Саннар
14 Шунда бөтен җәмгыять кычкырып еларга тотынды. Халык төне буе үкереп елады.+ 2 Бөтен исраиллеләр Муса белән Һаруннан зарлана башлады.+ Бөтен җәмгыять болай диде: «Их, әгәр дә без Мисыр җирендә я бу чүлдә үлгән булсак иде! 3 Йәһвә безне ул җиргә кылыч белән үтерер өчен алып барамы?+ Хатыннарыбыз һәм балаларыбыз дошман кулына эләгә бит.+ Мисырга кайту безнең өчен яхшырак түгелме?»+ 4 Алар хәтта бер-берсенә: «Әйдәгез, үзебезгә җитәкче сайлыйк та Мисырга кайтыйк!»+ — диешә башлады.
5 Моны ишетеп, Муса белән Һарун исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте алдында җиргә йөзтүбән капланды. 6 Ул җирне карап кайткан кешеләр арасында булган Нун улы Йошуа́+ һәм Йәфуни́ улы Кәле́б+ үз киемнәрен ертып, 7 исраиллеләрнең бөтен җыелышына әйтте: «Без тикшереп чыккан җир бик тә, бик тә яхшы җир.+ 8 Әгәр Йәһвә безне хуп күрсә, ул, һичшиксез, безне шул җиргә алып барыр һәм аны, сөт белән бал аккан җирне, безгә бирер.+ 9 Йәһвәгә каршы баш күтәрмәгез һәм ул җирнең халкыннан курыкмагыз,+ чөнки без аларны юк итәрбез.* Аларның яклаучысы юк, ә безнең белән Йәһвә.+ Алардан курыкмагыз».
10 Әмма бөтен җәмгыять аларны ташлар атып үтерү турында әйтә башлады.+ Шунда очрашу чатыры өстендә бөтен Исраи́л халкына Йәһвәнең даны күренде.+
11 Йәһвә Мусага болай диде: «Кайчанга хәтле бу халык миңа хөрмәт күрсәтмәс+ һәм, арасында шул кадәр галәмәтләр эшләсәм дә, миңа иман итмәс?+ 12 Мин аларны үләт җибәреп юк итәрмен, ә синнән аларга караганда бөегрәк һәм көчлерәк халык булдырырмын».+
13 Әмма Муса Йәһвәгә болай диде: «Шулчак мисырлылар нәрсә әйтер? Син бит бу халыкны алар арасыннан үз көчең белән чыгардың. Алар бу халык белән нәрсә эшләгәнеңне ишетеп,+ 14 моның турында шушы җирдә яшәүчеләргә сөйләр. Ә алар синең, Йәһвә, үз халкың арасында булганыңны+ да һәм аларга йөзгә-йөз күренгәнеңне+ дә ишеткән. Алар шулай ук синең Йәһвә икәнеңне, болытың алар өстендә торганын һәм синең алар алдында көндез болыт баганасында, ә төнлә ут баганасында барганыңны белә.+ 15 Син бу халыкның бөтенесен берьюлы үлемгә дучар итсәң, синең даның турында ишеткән халыклар болай дияр: 16 „Йәһвә бу халыкны үзе аларга бирергә ант иткән җиргә алып бара алмады, шуңа күрә аларны чүлдә үтерде“.+ 17 И Йәһвә, бөек көчеңне күрсәтче, чөнки син үзең болай дидең: 18 „Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай,+ хаталарны һәм җинаятьләрне кичерә, ләкин ул гаеплене һич тә җәзасыз калдырмас, аталарның хатасы өчен угылларга, өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирер“.+ 19 Бу халыкны син, ул Мисырда булган вакыттан алып хәзергә кадәр кичереп торган кебек, бөек тугры мәхәббәтең буенча кичерче».+
