Левилеләр
27 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәү Йәһвәгә берәр кеше* өчен билгеләнгән бәяне бирергә махсус нәзер әйтсә,+ 3 20 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-ат өчен билгеләнгән бәя изге урынның шәкыле* белән 50 шәкыл* көмеш булсын. 4 Ул хатын-кыз икән, аның өчен билгеләнгән бәя 30 шәкыл булсын. 5 5 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге ир-ат өчен билгеләнгән бәя 20 шәкыл, ә хатын-кыз өчен 10 шәкыл булсын. 6 Бер айдан алып биш яшькә кадәрге ир бала өчен билгеләнгән бәя 5 шәкыл көмеш, ә кыз бала өчен 3 шәкыл көмеш булсын.
7 60 яшьлек я олырак ир-ат өчен билгеләнгән бәя 15 шәкыл, ә хатын-кыз өчен 10 шәкыл булсын. 8 Әгәр нәзер әйтүче бу билгеләнгән бәяне түләр өчен бик ярлы икән,+ ул шушы кешене рухани алдына бастырсын, һәм рухани аның бәясен билгеләсен. Рухани аны нәзер әйтүченең мөмкинлегенә карап бәяләсен.+
9 Әгәр Йәһвәгә корбан итәргә яраклы булган берәр хайван нәзер ителсә, Йәһвәгә нәрсә генә бирелмәсен, ул изге нәрсә булып китсен. 10 Ул аның урынына башканы китерә алмый һәм начарны яхшы белән я яхшыны начар белән алмаштыра алмый. Ләкин ул аны икенче хайван белән алыштырса, икесе дә изге булып китсен. 11 Әгәр ул хайван Йәһвәгә корбан итеп китерерлек булмаган берәр нәҗес хайван+ булса, ул аны рухани алдына бастырсын. 12 Рухани аның яхшы я начар сыйфатына карап бәясен билгеләсен. Хайванның бәясе рухани билгеләгәнчә булсын. 13 Ләкин аны кире сатып аласы килсә, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирсен.+
14 Әгәр берәр кеше үз йортын Йәһвәгә изге нәрсә итеп багышласа, рухани йортның сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен. Рухани нинди бәя куйса, бәясе шундый булсын.+ 15 Ләкин үз йортын изгеләндергән бу кеше, аны кире сатып алырга теләсә, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирергә тиеш, һәм ул аныкы булыр.
16 Әгәр берәр кеше үз кырының бер өлешен Йәһвә өчен изгеләндерсә, аның бәясе анда күпме чәчү орлыгы кирәк икәнлегенә карап билгеләнсен: бер хоме́р* арпа орлыгы 50 шәкыл көмеш торсын. 17 Ул үз кырын Азатлык елында+ изгеләндерсә, аның хакы шул билгеләнгән бәя булыр. 18 Әгәр ул үз кырын Азатлык елыннан соң изгеләндерсә, рухани киләсе Азатлык елына кадәр күпме ел калганына карап, аның бәясен киметсен.+ 19 Ләкин үз кырын изгеләндерүче кеше, кайчан да булса аны кире сатып алырга булса, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирергә тиеш, һәм ул аныкы булып калыр. 20 Әгәр ул үз кырын кире сатып алмаса һәм кыры башка кешегә сатылса, аны инде кире сатып алып булмый. 21 Азатлык елында бу кыр Йәһвәгә багышлансын. Ул изге һәм руханиларның милке булып китсен.+
22 Әгәр берәр кеше үзе сатып алган һәм үзенең биләмәсенең өлеше булмаган берәр кырны+ Йәһвә өчен изгеләндерсә, 23 рухани Азатлык елына кадәр калган елларның санына карап, аның бәясен исәпләп чыгарсын, һәм ул бу билгеләнгән бәяне шул ук көнне бирсен.+ Бу — Йәһвә өчен изге нәрсә. 24 Азатлык елында бу кыр, теге кеше аны кемнән сатып алган булса, шул кешегә — бу кырның хуҗасына кире кайтарылсын.+
25 Һәрбер бәя изге урынның шәкыле белән исәпләнергә тиеш. Бер шәкыл 20 герага* тиң.
26 Әмма беркем дә хайваннарның беренче булып туган баласын изгеләндерергә тиеш түгел, чөнки беренче булып туган бала Йәһвә өчен туа.+ Үгезме ул, сарыкмы — ул инде Йәһвәнеке.+ 27 Әгәр ул нәҗес хайван булса һәм ул аны билгеләнгән бәя буенча кире сатып алырга теләсә, билгеләнгән бәягә аның биштән бер өлешен кушып бирсен.+ Ләкин ул аны кире сатып алмаса, аны билгеләнгән бәя буенча сатсыннар.
28 Ләкин берәр кеше Йәһвәгә үзенең милкеннән берәр нәрсәне — кешеме ул, хайванмы я кырмы — шартсыз* багышлый икән, аны сатып та я кире сатып алып та булмый. Багышланган һәр нәрсә — Йәһвә өчен аеруча изге нәрсә.+ 29 Шулай ук хөкем ителгән* кешене — юк ителү өчен аерып куелган кешене йолып алып булмый.+ Ул, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+
30 Җирнең бөтен уңышының — кыр уңышыныңмы, агачлар җимешенеңме — уннан бер өлеше*+ Йәһвәнеке. Бу — Йәһвә өчен изге нәрсә. 31 Әгәр берәү кайчан да булса берәр нәрсәсенең уннан бер өлешен кире сатып алырга теләсә, ул бу өлешнең бәясенә аның биштән бер өлешен кушып бирсен. 32 Ә эре һәм вак терлекнең уннан бер өлеше — көтүченең таягы астыннан үткән һәр унынчы хайван Йәһвә өчен изге нәрсә булып китсен. 33 Ул бу хайванның яхшымы, начармы икәнлеген тикшермәсен һәм аны алмаштырмасын. Ләкин ул аны алмаштырырга тырышса, ике хайван да изге нәрсә булып китәр.+ Аны кире сатып алып булмый“».
34 Бу — Йәһвәнең Мусага Синай тавында исраиллеләр өчен биргән әмерләре.+