Ишагыя
25 И Йәһвә, син минем Аллаһым.
Мин сине югарылармын, исемеңне мактармын,
Чөнки син борынгы заманнардан ниятләгән+
Искиткеч нәрсәләр эшлисең.+
Син тугры+ һәм ышанычка лаек.
2 Син каланы ташлар өеменә,
Ныгытылган шәһәрне хәрабәләргә әйләндердең.
Чит ил кешесенең шәһәре шәһәр түгел инде,
Ул беркайчан да яңадан торгызылмас.
Коеп яуган яңгырдан ышык урын,
Кояш эссесеннән күләгә булдың.+
Залимнәрнең сулышы диварга бәрелгән давыл кебек,
5 Кибеп беткән җирдәге эсселек кебек булганда,
Син чит кешеләрнең шау-шуын басасың.
Болытның күләгәсе астында кызулык сүрелгән кебек,
Залимнәрнең җыры тына.
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә бу тауда+ бөтен халыклар өчен
Затлы ашамлыклар тулы,+
Иң яхшы шәраб* куелган,
Җелек тулы яхшы ризыклар,
Сөзелгән иң яхшы шәраб куелган мәҗлес оештырыр.
7 Ул шул тауда бөтен халыкларны каплап торган япманы,
Бөтен милләтләр өстеннән тукылган җәймәне алып ташлар.
Бөтен җирдә үз халкын хурлыктан азат итәр,
Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.
9 Ул көнне алар болай дияр:
«Бу — безнең Аллаһыбыз!+
Бу — Йәһвә!
Без аңа өметләндек.
Әйдәгез, куаныйк һәм шатланыйк, чөнки ул безне коткара».+
10 Йәһвәнең кулы шул тау өстендә булыр,+
Һәм салам тирес өемендә тапталган кебек,
Моабны үз урынында таптарлар.+
11 Йөзүче йөзгәндә кулларын сузып суга суккандай,
Ул да, кулын сузып, Моабка сугар,
Үз кулының оста хәрәкәтләре белән
Аның тәкәбберлеген юкка чыгарыр.+
12 Ныгытылган шәһәрне һәм аны саклап торган биек диварларын
Ул җимерер.
Аны җиргә, туфракка аударыр.