Ишагыя
Йәһвә мине әле мин туганчы чакырды.+
Мин әле әниемнең карынында булганда исемемне атады.
2 Ул телемне үткен кылычтай итте.
Мине үз кулының күләгәсе астына качырды.+
Ул мине очлы ук итте,
Үзенең ук савытына яшерде.
4 Ләкин мин әйттем: «Мин юкка гына тырышып эшләдем.
Көчемне юк нәрсәгә, бушка әрәм иттем.
5 Һәм мине анам карынында үз хезмәтчесе итеп булдырган Йәһвә
Миңа боерык бирде: Ягъкубны үзенә кайтарырга кушты.
Шулай итеп Исраил аның янына җыелыр.+
Мин Йәһвә күзендә данланырмын,
Шунда Аллаһым минем көчем булып китәр.
6 Ул болай диде: «Син Ягъкуб кабиләләрен яңадан торгызып,
Исраилнең исән калганнарын кайтарачак
Хезмәтчем генә түгел.
7 Исраилне Йолып Алучы — Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә+ — кешеләр күралмаган,+ халык нәфрәт иткән кешегә, идарә итүчеләрнең хезмәтчесенә болай ди:
«Патшалар күрер һәм торып басар,
Мирзалар сәҗдә кылыр,
Алар моны тугры+ Йәһвәгә хөрмәт йөзеннән,
Үзеңне сайлаган Исраилнең Изге Аллаһысына+ хөрмәт йөзеннән эшләр».
8 Йәһвә болай ди:
Мин сине саклап калдым.
Моны сине кешеләргә килешү итеп бирер өчен,+
Җирне яңадан торгызыр өчен,
Алар калдырылган мирасларын биләп алсыннар өчен,+
9 Тоткыннарга: „Чыгыгыз!“ — дияр өчен,+
Караңгылыкта булганнарга:+ „Күренегез!“ — дип әйтер өчен эшләдем.
Алар юллар буенда тукланыр,
Көтүлекләре бөтен тапталган сукмаклар* буйлап булыр.
13 Күкләр, шатланып кычкырыгыз һәм син, җир, куан.+
Таулар шатлыклы авазлар белән сөенсен.+
14 Ләкин Сио́н әйтеп торды:
«Йәһвә мине калдырды,+ Йәһвә мине онытты».+
15 Берәр хатын үзенең имчәк баласын онытырмы?
Я үз карыныннан чыккан улын жәлләмәсме?
Ул хатын баласын онытса да, мин беркайчан да сине онытмам.+
16 Менә, уч төпләремә уеп мин синең исемеңне яздым.
Синең диварларың һәрвакыт минем алдымда.
17 Синең улларың кайтырга ашыга.
Үзеңне җимергән, үзеңне бөлгенлеккә төшергән кешеләр синнән китәр.
18 Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара.
Алар бөтенесе бергә җыела.+
Алар синең яныңа килә.
«Тормышым белән ант итәм,— ди Йәһвә,—
Син аларның барысын бизәнү әйберләрен кигәндәй,
Кәләш үзенә муенса кигәндәй киярсең.
19 Тору урыннарың җимерек һәм буш, җирең ташландык хәлдә калдырылган булса да,+
Хәзер ул яшәүчеләре өчен кысан булып китәр,+
20 Балаларыңны югалтканнан соң туган улларың сиңа болай дияр:
„Бу урын безнең өчен бик кысан.
Монда яшәр өчен безгә урын бир“.+
21 Шунда син күңелеңнән уйлап куярсың:
„Мин балаларымны югалттым һәм баласыз идем,
Сөрелдем һәм тоткында булдым.
Алайса, миңа бирелгән бу балаларга кем ата булды соң?
Аларны кем үстерде?+
22 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
Алар улларыңны кулларында китерер,
Кызларыңны җилкәләрендә күтәреп килер.+
Һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең.
Миңа өметләнүчеләр оятка калмас».+
24 Гайрәтле кешенең кулыннан әсирләрен тартып алу мөмкинме?
Залимнең тоткыннарын коткарып буламы?
25 Ә Йәһвә болай ди:
Мин сиңа каршы торганнарга каршы торырмын,+
Синең улларыңны коткарырмын.
26 Мин синең белән үзләрен мәрхәмәтсез тотканнарны үз тәннәрен ашарга мәҗбүр итәрмен,
Алар татлы шәраб эчкәндәй үз каннарыннан исерер.