Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Маттай 1:1-28:20
  • Маттай

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Маттай
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Маттай

МАТТАЙ БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР

1 Ибраһим улы+ Давыт токымыннан+ булган Гайсә Мәсихнең* тормышы* турында китап.

2 Ибраһим Исхакның+ атасы;

Исхак Ягъкубның+ атасы;

Ягъкуб Яһүднең+ һәм аның абый-энеләренең атасы;

3 Яһүд Тамардан туган Фәреснең һәм Зирәхнең+ атасы;

Фәре́с Хисрунның атасы;+

Хисру́н Рамның атасы;+

4 Рам Аминадабның атасы;

Аминада́б Наһшунның атасы;+

Наһшу́н Салмунның атасы;

5 Салму́н Рәхәбтән+ туган Богазның атасы;

Бога́з Руттан туган Обидның атасы;+

Оби́д Ишайның атасы;+

6 Иша́й Давыт+ патшаның атасы;

Давыт У́ри хатыныннан туган Сөләйманның+ атасы;

7 Сөләйман Рихәбәмнең атасы;+

Рихәбә́м Абиянең атасы;

Абия́ А́саның атасы;+

8 А́са Йәһшәфәтнең атасы;+

Йәһшәфә́т Яһурамның атасы;+

Яһура́м Узиянең атасы;

9 Узия́ Йофамның атасы;+

Йофа́м Әһәзнең атасы;+

Әһә́з Һизәкыянең атасы;+

10 Һизәкыя́ Манашшеның атасы;+

Манашше́ Амонның атасы;+

Амо́н Йошиянең атасы;+

11 Йошия́+ Бабы́л әсирлеге вакытында+ яшәгән Йәкуниянең+ һәм аның абый-энеләренең атасы.

12 Бабылда Йәкуниянең Шилтии́л исемле улы туды;

Шилтии́л Зәрубабылның атасы;+

13 Зәрубабы́л Абиудның атасы;

Абиу́д Ильякимның атасы;

Ильяки́м Азурның атасы;

14 Азу́р Садыйкның атасы;

Садыйк Ахимның атасы;

Ахи́м Илиудның атасы;

15 Илиу́д Илгазарның атасы;

Илгаза́р Маттанның атасы;

Матта́н Ягъкубның атасы;

16 Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы. Мәрьямнән Мәсих+ дип аталган Гайсә туды.+

17 Шулай итеп, Ибраһимнан Давытка кадәр 14 буын, Давыттан алып Бабыл әсирлегенә кадәр 14 буын һәм Бабыл әсирлегеннән Мәсихнең тууына кадәр 14 буын. Бу — барлык булган буыннар.

18 Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булды. Анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән чакта, алар кавышканчы, Мәрьямнең изге рухтан* балага узганы ачыкланды.+ 19 Әмма аның ире Йосыф, тәкъва кеше булганга һәм Мәрьямне оятка калдырасы килмәгәнгә, аның белән яшертен аерылышырга җыенды.+ 20 Ләкин аның андый уе тугач, аңа төшендә Йәһвә* фәрештәсе күренде һәм болай диде: «Йосыф, Давыт улы! Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан.+ 21 Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә*+ дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак».+ 22 Боларның барысы да Йәһвәнең* үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен булды: 23 «Менә! Гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак, һәм аңа Иммануи́л+ исеме кушачаклар». Бу исем «Аллаһы безнең белән»+ дигәнне аңлата.

24 Шуннан соң Йосыф йокысыннан уянды һәм Йәһвә* фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты. 25 Әмма улы туганчы,+ хатыны белән якынлык кылмады; угылга ул Гайсә дигән исем бирде.+

2 Гайсә, Һиру́д*+ патша идарә иткәндә, Яһүдиядәге Бәйтлеһе́м+ шәһәрендә туды. Шул көннәрдә Иерусалимга Көнчыгыштан йолдызчылар* килделәр. 2 Алар: «Яһүдләрнең яңа туган патшасы кайда?+ Без Көнчыгышта булганда аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга* дип килдек»,— диделәр. 3 Бу хакта ишеткәч, Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште. 4 Ул халыкның барлык өлкән руханиларын* һәм канунчыларын җыеп, алардан Мәсихнең* кайда туарга тиешлеген сорашты. 5 Алар аңа болай диделәр: «Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә.+ Пәйгамбәр аркылы болай дип язылган булган бит: 6 „Һәм син, Яһүд җирендәге Бәйтлеһем, Яһүд идарәчеләре өчен шәһәрләрнең иң кечесе түгел, чөнки синнән идарәче чыгачак, һәм ул минем халкым Исраилгә көтүче булачак“».+

7 Шунда Һируд, беркемгә дә белдермичә, йолдызчыларны чакыртып алды да алардан йолдызның чыккан вакытын белеште. 8 Шуннан соң ул: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез, минем дә барып аңа сәҗдә кыласым килә»,— дип, аларны Бәйтлеһемгә җибәрде. 9 Патша сүзен тыңлап бетергәннән соң, алар юлга чыктылар, ә Көнчыгышта+ күргән йолдызлары аларның алларыннан барды һәм, бала янына барып җиткәч, шул урын өстендә туктады. 10 Моны күреп, йолдызчылар бик куанды. 11 Өйгә кергәч, алар анасы Мәрьям белән баланы күрделәр һәм бала каршына тезләнеп баш иделәр, аннары, булган хәзинәләрен чыгарып, аңа алтын, ла́дан һәм ми́рра бүләк иттеләр. 12 Ләкин төшләрендә+ Аллаһыдан Һируд янына кире кайтмаска кисәтү алгач, үз илләренә башка юл белән кайтып киттеләр.

13 Алар киткәч, Йосыфка төшендә Йәһвә* фәрештәсе күренде+ һәм: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена»,— диде. 14 Шул ук төнне Йосыф, торып, бала белән аның анасын алды да Мисырга китте. 15 Анда ул Һируд үлгәнгә кадәр яшәде. Бу Йәһвәнең* үз пәйгамбәре аша: «Мин улымны Мисырдан чакырып алдым»+,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.

16 Һируд йолдызчыларның үзен алдаганын аңлап, бик нык ярсыды һәм Бәйтлеһем белән аның тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган бөтен ир балаларны үтерергә боерып гаскәриләрен җибәрде, чөнки ул йолдызчылардан белешкән вакыт буенча бала шул яшьтә булырга тиеш иде.+ 17 Шунда Ирмия́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: 18 «Рамада үкереп һәм ыңгырашып елау тавышлары ишетелә. Рәхилә+ үз балалары турында үкереп елый; алар инде юк, шуңа күрә ул юанырга теләми».+

19 Һируд үлгәч, Мисырда Йосыфка төшендә+ Йәһвәнең* фәрештәсе күренде 20 һәм: «Тор да, бала белән аның анасын алып, Исраи́л җиренә кайт, чөнки бала җанын эзләүчеләр үлделәр»,— диде. 21 Ул торды да, бала белән аның анасын алып, Исраил җиренә кайтты, 22 әмма Яһүдиядә үз атасы Һируд урынына Архелайның идарә иткәнен ишеткәч, анда барырга курыкты һәм, өстәвенә, төшендә Аллаһының кисәтүен алды,+ шуңа күрә Гәлилә́я+ җиренә китте. 23 Анда килгәч, ул Насара́+ шәһәрендә урнашты. Бу пәйгамбәрләрнең: «Аны насаралы* дип атарлар»,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.+

3 Шул көннәрдә Чумдыручы Яхъя+ Яһүдия́ чүленә килеп, вәгазьли+ башлады 2 һәм: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»+,— диде. 3 Аның турында Ишагыя́ пәйгамбәр+ аша болай дип әйтелгән иде: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә* өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“».+ 4 Яхъя дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөрде,+ ә ризыгы саранча белән кыр балы иде.+ 5 Шул көннәрдә кешеләр Иерусалимнан, бөтен Яһүдиядән һәм Үрдү́н тирәләреннән аның янына килеп,+ 6 үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында+ суга чумдырып алды.

