Зәбур
(Села)
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.
47 Барча халыклар, кул чабыгыз.
Кычкырып тантана итегез һәм Аллаһыны шатлык авазлары белән мактагыз.
6 Мәдхияләр җырлагыз* Аллаһыга, мәдхияләр җырлагыз.
Мәдхияләр җырлагыз Патшабызга, мәдхияләр җырлагыз.
7 Чөнки Аллаһы — бөтен җирнең Патшасы,+
Мәдхияләр җырлагыз, акыллылык белән эш итегез.
8 Аллаһы халыклар өстеннән Патша булды.+
Аллаһы үзенең изге тәхетендә утыра.
9 Ибраһим Аллаһысының халкы белән бергә
Халыкларның җитәкчеләре җыелды.
Чөнки җирдәге идарәчеләрнең* хуҗасы — Аллаһы.
Ул барысыннан да югары тора.+