Зәбур
Дирижер өчен: гитти́т.* Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.
Йәһвәнең ишегалларына омтыла,
Әйе, күңелем ашкынуыннан хәлсезләнеп беттем.+
Йөрәгем һәм тәнем, шатланып, тере Аллаһыга аваз сала.
3 И Гаскәрләр Иясе Йәһвә,
Патшам һәм Аллаһым минем! Синең бөек мәзбәхең янында
Хәтта кош та үзенә өй таба,
Карлыгач үзенә оя кора,
Анда ул үз балаларын карап үстерә.
4 Синең йортыңда яшәүчеләр бәхетле!+
Алар сине өзлексез мактый.+ (Села)
5 Синдә көч-куәт тапкан кешеләр бәхетле,+
Аларның күңелләре йортыңа алып барган юлларда булырга тели.
Һәм көзге яңгыр аны фатихаларга төрә.*
8 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, догамны ишет,
И Ягъкуб Аллаһысы, тыңла. (Села)
10 Чөнки синең ишегалларыңда бер көн булу башка җирдә үткәргән мең көннән дә яхшырак!+
Аллаһым йорты капкасы алдында басып торуны
Явызлык чатырларында яшәүдән өстен күрәм.
Сафлык юлыннан йөрүчеләрне
Йәһвә һичнинди игелектән аермас.+