин, и Йәһвә, сиңа таянам.+
«Син минем Аллаһым»,— дип игълан итәм.+
15 Гомерем синең кулыңда.
Дошманнарым һәм эзәрлекләүчеләр кулыннан коткар мине.+
16 Үз хезмәтчеңә якты йөз күрсәт.+
Тугры мәхәббәтең буенча мине коткар.
17 И Йәһвә, сиңа ялваргачтын, хурлыкка калмасам иде.+
18 Һаваланып тәкъва кеше турында тәкәбберлек белән һәм мыскыллап сөйләүче
Ялган телләр өнсез булсын.+
Син аны үзеңне тирән хөрмәт итүчеләр өчен саклап тотасың,+
Үзеңдә сыеныч табучылар хакына бар кешеләр алдында күрсәтәсең.+
20 Син аларны кешеләрнең хәйләсеннән
21 Йәһвә макталсын,
Чөнки камаулы шәһәрдә+ булган чагымда ул миңа гаҗәеп итеп тугры мәхәббәтен күрсәтте.+
22 Ә мин куркуга төшеп:
«Мине синең каршыңнан юк итәчәкләр»+,— дидем.
Әмма син ярдәм сорап ялваруымны ишеттең.+