7 Суга чумдырылу урыны янына күп фарисейларның һәм саддукейларның+ килүен күреп, ул аларга болай диде: «Агулы елан токымы,+ кем сезгә Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип әйтте?+ 8 Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз.* 9 „Безнең атабыз — Ибраһим“+,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. 10 Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар.+ 11 Сез тәүбә иткәнгә, мин сезне суга чумдырам;+ ләкин артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел.+ Ул сезне изге рухка+ һәм утка чумдырыр.+ 12 Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр».+

13 Шунда Гәлиләядән Үрдүн елгасына, Яхъя аны суга чумдырсын өчен, Гайсә килде.+ 14 Яхъя исә, аны туктатырга тырышып: «Син мине суга чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» — диде. 15 Гайсә аңа: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип җавап бирде. Һәм Яхъя аны тоткарлап тормады. 16 Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды,+ һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде.+ 17 Шунда күкләрдән:+ «Бу минем яраткан Улым,+ мин аны хуплыйм»+,— дигән тавыш килде.

4 Шуннан соң рух Гайсәне чүлгә алып барды,+ һәм анда аны Иблис вәсвәсәләде.+ 2 40 көн һәм 40 төн ураза тотканнан соң, Гайсә ачыкты. 3 Шунда Вәсвәсәче+ килеп аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— диде. 4 Әмма ул аңа мондый җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә* авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“».+

5 Шуннан соң Иблис аны изге шәһәргә+ алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә* бастырып,+ 6 аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирер“ һәм „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“+,— дип язылган». 7 «„Йәһвә* Аллаһыңны сынама“+,— дип тә язылган»,— диде аңа Гайсә.

8 Аннары Иблис аны бик биек бер тауга алды да дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп,+ 9 аңа: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— диде. 10 Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Кит, Шайтан! „Йәһвә* Аллаһыңа табын+ һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит».+ 11 Шуннан соң Иблис аны калдырып китте,+ ә Гайсә янына фәрештәләр килде һәм аңа хезмәт күрсәтә башлады.+

12 Яхъяның кулга алынуы хакында ишеткәч,+ Гайсә Гәлилә́ягә китте.+ 13 Аннары Насарадан чыгып, ул Зәбулу́н белән Нәфтәли́ җирләрендәге, диңгез янындагы Кәпернаумга+ барып урнашты. 14 Бу, Ишагыя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды: 15 «И Зәбулун җире һәм Нәфтәли җире! Диңгезгә алып баручы юлдагы, Үрдү́н аръягындагы башка халыклар Гәлилә́ясе! 16 Караңгылыкта утыручы халык бөек яктылык күрде,+ һәм үлем шәүләсендә утыручылар өстенә яктылык балкыды».+ 17 Шул вакыттан алып Гайсә: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»+,— дип вәгазьли башлады.

18 Гәлилә́я диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмә салучы абыйлы-энеле Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар)+ белән Әндрине күрде. Алар балыкчылар иде.+ 19 Ул аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»+,— диде. 20 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр.+ 21 Бераз юл үткәч, ул абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны күрде.+ Алар көймәдә әтиләре Зебеди́ белән бергә ятьмәләрен төзәтә иделәр.+ Гайсә аларны чакырды, 22 һәм алар шундук көймәне һәм әтиләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр.

23 Шуннан соң Гайсә бөтен Гәлилә́я буйлап китте.+ Ул аларның синагогаларында+ өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләде, кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде.+ 24 Бөтен Су́рия буйлап аның хакында хәбәр таралды. Шунда аның янына төрле чирләрдән һәм авыртудан интеккән бар авыруларны,+ җенлеләрне,+ эпилептикларны+ һәм паралич суккан кешеләрне алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. 25 Шуңа күрә Гәлилә́ядән, Дека́полистан,* Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән зур халык төркемнәре аңа ияреп йөрде.

5 Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, аның янына шәкертләре җыелды. 2 Шуннан соң ул аларны болай дип өйрәтә башлады:

3 «Рухи нәрсәләргә сусаучылар* бәхетле,+ чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы.

4 Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатачаклар.+

5 Юашлар бәхетле,+ чөнки алар җирне мирас итеп алачак.+

6 Тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар бәхетле,+ чөнки аларның бу теләкләре канәгатьләндереләчәк.+

7 Шәфкатьлеләр бәхетле,+ чөнки аларга шәфкать күрсәтеләчәк.

8 Саф күңеллеләр бәхетле,+ чөнки алар Аллаһыны күрәчәк.

9 Тынычлык урнаштыручылар бәхетле,+ чөнки алар Аллаһы угыллары дип аталачак.

10 Тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр бәхетле,+ чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы.

11 Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә,+ эзәрлекләгәндә+ һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле.+ 12 Шатланыгыз һәм куаныгыз,+ чөнки күкләрдәге әҗерегез+ зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.+

13 Сез — җирнең тозы.+ Әгәр тоз үз тәмен югалтса, аңа тәмен ничек кайтарырга? Ул инде һичнәрсәгә яраклы булмаячак, һәм аны, кешеләр таптасын өчен, чыгарып ташлыйсы гына кала.+

14 Сез — дөнья өчен яктылык.+ Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. 15 Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны савыт* астына түгел, ә югарырак урынга куялар, һәм ул өйдәгеләрнең барысына да яктылык бирә.+ 16 Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп,+ күктәге Атагызны данласыннар өчен,+ сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын.+

17 Минем хакта, Канунны яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, ә үтәргә дип килдем.+ 18 Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыгар, әмма бар язылганнар үтәлмичә, Канундагы иң кечкенә бер хәреф тә я берәр хәрефнең сызыгы да юкка чыкмас.+ 19 Шуңа күрә андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгы өчен яраксыз дип саналыр. Ә аларны үтәп, шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр. 20 Шуны белегез: тәкъвалыгыгыз канунчылар белән фарисейлар тәкъвалыгыннан өстен булмаса,+ күкләр Патшалыгына кермәячәксез.+

21 Борынгы заманнарда кешеләргә: „Кеше үтермә.+ Кеше үтерүче суд алдына басачак“+,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 22 Ә мин сезгә шуны әйтәм: кардәшенә ачу тотучы+ һәркем суд алдына басачак, кардәшен яман сүзләр белән кимсетүче һәркем Югары киңәшмә алдына басачак, ә инде берәрсе: „Син аңгыра!“ — дисә, аның Гәһәннә́* утына эләгүе бар.+

23 Шуңа күрә, корбан китерү урынына бүләк китергәндә,+ кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, 24 бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер.+

25 Берәүнең сиңа каршы дәгъвасы булса, бу эшне тизрәк, судка барып җиткәнче җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине судьяга китерер, судья суд хезмәткәренә тапшырыр, һәм сине төрмәгә ташларлар.+ 26 Белеп тор: бурычыңның актык тиененә* кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың.

27 „Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез.+ 28 Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы+ һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була.+ 29 Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса,* аны умырып ал да читкә ташла.+ Бөтен тәнең Гәһәннәгә* ташланганчы, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.+ 30 Әгәр уң кулың сине гөнаһка тартса, аны чап та читкә ташла.+ Бөтен тәнең Гәһәннәгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.+

31 „Хатыны белән аерылышучы аңа аерылышу кәгазе бирсен“+,— дип әйтелгән. 32 Ә мин сезгә шуны әйтәм: фахишәлек* кылмаган хатыны белән аерылышучы һәркем үз хатынына зина кылырга нигез бирә, һәм аерылышкан хатынга өйләнүче һәркем зина кыла.+

33 Борынгы заманнарда кешеләргә: „Биргән антыңны бозма,+ Йәһвә* каршында биргән нәзереңне үтә“+,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 34 Ә мин сезгә шуны әйтәм: бөтенләй ант итмә.+ Күк белән дә ант итмә, чөнки ул — Аллаһының тәхете; 35 җир белән дә ант итмә, чөнки ул — Аллаһының аяк асты;+ Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул — бөек Патшаның шәһәре;+ 36 башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген дә ак яки кара итә алмыйсың. 37 „Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын,+ ә моннан артык һәммәсе Явыздан була.+

38 Сез: „Күз өчен күз һәм теш өчен теш“+,— диелгәнне беләсез. 39 Ә мин сезгә шуны әйтәм: явыз кешегә каршылык күрсәтмә. Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор.+ 40 Берәрсе синең белән судлашып, эчке күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өс киемеңне дә бир.+ 41 Хакимлеккә ия берәрсе сине бер ара* җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт. 42 Синнән сораучыга бир һәм бурычка* алырга теләүчедән йөзеңне борма.+

43 Сез: „Якыныңны ярат,+ дошманыңны нәфрәт ит“,— дип әйтелгәнне беләсез. 44 Ә мин сезгә шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып+ һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез.+ 45 Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз,+ чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра.+ 46 Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, сезгә нинди әҗер бирелер?+ Салым җыючылар да шулай итә түгелме соң? 47 Кардәшләрегезне генә сәламлисез икән, искитәрлек ни эшлисез? Башка халык кешеләре дә шулай эшли түгелме соң? 48 Шулай итеп, күктәге Атагыз кебек, сез дә камил* булыгыз.+

6 Сак булыгыз, тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез.+ Югыйсә күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. 2 Шуңа күрә, хәер* биргәндә, икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар. 3 Ләкин син хәер биргәндә, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен, 4 шул чакта хәерең яшертен булыр. Шунда яшертен күзәтүче күктәге Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.+

5 Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз.+ Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга ярата.+ Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды. 6 Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл.+ Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк. 7 Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлый. 8 Аларга охшаш булмагыз, чөнки күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк+ икәнен сез аңардан әле сораганчы белә.

