Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.
65 И Аллаһы, сине Сионда мактау көтә,+
Без сиңа биргән вәгъдәләребезне үтәрбез.+
2 И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер.+
3 Гөнаһларым миннән өстен чыкты,+
Ләкин син җинаятьләребезне кичерәсең.+
4 Ишегалларыңда яшәү өчен+
Үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле.
Без изге гыйбадәтханәңдәге,+
Синең йортыңдагы яхшы нәрсәләргә туенырбыз.+
5 Син безгә курку-хөрмәт уяткан тәкъва эшләрең+ белән җавап бирерсең,
И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз.
Син — җир йөзендәге,
Хәтта иң ерак диңгездәге кешеләрнең ышанычы.+
6 Син тауларны көч-куәтең белән нык урнаштырдың,
Син зур кодрәткә төренгәнсең.+
7 Син ярсулы диңгезләрне,
Котырынып үкергән дулкыннарны тынычландырасың+ һәм милләтләрнең шау-шуын басасың.+
8 Синең галәмәтләреңнән ерак җирләрдә яшәүчеләрне курку-хөрмәт биләп алачак.+
Син көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшәүчеләрнең шатланып кычкыруына сәбәпче булырсың.
9 Син җир турында кайгыртасың,
Аны уңдырышлы, гаять бәрәкәтле итәсең.+
Син дәрьяларны су белән тутырдың.
Кешеләрне икмәк белән тәэмин итәсең.+
Менә шулай син җирне әзерләдең.
10 Син аның буразналарын сугарасың һәм сөрелгән туфрагын тигезлисең,
Яңгырлар яудырып, аны йомшартасың, үсешен фатихалыйсың.+
11 Син ел тәүлеген фатихаларың белән таҗландырасың,
Үткән юлларыңнан муллык ташып тора.+
12 Көтүлекләрнең сусыллыгы бетми+
Һәм калкулыклар шатлыкка төренгән.+
13 Көтүлекләр көтүләр белән тулы,
Үзәннәр игеннәргә киенгән.+
Алар сөенеп кычкыра, әйе, алар җырлый.+