Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Малахи 1:1-4:6
  • Малахи

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Малахи
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Малахи

МАЛАХИ

1 Хәбәр.

Йәһвәнең Малахи́* аша Исраилгә әйткән сүзе:

2 «Мин сезгә мәхәббәт күрсәттем»+,— ди Йәһвә.

Ләкин сез: «Ничек син безгә мәхәббәт күрсәттең?» — дип сорыйсыз.

«Иса́у Ягъкубның абыйсы түгел идеме?+ — дип әйтә Йәһвә.— Ләкин мин Ягъкубны яраттым, 3 ә Исауны күралмадым.+ Мин аның тауларын ташландык хәлдә калдырдым+ һәм аның мирасын шакалларга бирдем».+

4 «Эдо́м: „Безне тар-мар иттеләр, әмма без кайтырбыз һәм хәрабәләрне яңадан торгызырбыз“,— дисә дә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Алар төзерләр, ә мин җимерермен. Аларны „явызлык җире“ һәм „Йәһвә мәңгегә хөкем иткән халык“ дип атарлар“.+ 5 Сез моны үз күзләрегез белән күрерсез һәм: „Йәһвә бөтен Исраи́л җирендә зурлансын“,— дип әйтерсез».

6 «„Угыл — үз атасын, хезмәтче үз хуҗасын хөрмәт итә.+ Мин ата икән,+ кайда миңа карата тиешле хөрмәт?+ Мин хуҗа икән, кайда миңа карата тиешле курку-хөрмәт?“ — ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә сезгә, исемемне санга сукмаучы руханилар.+

Ләкин сез: „Ничек без исемеңне санга сукмыйбыз?“ — дип сорыйсыз.

7 „Мәзбәхемә* нәҗес ризык* китереп санга сукмыйсыз“.

Сез: „Ничек без сине нәҗеслибез?“ — дип сорыйсыз.

„Йәһвә табынын+ санга сукмасаң да була“,— дип әйтеп. 8 Сукыр хайванны корбанга китергәндә, сез: „Һич тә начар түгел“,— дисез һәм аксак я авыру хайванны китергәндә: „Һич тә начар түгел“,— дисез».+

«Моны идарәчеңә китереп карачы. Ул синең белән канәгать булырмы? Сине хуплармы?» — дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

9 «Хәзер, Йәһвә безгә илтифат күрсәтсен өчен, аңа ялварыгызчы. Сез андый бүләкләрне китергәндә, ул берәрегезне хуплармы?» — ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

10 «Кайсыгызның ишекләрне* ябасы килә?+ Сез бит хәтта мәзбәхемдәге утны да бушлай яндырмассыз.+ Мин сезнең белән канәгать түгел,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Миңа бер бүләгегез дә ошамый».+

11 «Минем исемем бит халыклар арасында көнчыгыштан көнбатышка кадәр бөек булыр.+ Һәр җирдә минем исемем хакына корбаннар төтәтелер һәм саф бүләк итеп корбаннар китерелер, чөнки минем исемем халыклар арасында бөек булыр»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

12 «Әмма сез аны:* „Йәһвә табыны нәҗесләнгән, һәм аның өстендәге җимеш белән ризыкны санга сукмасаң да була“+,— дип әйтеп хур итәсез.+ 13 Сез шулай ук: „Шулкадәр туйдырды!“ — дисез һәм җирәнеп уфтанасыз»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә. «Сез талап алынган, аксак һәм авыру хайваннарны китерәсез. Әйе, сез андый нәрсәләрне бүләк итеп китерәсез! Мин аларны сездән кабул итәргә тиешме?»+ — ди Йәһвә.

14 «Көтүендә ата җенестәге таза хайван булып та, Йәһвәгә ант биреп, кимчелекле хайванны корбанга китергән хәйләкәр кешегә ләгънәт төшсен. Мин бит бөек Патша+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм минем исемем халыклар арасында курку-хөрмәт тудырыр».+

2 «Хәзер, руханилар, мин сезгә әмер бирәм.+ 2 Тыңлаудан баш тартсагыз, әмеремне күңелегезгә салмасагыз һәм шулай итеп исемемне данламасагыз,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин сезне каһәрләрмен+ һәм фатихаларыгызны каһәргә әйләндерермен.+ Әйе, мин фатихаларны каһәргә әйләндердем, чөнки сез аны йөрәгегез белән кабул итмәдегез».