20 Шунда Йәһвә болай диде: «Мин аларны синең сүзеңә карап кичерәм.+ 21 Ләкин, мин тормышым белән ант итәм, бөтен җир Йәһвәнең даны белән тулыр.+ 22 Әмма Мисырда һәм чүлдә мин эшләгән галәмәтләрне һәм минем данымны күргән,+ шулай да мине ун мәртәбә сынаган+ һәм сүзләремне тыңламаган+ кешеләрнең берсе дә 23 мин аталарына ант иткән җирне күрмәячәк. Мине хөрмәт итмәгән шул кешеләрнең берсе дә аны күрмәячәк, юк.+ 24 Ә хезмәтчем Кәлебне,+ рухы белән аерылып торганга һәм миңа бөтен йөрәге белән буйсынганга, мин, һичшиксез, ул карап кайткан җиргә алып барырмын, һәм аның токымнары аңа ия булыр.+ 25 Үзәндә амаликлылар һәм кәнганлылар+ яшиләр, шуңа күрә иртәгә артка борылып, Кызыл диңгезгә алып баручы юл белән чүлгә барыгыз».+
26 Аннары Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: 27 «Күпме бу явыз җәмгыять миннән зарланыр?+ Мин исраиллеләрнең миннән зарланганнарын ишеттем.+ 28 Аларга әйт: „Тормышым белән ант итәм,— дип игълан итә Йәһвә,— мин сезгә нәкъ үзегез әйткәннәрне эшләрмен!+ 29 Мәетләрегез, әйе, сезнең арагыздан исемлеккә кертелгән 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләр — миннән зарланганнарның барысы+ — бу чүлдә калачак.+ 30 Мин сезгә бирергә ант иткән җиргә+ Йәфуни улы Кәлебтән һәм Нун улы Йошуадан башка берегез дә кермәячәк.+
31 Сез дошман кулына эләгәчәк дигән балаларыгызны мин анда алып барырмын,+ һәм алар сез кире каккан җирне+ күрер. 32 Ә сезнең мәетләрегез бу чүлдә ятып калыр. 33 Сезнең улларыгыз чүлдә 40 ел көтүчеләр булыр,+ һәм мәетләрегезнең соңгысы чүлдә ятып калганчы, аларга сезнең тугрылыксыз* эшләрегез өчен җавап бирергә туры килер.+ 34 Сез бу җирне карап чыккан көннәр саны — 40 көн+ буенча, һәр көн өчен бер ел — 40 ел+ гөнаһларыгыз өчен җавап бирәчәксез, шунда сез миңа каршы торуның* нәрсә икәнен белерсез.
35 Моны мин, Йәһвә әйттем. Миңа каршы җыелган бөтен бу явыз җәмгыятькә мин менә нәрсә эшләрмен: алар бу чүлдә һәлак булачак, алар монда үләчәк.+ 36 Муса җирне карап чыгарга җибәргән һәм бу җир турында начар хәбәр белән әйләнеп кайтып+ бөтен җәмгыятьне аңардан зарланырга этәргән кешеләр, 37 әйе, җир турында начар хәбәр алып кайткан кешеләр Йәһвә алдында җәза алып үләр.+ 38 Ә бу җирне карап чыгарга барганнар арасында булган Нун улы Йошуа һәм Йәфуни улы Кәлеб исә, һичшиксез, исән калачак“».+
39 Муса бар бу сүзләрне исраиллеләргә сөйләп биргәч, халык бик нык кайгыра башлады. 40 Һәм иртән иртүк торып, алар: «Без гөнаһ кылдык. Әмма хәзер без Йәһвә әйткән урынга барырга әзербез»,— диеп, тау башына менәргә ыргылды.+ 41 Ләкин Муса әйтте: «Нигә сез Йәһвәнең боерыгына каршы чыгасыз? Сез уңышка ирешмәссез. 42 Анда бармагыз, чөнки Йәһвә сезнең белән түгел. Дошманнарыгыз сезне тар-мар итәчәк.+ 43 Чөнки анда амаликлылар һәм кәнганлылар сезгә каршы чыгачак,+ һәм сез кылычтан үләчәксез. Сез Йәһвәгә буйсынмый башлаганга, Йәһвә сезнең белән булмаячак».+
44 Әмма алар, үзбелдеклеләнеп, тау башына таба киттеләр,+ ләкин Йәһвәнең килешүе сандыгы һәм Муса тукталу урынының уртасыннан кузгалмады.+ 45 Шунда шул тауда яшәгән амаликлылар һәм кәнганлылар төшеп, аларны юк итә-итә, Хормага тикле кудылар.+