Давытның мәдхиясе.
103 Җаным Йәһвәне мактасын,
Бөтен барлыгым аның изге исемен данласын.
2 Җаным Йәһвәне мактасын,
Кылган бар эшләрен һәрвакыт исендә тотсын.+
3 Ул синең бөтен гөнаһларыңны кичерә,+
Бар газапларыңны җиңеләйтә.+
4 Ул гомереңне гүрдән саклап кала,+
Үзенең тугры мәхәббәтен һәм шәфкатен сиңа таҗ итеп кидерә.+
5 Ул гомерең буе сине яхшы нәрсәләр белән туендыра,+
Һәм синең яшьлегең бөркетнеке шикелле яңара.+
6 Йәһвә тәкъвалык+ һәм гаделлек белән эш итә,
Җәбер күрүчеләрнең барысы хакына.+
7 Ул үзенең юлларын — Мусага,+
Эшләрен Исраи́л улларына ачкан.+
8 Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан,+
Ярсырга ашыкмый һәм тугры мәхәббәткә бай.+
9 Ул беркайчан да гаеп эзләп тормас,+
Ачуын да мәңге сакламас.+
10 Ул кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми,+
Хаталарыбызга карап кайтармый.+
11 Чөнки күкләр җирдән ни кадәр биек булса,
Үзен тирән хөрмәт итүчеләргә аның тугры мәхәббәте шул кадәр бөек.+
12 Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса,
Ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә.+
13 Әти кеше үз улларына мәрхәмәтле булган кебек,
Йәһвә дә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә мәрхәмәтле.+
14 Чөнки ул безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә,+
Безнең туфрак икәнебезне онытмый.+
15 Үлемле кешенең көннәре яшел үләннеке күк.+
Ул, кыр чәчәге шикелле, чәчәк ата.+
16 Әмма җил өрсә, ул юк була,
Гүя ул монда беркайчан да булмаган.
17 Әмма Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә+
Тугры мәхәббәтен мәңге таныта,
Тәкъвалыгын аларның балаларының балаларына,+
18 Үзенең килешүен тотучыларга+
Һәм боерыкларын төгәл үтәүчеләргә күрсәтә.
19 Йәһвә күкләрдә үз тәхетен нык урнаштырган,+
Аның патшалыгы бар нәрсә өстеннән хакимлек итә.+
20 Йәһвәне мактагыз, әй аның барлык гаять кодрәтле фәрештәләре,+
Аның тавышын тыңлап сүзен үтәүчеләр.+
21 Йәһвәне мактагыз, аның барлык гаскәрләре,+
Аның ихтыярын үтәүче хезмәтчеләре.+
22 Йәһвәне мактагыз, аның барлык иҗади эшләре,
Ул хакимлек иткән һәр җирдә.
Бөтен барлыгым Йәһвәне мактасын.