3 «Сезнең аркада мин чәчелгән орлыкны юк итәрмен+ һәм тизәкне, бәйрәмнәрегездән соң калган тизәкне, йөзегезгә ыргытырмын. Үзегезне дә анда* алып китәрләр. 4 Шунда сез шуны белерсез: мин сезгә бу әмерне Ле́ви белән төзелгән килешүем гамәлдә калсын өчен бирдем»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

5 «Аның белән килешү төзедем. Ул тормыш һәм тынычлык килешүе булды. Мин моны ул миңа курку-хөрмәт күрсәтсен өчен эшләдем. Ул миннән куркып, әйе, исемемә карата курку катыш ихтирам күрсәтеп яшәде. 6 Хакыйкать кануны теленнән төшмәде,+ бернинди гаделсез сүз әйтмәде. Ул минем белән тыныч-тату яшәде һәм минем белән үзен намуслы тотты.+ Ул күпләрне яман юлдан кайтарды. 7 Рухани бит белем сакларга тиеш, һәм халык аның теленнән төшкән канунны* эзләргә тиеш,+ чөнки ул Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең хәбәрчесе.

8 Ләкин сез үзегез бу юлдан читкә тайпылдыгыз. Канунны үтәү турында әйткәндә,* сез күпләрне абындырдыгыз.+ Сез Ле́ви белән төзелгән килешүне боздыгыз+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 9 Шуңа күрә мин сезне бөтен халык алдында түбәнсетелгән һәм санга сукмаслык нәрсә итәрмен, чөнки сез юлларымны калдырдыгыз һәм канунны кулланганда кешеләргә бертигез карамадыгыз».+

10 «Безнең атабыз бер түгелме?+ Безне бер үк Аллаһы барлыкка китергән түгелме? Ни өчен соң, алайса, без, ата-бабаларыбызның килешүен бозып, бер-беребез белән үзебезне мәкерле тотабыз?+ 11 Яһүд үзен мәкерле тота. Исраилдә һәм Иерусалимда җирәнгеч эш башкарыла. Чөнки Яһүд изгелекне яратучы Йәһвәнең изгелеген* нәҗесли.+ Ул үзенә кәләш итеп чит илаһның кызын алды.+ 12 Моны кем генә башкармасын, ул Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә бүләкләр китерсә дә, Йәһвә аны Ягъкубның чатырларыннан юк итәчәк».+

13 «Сез кылган тагын бер эш аркасында Йәһвәнең мәзбәхе өстенә елап көрсенүчеләрнең күз яшьләре ага. Нәтиҗәдә, Ул инде бүләгегезгә дә игътибар итми, китергән бер әйберегезне дә хуп күрми.+ 14 Сез: „Ни өчен?“ — дип сорыйсыз. Чөнки Йәһвә үзе сиңа каршы шаһитлек итә, син бит яшь чагыңда өйләнгән хатының белән, ул синең тормыш иптәшең һәм килешү буенча хатының* булса да, үзеңне мәкерле тоттың.+ 15 Ләкин кайберәүләр алай эшләмәде, чөнки аларда Аллаһы рухы калган иде. Алар нәрсә эзләде? Аллаһыдан токым. Шуңа күрә үз рухыгызны саклагыз һәм яшь чагыгызда өйләнгән хатыныгыз белән үзегезне мәкерле тотмагыз. 16 Мин бит аерылышуны нәфрәт итәм+,— дип әйтә Исраил Аллаһысы Йәһвә,— һәм җәбер-золымны киемне кигәндәй кигән кешене күралмыйм,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Үз рухыгызны саклагыз, үзегезне мәкерле тотмагыз.+

17 Сез Йәһвәне үз сүзләрегез белән йөдәтәсез.+ Ләкин сез: „Ничек без аны йөдәтәбез?“ — дип сорыйсыз. „Начарлык кылган һәркем Йәһвә күзендә яхшы, һәм ул аны хуплый“+ яки: „Гаделлек Аллаһысы кайда?“ — диеп йөдәтәсез».

3 «Менә! Мин хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул минем алдымдагы юлны чистартыр.*+ Сез эзләгән хак Раббы үз гыйбадәтханәсенә кинәт килер;+ сез шатлык белән көткән килешү хәбәрчесе дә килер. Ул, һичшиксез, киләчәк»,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

2 «Ләкин аның килү көнен кем кичереп чыгар һәм, ул килгәч, кем нык кала алыр? Ул металл эретүченең ялкыны шикелле һәм кер юучының селтесе*+ шикелле булыр бит. 3 Ул металл эретүче сыман, көмешне сафландыручы+ сыман килеп утырыр һәм Ле́ви улларын сафландырыр. Ул аларны алтын белән көмешне сафландыргандай сафландырыр, һәм Йәһвә өчен алар тәкъвалыкта бүләк китерүче халык булып китәр. 4 Яһүднең һәм Иерусалимның бүләге элек-электән, борынгы заманнарда булган кебек, Йәһвә күңеленә хуш килер.+

5 Мин сезнең яныгызга хөкем итәр өчен килермен һәм сихерчеләргә,+ зиначыларга, ялган ант бирүчеләргә,+ шулай ук ялланган эшчене, тол хатынны һәм ятимне* алдаучыга+ һәм чит ил кешесенә ярдәм итүдән баш тартучыга*+ каршы шаһитлек бирергә ашыгырмын. Ул кешеләр миннән курыкмады»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

6 «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим.+ Шуңа күрә сез, Ягъкуб уллары, һәлак булмадыгыз. 7 Ата-бабаларыгыз көннәреннән бирле сез күрсәтмәләремнән читкә тайпыласыз һәм аларны тотмыйсыз.+ Миңа кире кайтыгыз, һәм мин сезгә кайтырмын»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

Ләкин сез: «Кайтыр өчен безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорыйсыз.

