Беренче Тимутигә
2 Шулай итеп, иң элек мондый эшләргә өндим: һәртөрле кеше турында ялварып, аларны яклап һәм алар өчен рәхмәтләрегезне белдереп, 2 шул исәптән патшалар белән башлыклар турында да, дога кылыгыз.+ Моны без моннан ары да Аллаһыга тулысынча бирелгән булып һәм бар эшләрне җитдилек белән башкарып тыныч-тату гына гомер кичерсен өчен эшләгез.+ 3 Моны Коткаручыбыз Аллаһы+ хуп күрә, һәм бу аны сөендерә. 4 Ул һәртөрле кешенең котылуын+ һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели. 5 Аллаһы бер,+ һәм Аллаһы белән кешеләр арасындагы арадашчы+ да бер — Мәсих Гайсә.+ Бу кеше 6 үзен барысы* өчен тиешле йолым итеп биргән,+ һәм моның турында үз вакытында шаһитлек биреләчәк. 7 Мин шул шаһитлекне бирер өчен,+ вәгазьче һәм рәсүл итеп,+ башка халыкларны иман белән хакыйкатькә өйрәтер өчен билгеләнгән дә.+ Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.
8 Шуңа күрә теләгем шул: Аллаһыга тугры ир-атлар һәр җирдә ярсымыйча+ һәм бәхәсләшмичә+ кулларын күтәреп дога кылуларын дәвам итсеннәр.+ 9 Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен төрлечә үреп, алтын һәм энҗеләр белән яки бик кыйммәтле киемнәр киеп түгел, ә үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм тиешле* кием белән,+ 10 Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга+ хас булганча — игелекле эшләр белән бизәсеннәр.
11 Хатын-кыз тулысынча күндәм булсын һәм тавыш-тынсыз өйрәнсен.+ 12 Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә я аның өстеннән хакимлек итәргә рөхсәт итмим, ул дәшмәсен.*+ 13 Башта бит Адәм, аннан соң гына Хаува яратылган булган.+ 14 Шулай ук Адәм түгел, ә хатын-кыз алданган+ һәм гөнаһ кылган. 15 Әмма хатын-кыз өчен бала табу яклау булачак,+ моның өчен ул иманлы, яратучан, изге, шулай ук төпле булып яшәргә тиеш.+