Маттай
9 Шунда ул, көймәгә утырып, аръякка чыкты һәм үз шәһәренә килде.+ 2 Анда аның янына паралич суккан авыруны носилкага салып алып килделәр. Гайсә, аларның иманнарын күреп, паралич суккан кешегә: «Кыю бул, улым! Синең гөнаһларың кичерелде»,— диде.+ 3 Ә канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше көфер сүз сөйли»,— диделәр.+ 4 Гайсә аларның ни уйлаганнарын белә иде, шуңа күрә болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән шундый явыз уйлар йөртәсез?+ 5 „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?+ 6 Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+ 7 Тегесе торып басты да өенә кайтып китте. 8 Моны күргәч, халык куркып калды һәм кешеләргә андый хакимлек биргән Аллаһыны данлады.
9 Гайсә үз юлын дәвам итте һәм, салым җыю урынында утыручы Матта́й исемле кешене күргәч, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. Тегесе, торып, аңа ияреп китте.+ 10 Соңрак, Гайсә үз шәкертләре белән аның өендә табын янында утырганда, күп кенә кеше — салым җыючылар белән гөнаһ кылучылар килде һәм алар белән бергә ашап утырды.+ 11 Ләкин моны күреп, фарисейлар аның шәкертләренә: «Ни өчен остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап утыра?» — диде.+ 12 Моны ишетеп, Гайсә болай диде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк.+ 13 Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез.+ Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».
14 Шунда аның янына Яхъяның шәкертләре килде һәм: «Ни өчен без һәм фарисейлар ураза тотабыз, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?» — дип сорадылар.+ 15 Моңа ул аларга болай диде: «Ни өчен кияү+ дуслары, кияү алар белән бергә булганда, кайгырсын? Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар,+ шунда алар ураза тотар. 16 Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр.+ 17 Яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә турсык ертылыр, һәм шәраб агып чыгар, ә турсык әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар, һәм шунда икесе дә сакланып кала».
18 Гайсә моны аларга сөйләп торганда, аның янына башлыкларның берсе килде һәм сәҗдә кылып: «Кызым инде үлгәндер, шулай да килеп, аның өстенә кулларыңны куй, һәм ул тереләчәк»,— диде.+
19 Шунда Гайсә торды да шул башлык артыннан китте. Аларга шәкертләре дә иярде. 20 Барганда, 12 ел буе кан китүдән+ җәфаланган бер хатын Гайсә янына арттан гына килеп, аның өс киеменең чугына* кагылды,+ 21 чөнки ул үз-үзенә: «Аның өс киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»*+,— дип әйтә иде. 22 Гайсә борылып карады да, аны күргәч: «Кыю бул, кызым! Иманың сине савыктырды»*+,— диде. Шунда теге хатын сәламәтләнде.+
23 Башлыкның өенә кергәч, Гайсә анда флейтачыларны һәм шау-шу күтәргән халык төркемен күрде.+ 24 Ул аларга: «Чыгыгыз моннан. Кыз үлмәгән, ул йоклый»+,— диде. Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башладылар. 25 Халык чыккач, ул бүлмәгә керде дә кызны кулыннан алды,+ һәм кыз торып басты.+ 26 Шунда бу хактагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
27 Гайсә үз юлын дәвам итте, һәм аңа ике сукыр кеше+ иярде. Алар: «Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул»,— дип кычкырып барды. 28 Ул бер йортка кергәч, шул сукырлар аның янына килде. Шунда Гайсә алардан: «Минем ярдәм итә алуыма ышанасызмы?»+ — дип сорады. Алар: «Әйе, Хуҗабыз»,— диде. 29 Гайсә аларның күзләренә кагылды да: «Сезгә иманыгызга карап бирелсен»,— диде. 30 Шунда аларның күзләре күрә башлады.+ Ә Гайсә аларны каты кисәтте: «Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен».+ 31 Әмма алар, чыгып киткәч, аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр.
32 Алар китеп барганда, Гайсә янына җенле телсез кешене китерделәр.+ 33 Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады.+ Халык таң калды һәм: «Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады»,— диде.+ 34 Ә фарисейлар: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»+,— дия иде.
35 Шуннан соң Гайсә синагогаларда өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып, бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде.+ 36 Халык төркемен күргәч, ул аларны кызганды,+ чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр.+ 37 Шунда ул үз шәкертләренә болай диде: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз.+ 38 Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез».+