9 Шуңа күрә болай дога кылыгыз:+

„Күкләрдәге Атабыз, исемең+ изге ителсен.*+ 10 Синең Патшалыгың+ килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың+ үтәлсен.+ 11 Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир+ 12 һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер.+ 13 Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш+ һәм Явыздан коткар“.+

14 Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк,+ 15 ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк.+

16 Ураза тотканда,+ икейөзлеләр кебек, бүтән мескенләнеп йөрмәгез, чөнки алар үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, интегүле кыяфәт белән* йөриләр.+ Сезгә хак сүз әйтәм: үз әҗерләрен алар инде тулысынча алды. 17 Син исә, ураза тотканда, башыңа май сөрт, битеңне ю, 18 һәм шулай итеп ураза тотуыңны кешеләр түгел, ә күктәге Атаң гына күрәчәк. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.

19 Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз.+ Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. 20 Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз.+ Анда аны көя дә ашамый, ул тутыкмый да,+ караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21 Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр.

22 Тәннең яктырткычы — күзләр.+ Күзләрең бер максатка төбәлгән* булса, бөтен тәнең якты* булыр, 23 ләкин күзләрең көнчел*+ булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Ә синдәге яктылык караңгылык булса, ул чакта никадәр тирән соң бу караңгылык!

24 Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр,+ я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.+

25 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз,+ җитәр.+ Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?+ 26 Кошларга+ игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27 Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә* булса да озайта ала?+ 28 Кием турында да ник борчыласыз? Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, 29 әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман+ да алар кебек киенмәгән. 30 Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? 31 Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“+ — дип кайгырмагыз.+ 32 Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә.

33 Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.+ 34 Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,+ чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.

7 Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез,+ 2 чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр+ һәм сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр.+ 3 Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?+ 4 Үз күзеңдә бүрәнә булып та, ничек син кардәшеңә: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? 5 Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең.

6 Изге нәрсәне этләргә бирмәгез, энҗеләрегезне дуңгызлар алдына сипмәгез.+ Югыйсә алар аны таптар һәм, борылып, үзегезне ботарлап ташлар.

7 Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер,+ бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар,+ 8 чөнки һәр сораучы ала,+ һәр эзләүче таба, һәм һәр шакучыга ачарлар. 9 Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? 10 Яки балык сораса, елан бирер? 11 Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күкләрдәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрне+ бигрәк тә бирәчәк!+

12 Шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез,+ чөнки Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганның асылы шул.+

13 Тар капкадан керегез,+ чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң, һәм шул капкадан күпләр керә. 14 Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба.+

15 Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз.+ Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә,+ ә үзләре ерткыч бүреләр.+ 16 Аларны җимешләренә карап танырсыз. Әллә чәнечкеле үсемлектән — йөзем, ә шайтан таягыннан инҗир җыялармы?+ 17 Һәр яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә һәр начар агач начар җимеш бирә.+ 18 Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.+ 19 Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып, утка ташлыйлар.+ 20 Шулай итеп, ул кешеләрне җимешләренә карап танырсыз.+

21 Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк.+ 22 Ул көнне күпләр миңа болай дияр: „Хуҗам, Хуҗам,+ әллә без синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекме? Әллә синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Әллә синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр башкармадыкмы?“+ 23 Шунда мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим! Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“+ — дип әйтермен.

24 Шуңа күрә бу сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үз йортын кыя өстенә салган акыллы кешегә тиң булачак.+ 25 Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, ул аумаган, чөнки нигезе кыя өстенә салынган булган. 26 Ә инде бу сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәүче һәркем үзенең йортын ком өстенә салган акылсыз кешегә тиң булачак.+ 27 Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач,+ ул ауган һәм тулысынча җимерелгән».

28 Гайсә бу сүзләрне тәмамлагач, халык аның өйрәтүенә хәйран калды,+ 29 чөнки ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия кеше кебек өйрәтте.+

8 Ул таудан төшкәч, аңа күп халык иярде. 2 Шунда аның янына бер махаулы кеше килде һәм сәҗдә кылып:* «Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта* аласың»+,— диде. 3 Гайсә кулын сузды да аңа кагылып: «Телим! Тазарын»+,— диде. Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты.+ 4 Шунда Гайсә аңа болай диде: «Кара аны, беркемгә дә сөйләмә,+ ләкин руханига барып күрен+ һәм Муса кушкан бүләкне китер.+ Бу аларга шаһитлек булыр».

5 Гайсә Кәпернаумга килгәч, аның янына бер йөзбашы килде һәм ялварып:+ 6 «Әфәнде, хезмәтчем өйдә параличтан бик нык газапланып ята»,— диде. 7 «Мин барып, аны савыктырырмын»,— диде аңа Гайсә. 8 Йөзбашы аңа болай дип җавап бирде: «Әфәнде, сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгелмен. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгыр. 9 Мин бит үзем дә башкаларга буйсынып яшим, һәм үземә буйсынган гаскәриләрем дә бар. Аларның берсенә: „Бар“,— дисәм, бара; икенчесенә: „Кил“,— дисәм, килә; хезмәтчемә: „Моны эшлә“,— дисәм, ул эшли». 10 Моны ишеткәч, Гайсә гаҗәпләнде һәм үзенә ияреп баручыларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә беркемдә дә андый нык иманны күргәнем булмады.+ 11 Әмма сезгә шуны әйтәм: көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килер һәм күкләр Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә табын янында утырыр,+ 12 ә Патшалык угыллары тышкы караңгылыкка ыргытылачак. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар».+ 13 Шуннан соң ул йөзбашына: «Бар, иманыңа карап бирелсен»+,— диде. Һәм тегенең хезмәтчесе шунда ук савыкты.+

14 Гайсә Петернең өенә керде. Аның каенанасы+ авырудан кызышып ята иде.+ 15 Моны күргәч, Гайсә аның кулына кагылды,+ һәм аның кызышуы бетте. Ул, торып, аларга хезмәт күрсәтә башлады. 16 Ә кич җиткәч, Гайсә янына күп кенә җенле кешеләрне китерделәр, һәм ул рухларга боерып, аларны куып чыгарды. Ул бар интегүчеләрне савыктырды. 17 Бу Ишагыя́ пәйгамбәр аша: «Ул авыруларыбызны юк итте һәм чирләребезне күтәреп барды»+,— дип әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды.

18 Гайсә тирә-ягына җыелган халык төркемен күргәч, үз шәкертләренә көймәгә утырып аръякка чыгарга кушты.+ 19 Шунда аның янына бер канунчы килеп: «Остаз, син кая гына барсаң да, мин сиңа иярермен»+,— диде. 20 Әмма Гайсә аңа: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының баш төртер урыны да юк»+,— дип әйтте. 21 Шунда икенче бер шәкерте аңа: «Хуҗам, өемә кайтып, башта атамны җирләргә рөхсәт ит»+,— диде. 22 «Миңа ияр. Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен»+,— диде аңа Гайсә.

23 Шуннан соң ул үз шәкертләре белән көймәгә утырды.+ 24 Бервакыт диңгездә көчле давыл купты, һәм көймә өстенә дулкыннар ябырыла башлады, ә Гайсә йоклап ятты.+ 25 Шунда алар аның янына килеп, аны уяттылар да: «Хуҗабыз, коткар, һәлак булабыз бит!» — дип кычкырдылар. 26 Ә ул аларга: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез шулай курыктыгыз?»+ — диде. Ул торды да җил белән диңгезне тыйды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты.+ 27 Шәкертләре исә хәйран калдылар һәм: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр.

28 Алар диңгезнең аръягындагы гәдәрәлеләр җиренә килеп җиткәч, аның каршысына төрбәләр арасыннан җенле ике кеше чыкты.+ Алар шулкадәр ярсулы иде ки, хәтта ул юлдан үтәргә беркемнең дә батырлыгы җитми иде. 29 Алар: «Аллаһы Улы, сиңа бездән ни кирәк?+ Син монда безне вакытыннан элек җәфаларга+ килдеңме?»+ — дип кычкырдылар. 30 Ә еракта зур дуңгыз көтүе тукланып йөри иде.+ 31 Шунда җеннәр Гайсәдән: «Безне куып чыгарсаң, көтүдәге дуңгызларга керергә рөхсәт ит»+,— дип ялвара башлады. 32 Ул аларга: «Барыгыз!» — диде. Алар теге кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керде. Шунда бөтен көтү текә ярдан диңгезгә ташланды да батты. 33 Ә көтүчеләре чабып китте һәм шәһәргә кереп, барысын, шул исәптән җенле кешеләр белән дә ни булганын сөйләп бирделәр. 34 Шунда бөтен шәһәр Гайсә каршысына чыкты һәм, аның белән очрашкач, аңардан үз өлкәләреннән китүен үтенде.+

9 Шунда ул, көймәгә утырып, аръякка чыкты һәм үз шәһәренә килде.+ 2 Анда аның янына паралич суккан авыруны носилкага салып алып килделәр. Гайсә, аларның иманнарын күреп, паралич суккан кешегә: «Кыю бул, улым! Синең гөнаһларың кичерелде»,— диде.+ 3 Ә канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше көфер сүз сөйли»,— диделәр. 4 Гайсә аларның ни уйлаганнарын белә иде, шуңа күрә болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән шундый явыз уйлар йөртәсез?+ 5 „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?+ 6 Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+ 7 Тегесе торып басты да өенә кайтып китте. 8 Моны күргәч, халык куркып калды һәм кешеләргә андый хакимлек биргән Аллаһыны данлады.

9 Гайсә үз юлын дәвам итте һәм, салым җыю урынында утыручы Матта́й исемле кешене күргәч, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. Тегесе, торып, аңа ияреп китте.+ 10 Соңрак, Гайсә үз шәкертләре белән аның өендә табын янында утырганда, күп кенә кеше — салым җыючылар белән гөнаһ кылучылар килде һәм алар белән бергә ашап утырды.+ 11 Ләкин моны күреп, фарисейлар аның шәкертләренә: «Ни өчен остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап утыра?»+ — диде. 12 Моны ишетеп, Гайсә болай диде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк.+ 13 Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“+ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».

14 Шунда аның янына Яхъяның шәкертләре килде һәм: «Ни өчен без һәм фарисейлар ураза тотабыз, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?» — дип сорадылар.+ 15 Моңа ул аларга болай диде: «Ни өчен кияү+ дуслары, кияү алар белән бергә булганда, кайгырсын? Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар,+ шунда алар ураза тотар. 16 Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр.+ 17 Яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә турсык ертылыр, һәм шәраб агып чыгар, ә турсык әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар, һәм шунда икесе дә сакланып кала».

18 Гайсә моны аларга сөйләп торганда, аның янына башлыкларның берсе килде һәм сәҗдә кылып:* «Кызым инде үлгәндер, шулай да килеп, аның өстенә кулларыңны куй, һәм ул тереләчәк»+,— диде.

19 Шунда Гайсә торды да шул башлык артыннан китте. Аларга шәкертләре дә иярде. 20 Барганда, 12 ел буе кан китүдән+ җәфаланган бер хатын Гайсә янына арттан гына килеп, аның өс киеменең чугына кагылды,+ 21 чөнки ул үз-үзенә: «Аның өс киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйтә иде. 22 Гайсә борылып карады да, аны күргәч: «Кыю бул, кызым! Иманың сине савыктырды»+,— диде. Шунда теге хатын сәламәтләнде.+

23 Башлыкның өенә кергәч, Гайсә анда флейтачыларны һәм шау-шу күтәргән халык төркемен күрде.+ 24 Ул аларга: «Чыгыгыз моннан. Кыз үлмәгән, ул йоклый»+,— диде. Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башладылар. 25 Халык чыккач, ул бүлмәгә керде дә кызны кулыннан алды,+ һәм кыз торып басты.+ 26 Шунда бу хактагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.

27 Гайсә үз юлын дәвам итте, һәм аңа ике сукыр кеше+ иярде. Алар: «Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул»,— дип кычкырып барды. 28 Ул бер йортка кергәч, шул сукырлар аның янына килде. Шунда Гайсә алардан: «Минем ярдәм итә алуыма ышанасызмы?»+ — дип сорады. Алар: «Әйе, Хуҗабыз»,— диде. 29 Гайсә аларның күзләренә кагылды+ да: «Сезгә иманыгызга карап бирелсен»,— диде. 30 Шунда аларның күзләре күрә башлады. Ә Гайсә аларны каты кисәтте: «Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен».+ 31 Әмма алар, чыгып киткәч, аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр.

32 Алар китеп барганда, Гайсә янына җенле телсез кешене китерделәр.+ 33 Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады.+ Халык таң калды һәм: «Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады»,— диде.+ 34 Ә фарисейлар: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»+,— дия иде.

35 Шуннан соң Гайсә синагогаларда өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып, бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде.+ 36 Халык төркемен күргәч, ул аларны кызганды,+ чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр.+ 37 Шунда ул үз шәкертләренә болай диде: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз.+ 38 Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез».+

10 Шуннан соң ул 12 шәкертен чакырып алды да аларга җеннәрне куып чыгарыр өчен һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырыр өчен хакимлек бирде.+

2 Менә шул 12 рәсүлнең исеме:+ беренчесе Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар),+ аның бертуганы Әндри́,+ Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя,+ 3 Фили́п белән Бартолма́й,+ Тома́с+ һәм салым җыючы Матта́й,+ Алфа́й улы Ягъкуб һәм Фадда́й, 4 Шимун Кәнәни́* һәм Яһүд Искарио́т, ул соңрак Гайсәгә хыянәт итте.+

5 Гайсә шушы 12 не мондый күрсәтмәләр биреп җибәрде:+ «Башка халыкларга алып баручы юлларга чыкмагыз, Сама́риянең шәһәрләренә дә кермәгез,+ 6 ә Исраи́л халкының югалган сарыклары янына барыгыз.+ 7 Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“+,— диегез. 8 Авыруларны савыктырыгыз,+ үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез. 9 Билбавыгыздагы янчыкка алтын да, көмеш тә, бакыр тәңкәләр дә алмагыз.+ 10 Үзегез белән юлга ризык салынган капчык та, алмаш кием дә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз,+ чөнки эшче ризыкка лаек.+

11 Берәр шәһәр яки авылга кергәч, анда лаеклы булганнарны табыгыз һәм киткәнгә кадәр анда калыгыз.+ 12 Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. 13 Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын,+ ә лаеклы булмаса, иминлегегез үзегездә калсын. 14 Сезне берәр җирдә кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңламасалар, шул йорттан яки шәһәрдән чыкканда, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез.+ 15 Сезгә хак сүз әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м белән Гамура́+ җирләренә шул шәһәргә караганда җиңелрәк булачак.

16 Менә! Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргәндәй җибәрәм, шуңа күрә еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез булыгыз.+ 17 Кешеләр сезне судка бирерләр+ һәм синагогаларында+ камчыларлар,+ шуңа күрә сак булыгыз. 18 Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр белән патшалар алдына китерерләр,+ һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз.+ 19 Әмма сезне судка тапшырганда, ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер.+ 20 Сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр.+ 21 Туган — туганын, ата — баласын, ә балалар ата-аналарын, аларга каршы чыгып, үлемгә тапшырыр.+ 22 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр,+ ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 23 Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз,+ чөнки сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер.

24 Шәкерт — остазыннан, ә хезмәтче хуҗасыннан өстен булмый.+ 25 Шәкерт — остазы, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә.+ Йорт хуҗасын Билзибу́л*+ дип атаганнар икән, һичшиксез, өйдәгеләрен дә шулай дип атарлар! 26 Шуңа күрә алардан курыкмагыз, чөнки ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк.+ 27 Мин сезгә караңгылыкта сөйләгәнне яктылыкта сөйләгез һәм пышылдап әйтелгәнне өй түбәләреннән вәгазьләгез.+ 28 Тәнне үтереп тә, җанны* үтерә алмаучылардан курыкмагыз,+ ә Гәһәннәдә* җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз.+ 29 Ике чыпчык бер тиенгә* сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак.+ 30 Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. 31 Шуңа күрә курыкмагыз. Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк.+

32 Кешеләр алдында мине таныган+ һәркемне мин дә күктәге Атам алдында танырмын.+ 33 Ә кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә күктәге Атам алдында ваз кичәрмен.+ 34 Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем.+ 35 Чөнки мин аерырга дип килдем: улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр.+ 36 Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр. 37 Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел. Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел.+ 38 Үз җәфалану баганасын* алып, миңа ияреп барырга теләмәгән кеше миңа лаек түгел.+ 39 Җанын* саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын* минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+

40 Сезне кабул итүче мине дә кабул итә, ә мине кабул итүче мине Җибәрүчене дә кабул итә.+ 41 Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче, пәйгамбәр әҗерен алыр,+ ә тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче, тәкъва кеше әҗерен алыр. 42 Сезгә хак сүз әйтәм: шушы кечеләрнең берсенә шәкерт булганы өчен эчәргә бер чынаяк салкын су булса да бирүче үз әҗерен һичшиксез алачак».+

11 Гайсә, үзенең 12 шәкертенә үгет-нәсыйхәт бирүен тәмамлагач, башка шәһәрләрдә өйрәтер өчен һәм вәгазьләр өчен юлга чыкты.+

2 Төрмәдә утыручы Яхъя+ исә Мәсихнең кылган эшләре турында ишеткәч, аңа үз шәкертләре аша+ 3 мондый сорау җиткерде: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?»+ 4 Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез:+ 5 сукырлар күрә башлый,+ аксаклар йөри, махаулылар тазарына,+ чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр.+ 6 Миннән шикләнмәүче* бәхетле».+

7 Яхъя шәкертләре юлга чыккач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз?+ Җилдән тирбәлгән камышнымы?+ 8 Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме? Бай кием кигән кешеләр патша сарайларында яши бит. 9 Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул башка бар пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк.+ 10 „Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк!“+ — дип язылган сүзләр аның турында. 11 Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк.+ 12 Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле исә кешеләр күкләр Патшалыгына бар көчләрен куеп омтылалар һәм омтылучылар аңа ия булалар.+ 13 Чөнки пәйгамбәрләр язмалары да, Канун да Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иткәннәр.+ 14 Ышанырга теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, шуны белегез: ул — „килергә тиешле Ильяс“.+ 15 Колагы булган тыңласын.

16 Бу буынны кем белән чагыштырыйм соң?+ Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: 17 „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз“. 18 Менә Яхъя килде, ашамый, эчми, ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. 19 Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә,+ ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“+,— диләр. Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».+

20 Аннан соң ул үз кодрәтле эшләренең күбесен күргән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады: 21 «Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме* киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.+ 22 Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Тир белән Сидонга сезгә караганда җиңелрәк булачак.+ 23 Ә син, Кәпернау́м,+ күккә кадәр күтәрелерсең дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә* төшәчәксең,+ чөнки синдә башкарылган кодрәтле эшләр Сәдүмдә башкарылган булса, ул әле дә торган булыр иде. 24 Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м җиренә сиңа* караганда җиңелрәк булачак».+

25 Шунда Гайсә болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең.+ 26 Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың. 27 Атам миңа барысын да тапшырды.+ Угыл турында Атадан башка һичкем төгәл белми.+ Ата турында да Улыннан һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем дә төгәл белми.+ 28 Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. 29 Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле,+ һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. 30 Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел».

12 Бер Шимбә көнне* Гайсә иген кырлары аркылы үткәндә, аның шәкертләре, ачыкканлыктан, башаклар өзеп ашый башлады.+ 2 Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: «Кара, синең шәкертләрең Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли»+,— диделәр. 3 Ул аларга болай диде: «Давыт һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен сезнең әллә укыганыгыз юкмы?+ 4 Давыт Аллаһы йортына кергән, һәм алар багышланган икмәкләрне ашаган,+ ә аларны Канун буенча руханилардан башка аның үзенә дә, аның кешеләренә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?+ 5 Руханилар гыйбадәтханәдә Шимбә көнне эшләп тә гаепсез калалар. Моның турында Канунда укымадыгызмы әллә?+ 6 Әмма сезгә шуны әйтәм: монда гыйбадәтханәдән бөегрәк кеше бар.+ 7 Әгәр сез „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать+ кирәк“+ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенсәгез, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез. 8 Чөнки Адәм Улы — Шимбә көннең Хуҗасы».+

9 Аннан китеп, ул аларның синагогаларына керде. 10 Анда кулы корышкан* бер кеше бар иде.+ Гайсәне гаепләргә сәбәп эзләп, аңардан: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме?» — дип сорадылар.+ 11 Ул аларга болай диде: «Берәрегезнең бердәнбер сарыгы Шимбә көнне чокырга төшсә, сез аны чыгармас идегезме әллә?+ 12 Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк! Шулай булгач, Шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә». 13 Шунда ул теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Тегесе кулын сузды, һәм кулы икенчесе кебек үк сәламәт булды. 14 Ә фарисейлар, чыгып, Гайсәне үтерү турында киңәш корды. 15 Бу хакта белгәч, Гайсә аннан китте. Аңа күп халык иярде,+ һәм ул аларның барысын савыктырды, 16 әмма аларны катгый тыйды: башкаларга үзе турында сөйләмәскә кушты.+ 17 Бу исә Ишагыя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды:

18 «Менә мин сайлаган хезмәтчем,+ сөеклем, минем җаным аны хуплый!+ Мин аны үземнең рухым белән сугарырмын,+ һәм ул халыкларга чын гаделлекнең нәрсә икәнен аңлатыр. 19 Ул бәхәсләшмәс,+ кычкырмас, зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс. 20 Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.+ Ул гаделлекне урнаштырганчы шундый булыр. 21 Халыклар аның исеменә өметләнеп яшәр».+

22 Аннары аның янына җенле кешене китерделәр; ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктыргач, ул сөйләшә һәм күрә башлады. 23 Бар халык шаккатты һәм: «Бәлки, ул Давыт Улыдыр?» — диеште. 24 Моны ишетеп, фарисейлар: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибу́л* ярдәме белән куып чыгара булса кирәк»+,— диделәр. 25 Гайсә, аларның уйларын белеп, аларга болай диде: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер, һәм кешеләре бер-берсенә каршы сугышкан һәр шәһәр я гаилә таркалыр. 26 Шулай ук Шайтан Шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзенә каршы сугыша, һәм аның патшалыгы тар-мар ителәчәк. 27 Мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам икән, алайса, сезнең шәкертләрегез аларны кемнең ярдәме белән куып чыгара? Шунлыктан шәкертләрегез сезне хөкем итәчәк. 28 Ә инде мин җеннәрне Аллаһы рухы белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз.+ 29 Кем дә булса көчленең өенә кереп, аны башта бәйләп куймаса, малын талап чыга алырмы? Ул аны бәйләп куйгач кына, өен талап чыга алыр. 30 Минем якта тормаучы миңа каршы тора, минем белән җыймаучы — тарката.+

31 Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: кешенең һәркайсы гөнаһы һәм көфер сүзе кичерелер, әмма рухка каршы көфер сүз кичерелмәс.+ 32 Адәм Улын хурлаучы кичерелер,+ әмма изге рухны хурлаучы бу дөнья төзелешендә* дә, киләчәк төзелештә дә кичерелмәс.+

33 Яхшы агач булсагыз, җимешегез дә яхшы булыр, начар агач булсагыз, җимешегез дә начар булыр. Агачны җимешенә карап билгелиләр.+ 34 Агулы елан токымы,+ ничек инде сез, явыз була торып, яхшы нәрсәләр турында сөйли аласыз? Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит.+ 35 Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара.+ 36 Сезгә шуны әйтәм: кеше үзенең әйткән һәр буш сүзе өчен Хөкем көнендә җавап бирәчәк,+ 37 чөнки әйткән сүзләреңә карап тәкъва дип игълан ителерсең һәм әйткән сүзләреңә карап хөкем ителерсең».

38 Шунда канунчылар белән фарисейларның берничәсе аңа: «Остаз, синнән берәр могҗизалы күренеш күрәсебез килә»,— диделәр.+ 39 Ул аларга мондый җавап бирде: «Явыз һәм зиначы* буын могҗизалы күренеш эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс.+ 40 Чөнки Юныс гаять зур балыкның карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек,+ Адәм Улы да җир карынында өч көн һәм өч төн үткәрер.+ 41 Хөкем көнендә Нинәвә́ халкы бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки Нинәвә халкы Юныс вәгазен ишетеп тәүбә иткән.+ Әмма монда Юныстан бөегрәге бар.+ 42 Хөкем көнендә көньяк патшабикәсе, бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки ул Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңлар өчен җир читеннән килгән булган.+ Әмма монда Сөләйманнан бөегрәге бар.+

43 Җен, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмагач:+ 44 „Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле“,— ди. Кайткач, ул аны иясез, себерелгән һәм бизәлгән хәлдә таба. 45 Шуннан соң ул бара да үзеннән дә явызрак башка җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шул йортка кереп, анда яши башлыйлар. Бу хәл шул кеше өчен элеккесенә караганда начаррак була.+ Бу явыз буын белән дә шулай булачак».

46 Гайсә халыкка сөйләгән вакытта, аның анасы белән энеләре+ килеп, тышта көтеп тордылар; аларның аның белән сөйләшеп аласы килә иде.+ 47 Бер кеше Гайсәгә: «Урамда әниең белән энеләрең тора, аларның синең белән сөйләшеп аласы килә»,— диде. 48 Шунда Гайсә шул кешедән: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорады 49 һәм үз шәкертләренә кулы белән күрсәтеп, болай диде: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем!+ 50 Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә».+

13 Шул көнне Гайсә өйдән чыгып диңгез ярына барып утырды. 2 Аның янына күп халык җыелганга, ул көймәгә кереп утырды, ә бар халык яр буенда басып торды.+ 3 Шунда ул төрле мисаллар+ китереп аларга күп нәрсә хакында сөйли башлады: «Бер чәчүче чәчәргә чыккан.+ 4 Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергән.+ 5 Башка орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан.+ 6 Әмма кояш чыккач, алар шиңеп төшкән һәм тамырлары булмаганлыктан, корыган. 7 Бүтәннәре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән.+ 8 Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән һәм уңыш китерә башлаган: берәүләр — 100, икенчеләре — 60, ә башкалары 30 тапкыр күбрәк уңыш биргән.+ 9 Колагы булган тыңласын».+

10 Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Ни өчен син алар белән мисаллар китереп сөйләшәсең?»+ — дип сорады. 11 Моңа ул болай диде: «Сезгә күктәге Патшалыкның изге серләре+ ачылган, ә аларга ачылмаган. 12 Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр.+ 13 Шуңа күрә мин алар белән мисаллар китереп сөйләшәм дә, чөнки алар карый, ләкин күрми, ишетә, ләкин тыңламый һәм мәгънәсенә төшенми.+ 14 Аларда Ишагыянең мондый пәйгамбәрлеге үтәлә: „Ишетүен ишетерсез, әмма мәгънәсенә төшенмәссез, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез.+ 15 Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган, колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр, күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар, күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтә; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, Аллаһыга кире кайтасылары килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“.+

16 Ә сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрә, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетә.+ 17 Сезгә хак сүз әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм тәкъваларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәде;+ һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәде.

18 Чәчүче хакындагы мисалның нәрсә аңлатканын тыңлагыз.+ 19 Патшалык хакындагы сүзне ишетүче, ләкин аның мәгънәсен аңламаучы янына Явыз+ килә һәм йөрәгенә чәчелгәнне урлап китә. Бу — юл буена чәчелгән орлык.+ 20 Ташлы урынга чәчелгән орлык исә — сүзне ишетү белән, аны куанып кабул итүче.+ 21 Ләкин орлык, аның йөрәгендә тамыр җибәрмәгәнгә, аз вакыт кына үсә. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән ул иманыннан ваз кичә.* 22 Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгән орлык исә — сүзне ишетүче. Әмма бу дөнья төзелешендәге* мәшәкатьләр+ һәм күпләрне алдаучы байлык сүзне баса, һәм ул инде уңыш китерми.+ 23 Яхшы җиргә чәчелгәне исә — сүзне ишетеп, аның мәгънәсенә төшенүче. Ул җимеш китерә: берсе — 100, икенчесе — 60, ә башкасы 30 тапкыр күбрәк уңыш бирә».+

24 Гайсә аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы үз басуына яхшы орлык чәчкән кешегә охшаш. 25 Төнлә, кешеләр йоклаганда, аның дошманы килеп, чәчелгән бодай арасына чүп үләне чәчеп киткән. 26 Үсентеләр күтәрелеп, уңыш китергәч, чүп үләне дә үсеп чыккан. 27 Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аның янына килеп: „Хуҗа, син бит үз басуыңа яхшы орлык чәчкән идең, чүп үләне каян килеп чыккан соң?“ — дип сорагач, 28 ул аларга: „Дошман кеше моны башкарган“+,— диде. Хезмәтчеләр аңардан: „Чүп үләнен барып утыйкмы соң?“ — дип сорады. 29 Ул аларга болай диде: „Юк, утамагыз, югыйсә чүп үләне белән бергә ялгыш бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар. 30 Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр. Ә урак өсте җиткәч, мин уручыларга болай дип әйтермен: „Иң элек чүп үләнен җыеп, яндырыр өчен көлтәләргә бәйләгез, ә аннан соң барып, бодайны җыегыз да амбарга салыгыз“».+

31 Гайсә аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы горчица орлыгына охшаш. Кеше аны алган да үз басуына утырткан.+ 32 Ул бар орлыкларның иң кечкенәсе булса да, үсеп җиткәч, бакчадагы бар үсемлекләрнең иң зурысы булып китә, агач була; һәм кошлар, очып килеп, аның ботаклары арасында ышык урын таба».

33 Ул аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы ачыткыга охшаш. Хатын-кыз аны алган да ун килограмм он белән камыр басып куйган, һәм бөтен камыр ачыган».+

34 Боларның барысын Гайсә халыкка мисаллар китереп сөйләде. Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште.+ 35 Бу, пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен булды: «Мин мисаллар сөйләр өчен авызымны ачармын, яратылганнан* бирле яшерен булганны вәгазьләрмен».+

36 Аннары Гайсә халыкны җибәрде дә өйгә керде. Шәкертләре аның янына килеп: «Басудагы чүп үләне турындагы мисалны безгә аңлатып бирче»,— диделәр. 37 Моңа ул болай дип әйтте: «Яхшы орлык чәчүче — ул Адәм Улы, 38 басу — ул дөнья,+ яхшы орлыклар — ул Патшалык уллары, чүп үләне — ул Явызның уллары,+ 39 ә аны чәчүче дошман — Иблис. Урак өсте — бу дөнья төзелешенең* тәмамлануы, уручылар — фәрештәләр. 40 Чүп үләнен җыеп, утта яндыралар, бу дөнья төзелеше* тәмамланганда да нәкъ шулай булачак.+ 41 Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрәчәк, һәм алар аның Патшалыгында башкаларны гөнаһка котыртучыларны* һәм явызлык кылучыларны — һәммәсен җыеп, 42 утлы мичкә ташлаячаклар.+ Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак. 43 Ә тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачак.+ Колагы булган тыңласын.

44 Күкләр Патшалыгы кырда яшерелгән хәзинәгә охшаш. Кеше аны тапкач, кабат яшергән. Ул шатлыгыннан барып, бар булганын саткан да шул кырны сатып алган.+

45 Күкләр Патшалыгы шулай ук югары сыйфатлы энҗеләр эзләп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сәүдәгәргә охшаш. 46 Ул бик кыйммәтле бер энҗене тапкач, барып, булган бар нәрсәсен саткан да шул энҗене сатып алган.+

47 Күкләр Патшалыгы шулай ук диңгезгә салынган һәм төрле балыклар тотучы ятьмәгә охшаш. 48 Ятьмә тулгач, кешеләр аны ярга тартып чыгарган һәм яхшы балыкны+ кәрзингә салган, ә ашарга яраксызын+ читкә ташлаган. 49 Бу дөнья төзелеше* тәмамланганда да шулай булачак. Фәрештәләр чыгар да, явызларны тәкъвалардан аерып, 50 утлы мичкә ташлаячак. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак.

51 Сез боларның барысының мәгънәсенә төшендегезме?» «Әйе»,— диделәр алар. 52 Шунда ул аларга: «Шуңа күрә күкләр Патшалыгы турында белем алган һәр остаз үз хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаш»,— диде.

53 Шул мисалларны сөйләп бетергәч, Гайсә үз юлын дәвам итте 54 һәм туган якларына кайткач,+ шәһәр синагогасына кереп, кешеләрне өйрәтә башлады. Алар таң калдылар һәм болай диделәр: «Бу зирәклекне ул кайдан алган һәм кем аңа бу кодрәтле эшләрне башкарырга сәләт биргән?+ 55 Ул балта остасының улы түгелме соң?+ Аның анасы Мәрьям, ә энеләре Ягъкуб, Йосыф, Шиму́н һәм Яһүд түгелме соң?+ 56 Аның сеңелләре дә монда яши түгелме? Алайса, барлык бу сәләтләргә ул ничек ия булган?»+ 57 Шулай итеп алар аңа иман итәргә теләмәде.+ Ә Гайсә аларга болай диде: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә һәм үз өендә генә ихтирам юк».+ 58 Һәм аларның имансыз булулары аркасында, ул анда күп кенә кодрәтле эшләрне башкармады.

14 Шул вакытта Гайсә турындагы хәбәрләр өлкә башлыгы* Һирудка иреште,+ 2 һәм ул үз хезмәтчеләренә: «Ул — Чумдыручы Яхъя. Ул үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— диде.+ 3 Моңа кадәр Һиру́д,* абыйсы Филипнең хатыны Һирудия́ аркасында, Яхъяны кулга алган һәм бәйләп төрмәгә утырткан иде,+ 4 чөнки Яхъя Һирудка: «Синең аңа өйләнергә хакың юк»+,— дип әйтә иде. 5 Һирудның аны үтерәсе килгән иде дә, ләкин ул Яхъяны пәйгамбәр дип санаган халыктан курыкты.+ 6 Әмма Һирудның туган көнендә+ Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде, һәм бу Һирудка шулкадәр ошады ки,+ 7 ул шул кызга ни сораса, барын да бирергә ант итте. 8 Шунда кыз, анасы өйрәткәнчә: «Миңа тәлинкәгә салып Чумдыручы Яхъяның башын бир»,— диде.+ 9 Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән антлары хакына кызга Яхъяның башын бирергә кушты. 10 Шунда ул Яхъяның башын төрмәдә чабарга дип кеше җибәрде. 11 Аның башын тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде. 12 Соңрак Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып киттеләр. Алар аны җирләде һәм барып, барысын Гайсәгә сөйләп бирде. 13 Гайсә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына калыр өчен, көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма кешеләр моның турында белгәч, шәһәрләреннән чыгып, җәяү аңа ияреп киттеләр.+

14 Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күрде. Ул аларны кызганды+ һәм авыру булганнарын савыктырды.+ 15 Кичкә таба аның янына шәкертләре килде һәм: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— диделәр.+ 16 Ә Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— диде. 17 «Безнең монда биш икмәк белән ике балыктан башка бер нәрсәбез дә юк»,— диделәр аңа шәкертләре. 18 Ул аларга: «Аларны монда, миңа алып килегез»,— диде. 19 Шунда ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты һәм биш икмәк белән ике балыкны алды. Ул күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Шуннан соң икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 20 Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды.+ 21 Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.+ 22 Аннан соң Гайсә, тоткарланмыйча, шәкертләренә көймәгә утырып аръякка барырга кушты, ә үзе халыкны озата калды.+

23 Халыкны озаткач, ул дога кылыр өчен берүзе генә тауга менде.+ Кич җиткәндә, ул анда бер ялгызы иде. 24 Ул вакытта көймә ярдан инде шактый ерак* иде һәм, каршы җил искәнгә, дулкыннар белән көрәшеп йөзә иде. 25 Таң атар алдыннан* Гайсә, диңгез өстеннән атлап, шәкертләре янына китте. 26 Алар аның диңгез буйлап баруын күреп, шомланып киттеләр һәм: «Бу өрәк!» — дип, куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. 27 Әмма ул аларга шундук эндәшеп: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»+,— диде. 28 Моңа Пете́р: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— диде. 29 Гайсә: «Кил!» — диде. Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба китте. 30 Әмма давылны күреп, ул куркуга төште һәм бата башлагач: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкырды. 31 Гайсә шунда ук кулын сузды да аны тотып алды. «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?»+ — диде ул. 32 Алар көймәгә кергәч, давыл тынды. 33 Шунда көймәдәге шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылдылар* һәм: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диделәр. 34 Алар, диңгезне кичеп, Генисаре́т җирендә тукталдылар.+

35 Шул җирдә яшәүче халык, Гайсәне танып, бу хакта тирә-якка хәбәр таратты, һәм кешеләр аның янына барлык авыруларны алып килде. 36 Алар аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр.+ Кагылганнарның барысы да тулысынча сәламәтләнә иде.

15 Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнан фарисейлар һәм канунчылар килде.+ 2 Алар: «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар һәм ашар алдыннан кулларын юмыйлар?»*+ — дип сорады.

3 Гайсә аларга җавап итеп: «Ә ни өчен сез үзегез йолагыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз?+ — диде.— 4 Мәсәлән, Аллаһы: „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“+ һәм „Үз атасын я анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш“+,— дигән. 5 Ә сез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — Аллаһыга багышланган бүләк“+,— дисә, 6 аңа инде атасын ихтирам итәсе юк“,— дисез. Моның белән сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез.+ 7 Икейөзлеләр, Ишагыя́ сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән:+ 8 „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. 9 Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“».+ 10 Шунда ул халыкны чакырып алды да болай диде: «Тыңлагыз һәм төшенегез:+ 11 кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли».+

12 Шуннан соң шәкертләре, аның янына килеп: «Синең сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗегәннәрен беләсеңме?» — дип сорадылар.+ 13 Моңа ул болай диде: «Күктәге Атам утыртмаган һәр үсемлек тамыры белән йолкып алыначак. 14 Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк».+ 15 Шунда Пете́р аңардан: «Безгә теге мисалны аңлатып бирче»,— дип үтенде. 16 Гайсә аларга болай диде: «Сез дә һаман аңламыйсызмыни?+ 17 Авызга кергән һәр нәрсә карын аша үтә һәм тәннән чыга. Әллә сез моны белмисезме? 18 Ә кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга. Шулар аны нәҗесли дә.+ 19 Мәсәлән, кеше күңеленнән мондый явыз уйлар чыга:+ үтерү, зина, фәхешлек,* урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр. 20 Бу аны нәҗесли, ә юмаган* куллар белән ашау кешене нәҗесләми».

21 Шуннан Гайсә Тир белән Сидо́н төбәгенә китте.+ 22 Шул төбәктә яшәүче бер финики́яле хатын аның янына чыгып: «Хуҗам, Давыт Улы, миңа шәфкатьле булчы. Минем җенле кызым бар, һәм ул бик нык газаплана»,— дип кычкырды.+ 23 Әмма Гайсә аңа дәшмәде. Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Аңа китсен дип әйт әле, чөнки ул безнең арттан кычкырып йөри»,— дип, аңардан үтенә башладылар. 24 «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраи́л йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән»+,— дип җавап бирде Гайсә. 25 Ә теге хатын аның янына килеп, сәҗдә кылды* һәм: «Хуҗам, миңа ярдәм итче!» — дип әйтте. 26 Шунда Гайсә: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— диде. 27 «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»+,— диде аңа хатын. 28 Гайсә аңа: «Нык синең иманың. Син теләгәнчә булсын»,— диде. Һәм аның кызы шунда ук савыкты.

