Зәбур
Дирижер өчен: ядиту́н.* Асафның+ мәдхиясе. Җыр.
2 Кайгы-хәсрәт кичергән көнемдә мин Йәһвәне эзлим.+
Төнлә кулларым армый-талмый* аңа таба сузыла.
Җаным һаман юаныч таба алмый.
3 Аллаһыны исемә төшергәндә ыңгырашам.+
Мин борчылам, һәм көчем җуела.*+ (Села)
4 Син күз кабакларымны ачык көенчә тотасың,
Күңелем дулкынлана, һәм мин сөйләшә алмыйм.
Мин* тырышып тикшерү үткәрәм.
7 Әллә Йәһвә безне мәңгегә кире кагармы?+
Ул безгә инде бүтән беркайчан да илтифат итмәсме?+
8 Үзенең тугры мәхәббәтен мәңге күрсәтмәскә булганмы?
Әллә бар буыннарга кагылышлы вәгъдәсе челпәрәмә килерме?
9 Әллә Аллаһы илтифат итәргә онытканмы?+
Я инде ярсуы аркасында шәфкатен күрсәтмәскә булганмы? (Села)
10 «Мине менә нәрсә газаплый:+
Аллаһы Тәгалә безгә карата үз мөнәсәбәтен үзгәртте»*,— дип әйтергә тиешме соң мин?
11 Мин Йәһ башкарган эшләрне исемә төшерермен.
Үткәндә кылган искиткеч эшләреңне хәтеремә төшерермен.
13 И Аллаһы, синең юлларың изге.
И Аллаһы, нинди илаһ синдәй бөек?+
14 Син — гаҗәеп нәрсәләр кылучы Аллаһы.+
Син халыкларга көч-куәтеңне күрсәттең.+
17 Болытлар коеп су яудырды.
Болытлы күкләр күкрәде,
Яшеннәрең уклар кебек тегендә-монда ялт-йолт килде.+
18 Күк күкрәвеңнең тавышы+ хәрби арбаларның гөрелдәве шикелле булды.
Ялтыр-йолтыр килгән яшеннәр җир йөзен яктыртты.+
Җир тетрәп, селкенеп китте.+