8 «Кеше Аллаһыдан урлармы? Ә сез миннән урлыйсыз».

Сез исә: «Без синнән нәрсә урлыйбыз?» — дип сорыйсыз.

«Уннан бер өлешләрне һәм иганәләрне урлыйсыз. 9 Сез, һичшиксез, ләгънәт ителгән,* чөнки сез миннән урлыйсыз, әйе, бөтен халык шулай эшли. 10 Минем йортымда ризык булсын өчен,+ бөтен гошерләрне* гыйбадәтханәгә* алып килегез.+ Шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен,+ мин күк капкаларын ачмаммы+ һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»

11 «Мин корткычларга* сезгә зыян китерергә бүтән рөхсәт итмәм, алар җирегезнең уңышын юк итмәс, йөзем бакчаларыгыз да җимешсез калмас»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

12 «Бар халыклар сезне бәхетле дип атар,+ чөнки сез рәхәт җир булып китәрсез»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

13 «Миңа каршы әйткән сүзләрегез дорфа»,— ди Йәһвә.

Сез исә: «Без сиңа каршы нәрсә сөйләдек?»+ — дип сорыйсыз.

14 «Сез болай дисез: „Аллаһыга хезмәт итү файда китерми.+ Аның алдындагы вазифаларыбызны үтәүдән һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвә алдында боегып йөрүдән ни файда? 15 Хәзер без үзбелдекле кешеләрне бәхетле дип саныйбыз. Моннан тыш, явызлык кылучылар уңышлы.+ Алар Аллаһыны сынарга батырчылык итә һәм җәза күрми“».

16 Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар итте һәм тыңлап торды. Һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы*+ кешеләр хакында хәтер китабы языла иде.+

17 «Мин аларны үземнең махсус* милкем итәрмен+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Шул көнне алар минеке булып китәр.+ Кеше үзенә хезмәт итүче улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганырмын.+ 18 Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы,+ Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез».

4 «Менә мичтәй ялкынлы көн якынлашып килә.+ Ул көнне үзбелдекле һәм явызлык кылучы һәр кеше салам шикелле булыр. Якынлашып килүче көн аларны йотар,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— тамырын да, ботагын да калдырмас. 2 Әмма исемемне хөрмәт итүчеләр өстеннән тәкъвалык кояшы балкып торыр, һәм аның нурлары савыктыру китерер. Сез көр бозаулар сыман сикерә-сикерә чабышып йөрерсез».

3 «Сез явыз кешеләрне таптап йөрерсез, чөнки мин эш итәчәк көнне алар аякларыгыз астындагы тузан кебек булыр»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

4 «Хезмәтчем Мусаның Канунын, мин бөтен Исраи́л үтәсен өчен+ Хоре́б тавында биргән күрсәтмәләр белән хөкемнәрне истә тотыгыз.

5 Менә! Мин Йәһвәнең бөек һәм курку уята торган көне+ килер алдыннан яныгызга Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.+ 6 Ул аталарның йөрәкләрен улларга таба борыр,+ ә улларның йөрәкләрен аталарга таба борыр. Мин килеп җирне җимермәсен өчен һәм аны юк итмәсен өчен, ул шулай эшләр».

(Еврей-арамей Язмаларының тәрҗемәсе тәмамлана. Мәсихче Грек Язмалары башлана.)

Мәгъ. «хәбәрчем».

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «икмәк».

Күрәсең, бу гыйбадәтханә ишекләре, һәм аларны ябу аларның вазифасы булган.

Я, бәлки, «мине».

Ягъни корбаннарның тизәге ташланган җиргә.

Яки «күрсәтмәне».

Я, бәлки, «Үз күрсәтмәгез белән».

Я, бәлки, «изге урынын».

Яки «законлы хатының».

Яки «әзерләр».

Яки «сабыны».

Яки «атасыз баланы».

Яки «чит ил кешесенең хокукларын бозучыга».

Я, бәлки, «мине ләгънәт белән ләгънәт итәсез».

Яки «уннан бер өлешләрне».

Сүзгә-сүз «келәткә».

Күрәсең, сүз бөҗәкләрнең басып алуы турында бара.

Я, бәлки, «аның исемен кадерләүче».

Яки «кыйммәтле; кадерле».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу