Зәбур
Давытның догасы.
17 Гадел хөкем сорап ялваруымны ишет, и Йәһвә,
Ярдәм сорап аваз салуыма колак сал,
Сүзләремдә ялган юк — догамны тыңла.+
Әмма һичнинди начарлык ниятләмәгәнемне,
Телем белән гөнаһ кылмаганымны күрерсең.
4 Ә кешеләрнең гамәлләре турында әйткәндә,
Мин, авызыңнан чыккан сүзләреңне тыңлап, талаучы сукмакларыннан читтә торам.+
6 И Ходаем, сиңа ялынам мин, чөнки син миңа җавап бирәчәксең.+
Миңа колак сал,* сүзләремне ишет.+
7 И Аллаһы, куәтле кулың* астында сыеныч эзләүчеләрне
Үзеңә каршы баш күтәрүчеләрдән Коткаручы,
Тугры мәхәббәтеңне гаҗәеп итеп күрсәт.+
10 Аларның йөрәген май баскан,
Телләре белән алар бик эре сөйләшә.
12 Дошман — үз корбанын ботарлап ташларга ыргылып торган арыслан кебек,
Яшеренгән урынында яткан яшь арыслан кебек.
Аларны син үзеңнең яхшылыгың белән сугарасың,+
Һәм алар ишле улларына мирас калдыра.