Беренче Петер
4 Мәсих кеше булып яшәгәндә газап кичергән икән,+ сез дә шундый ук фикер йөртү рәвеше* белән коралланыгыз, чөнки тән газабы кичерүче гөнаһ кылуын ташлый.+ 2 Ул моны, әлегә тәндә яшәгәндә, инде кеше нәфесе буенча түгел,+ ә Аллаһы ихтыяры буенча яшәр өчен эшли.+ 3 Үткәндә сез бу дөнья кешеләре кебек+ азгынлыкка,* тыелгысыз тән теләкләренә, эчкечелеккә бирелеп, котырынкы һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашып, җирәнгеч потларга табынып яшәдегез.+ Бүтән алай эшләмәгез. 4 Алар азгынлык сазлыгына алып барган пычрак юлдан чабалар һәм, сез аларга башка иярмәгәнгә, гаҗәпләнәләр, һәм сезне яманлыйлар.+ 5 Әмма бу кешеләр үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер торучыга җавап бирәчәк.+ 6 Менә ни өчен яхшы хәбәр үле булганнарга да игълан ителде.+ Бу, аларны бу дөньяга хас карашлы кешеләр хөкем итсәләр дә, алар Аллаһы карашыннан тере булсын өчен һәм рух буенча яшәсеннәр өчен башкарылды.
7 Ләкин һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә аек фикерле булыгыз+ һәм дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз.*+ 8 Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз,+ чөнки ярату күп гөнаһларны каплый.+ 9 Зарланмыйча, бер-берегезгә кунакчыл булыгыз.+ 10 Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне, төрлечә күрсәтелә торган Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак, бер-берегезгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз.+ 11 Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткәндәй сөйләсен. Берәү хезмәт итә икән, Аллаһы биргән көчкә таянып хезмәт итсен.+ Шулай итеп һәрнәрсәдә Гайсә Мәсих аша Аллаһы данланыр.+ Аңа мәңге дан һәм кодрәт. Амин.
12 Кадерле кардәшләр, сез кичергән ялкындай сынауларга,+ бу нинди сәер хәл икән дип, гаҗәпләнмәгез. 13 Киресенчә, шатланыгыз,+ чөнки сез Мәсих газапларында катнашасыз+ һәм, нәтиҗәдә, аның даны ачылганда, шатланып куана алырсыз.+ 14 Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле,+ чөнки бу сездә дан рухы, Аллаһы рухы, бар икәнен күрсәтә.
15 Берәрегез газап чиксә дә, кеше үтерүче, карак, явызлык кылучы я кеше эшенә тыкшынучы буларак газап чикмәсен.+ 16 Ә инде берәрсе мәсихче буларак газап чигә икән, оялмасын,+ ә мәсихчеләрчә яшәп, Аллаһыны данласын. 17 Хөкем итәр өчен билгеләнгән вакыт җитте, һәм ул Аллаһы йортыннан башланачак.+ Әгәр дә ул бездән башлана икән,+ ул чакта Аллаһының яхшы хәбәренә буйсынмаучыларның ахыры нинди булыр?+ 18 «Әгәр тәкъва кеше көчкә котылып кала икән, бозык һәм гөнаһ кылучы белән нәрсә булыр?»+ 19 Шулай итеп, Аллаһы ихтыярын үтәгәндә газап чигүче кешеләр, игелек кылуларын дәвам итеп, үз җаннарын тугры Барлыкка Китерүчегә тапшырсыннар.+