29 Гайсә үз юлын дәвам итте һәм Гәлилә́я диңгезе янына килгәч,+ тауга менеп, шунда утырды. 30 Аның янына күп кенә халык килә башлады. Алар үзләре белән аксакларны, гарипләрне, сукырларны, телсезләрне һәм башка күп төрле авыруларны алып килделәр. Алар авыруларны аның аяклары янына салды, һәм Гайсә аларны савыктырды.+ 31 Телсезләр — сөйләшә, гарипләр — савыга, аксаклар — йөри, ә сукырлар күрә башлагач, халык моны күреп таң калды һәм Исраил Аллаһысын данлады.+

32 Гайсә үз шәкертләрен чакырып, аларга болай диде: «Кешеләрне кызганам,+ чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. Аларны ач килеш кайтарып җибәрәсем килми, юлда хәлсезләнүләре бар».+ 33 Ә шәкертләре аңардан: «Шундый зур халык төркемен туендырырлык икмәкне монда, кеше йөрмәгән урында, кайдан алырга соң?»+ — дип сорадылар. 34 «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады алардан Гайсә. Алар: «Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык»,— диделәр. 35 Шунда ул халыкка җиргә утырырга кушты, 36 ә үзе җиде икмәк белән балыкларны алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады, шуннан соң шәкертләренә бирде, ә алар халыкка таратты.+ 37 Барысы да туенганнан соң, калган сыныкларны җыйдылар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты.+ 38 Ә ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 4 000 ир-ат иде. 39 Халыкны җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгәдә́н җирләренә барып тукталды.+

16 Шунда Гайсә янына фарисейлар һәм саддукейлар килделәр. Алар аны сынарга теләп, аңардан күктән берәр билге күрсәтүен үтенделәр.+ 2 Ул аларга мондый җавап бирде: «Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез, 3 ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз. 4 Явыз һәм зиначы* буын билге эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс».+ Шуннан соң ул аларны калдырып китеп барды.

5 Аның шәкертләре аръякка чыкты. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде.+ 6 Гайсә аларга: «Сак булыгыз, фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз»+,— диде. 7 Алар исә үзара: «Без икмәк алырга оныттык шул»,— диештеләр. 8 Ул, моны белеп, аларга болай диде: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез икмәгегезнең юклыгы турында сөйләшәсез? 9 Әле дә аңламыйсызмыни? 5 000 ир-атка өләшкән биш икмәкне һәм күпме кәрзин җыйганыгызны хәтерләмисезмени?+ 10 Ә 4 000 гә өләшкән җиде икмәк һәм күпме зур кәрзин җыйганыгыз исегездән чыктымыни?+ 11 Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем.+ Бу сезгә аңлашылмыймыни?» 12 Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар.

13 Гайсә Филипи́я Кайса́риясе төбәгенә килгәч, үз шәкертләреннән: «Халык Адәм Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?»+ — дип сорады. 14 «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя,+ икенчеләре — Ильяс,+ ә башкалары — Ирмия́ я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли»,— диделәр алар аңа. 15 Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. 16 «Син — Мәсих,+ тере Аллаһының Улы»+,— дип җавап бирде Шиму́н Пете́р. 17 Гайсә аңа болай диде: «Юныс улы Шимун, син бәхетле, чөнки моны сиңа кеше* түгел, ә күкләрдәге Атам ачып бирде.+ 18 Һәм мин сиңа болай дим: син — Петер*+ һәм мин бу кыяда+ үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер* капкалары җиңә алмаячак. 19 Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен, һәм син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган* нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган* нәрсә булачак». 20 Шуннан соң ул шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушты.+

21 Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак.+ 22 Шунда Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды һәм: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»+,— диде. 23 Гайсә Петердән читкә борылып: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»+,— дип әйтте.

24 Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын* алып, миңа өзлексез ияреп барсын.+ 25 Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+ 26 Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+ Ул үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?+ 27 Чөнки Адәм Улы изге фәрештәләре белән Атасының данында килергә тиеш, һәм шунда ул һәркемгә эшенә карап кайтарачак.+ 28 Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак».+

17 Алты көннән соң Гайсә, үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуганы Яхъяны алып, биек тауга менде.+ 2 Анда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде. Аның йөзе кояштай балкып китте, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.+ 3 Шунда алар алдында Муса белән Ильяс хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр. 4 Һәм Пете́р Гайсәгә: «Хуҗам, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, мин монда өч чатыр корам: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. 5 Петер әле сөйләгән вакытта аларны якты бер болыт каплады, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм.+ Аны тыңлагыз»+,— дигән тавыш ишетелде. 6 Моны ишеткәч, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм бик нык курыктылар. 7 Шунда Гайсә алар янына килде дә аларга кагылып: «Торыгыз, курыкмагыз»,— диде. 8 Шәкертләр күтәрелеп караса, Гайсәдән башка беркем дә юк. 9 Таудан төшкәндә, Гайсә аларга: «Адәм Улы үледән терелеп торганчы, бу күренеш турында берәүгә дә сөйләмәгез»+,— диде.

10 Әмма шәкертләр аңардан: «Ни өчен, алайса, канунчылар башта Ильяс килергә тиеш диләр?»+ — дип сорадылар. 11 Ул аларга мондый җавап бирде: «Ильяс чыннан да киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак.+ 12 Ләкин мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс инде килде. Аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.+ Адәм Улына да алардан күп газап чигәргә туры киләчәк».+ 13 Шунда шәкертләр аның Чумдыручы Яхъя турында сөйләгәнен аңладылар.

14 Алар халык төркеме янына килгәч,+ Гайсә алдына бер кеше килеп тезләнде һәм болай диде: 15 «Хуҗам, улымны кызганчы, ул эпилептик һәм бик аяныч хәлдә. Ул еш кына әле утка, әле суга егыла.+ 16 Мин аны шәкертләрең янына алып килгән идем дә, алар аны савыктыра алмады». 17 Ул җавап итеп: «И имансыз һәм бозык буын,+ иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде. 18 Шунда Гайсә җенне шелтәләде, һәм җен баладан чыкты. Бала шунда ук савыкты.+ 19 Шуннан соң Гайсә янына шәкертләре, үзләре генә килеп: «Ник без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорадылар. 20 Ул аларга: «Иманыгыз зәгыйфь булганга. Сезгә хак сүз әйтәм: иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк, һәм сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак»+,— диде. 21 *——

22 Гайсә үз шәкертләре белән Гәлилә́ядә булганда, аларга болай диде: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш,+ 23 алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+ Шунда шәкертләр бик зур кайгыга төште.

24 Алар Кәпернаумга килеп җиткәч, ике драхмалык салым* җыючы кешеләр Петер янына килеп: «Остазыгыз ике драхмалык салым түлиме?»+ — дип сорадылар. 25 «Әйе»,— диде Петер. Ул өйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады һәм: «Шиму́н, син ничек уйлыйсың, җирдәге патшалар салымны я ясакны кемнән түләтәләр? Үз улларыннанмы, я чит кешеләрдәнме?» — дип сорады. 26 Петер: «Чит кешеләрдән»,— диде. Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Димәк, угыллар салым түләүдән азат ителә. 27 Әмма безнең турында начар сүз чыкмасын өчен,+ диңгезгә барып кармак сал һәм беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач, һәм анда көмеш тәңкә* табарсың. Аны алып, минем өчен дә, үзең өчен дә аларга бир».

18 Шунда Гайсә янына шәкертләре килде һәм: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?»+ — дип сорады. 2 Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да 3 болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз,+ күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез.+ 4 Шуңа күрә басынкыланып шушы балага охшаш булып киткән кеше күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр,+ 5 һәм минем исемем хакына мондый баланы кабул итүче мине дә кабул итә. 6 Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә,* аны, муенына тегермән ташы* бәйләп, тирән диңгезгә батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.+

7 Дөньяга кайгы, чөнки ул иманнан ваз кичәргә этәрә! Әлбәттә, иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр булачак, әмма андыйларга кайгы! 8 Кулың яки аягың сине гөнаһ кылуга тартса,* аны чабып ташла.+ Мәңгелек утка ике куллы яки ике аяклы килеш ыргытылганчы, тормышка гарип яки аксак килеш керүең яхшырак.+ 9 Күзең сине гөнаһ кылуга тартса, аны алып ташла. Утлы Гәһәннәгә* ике күзле килеш ыргытылганчы, тормышка бер күзле килеш керүең яхшырак.+ 10 Шул кечеләрнең берсенә дә түбәнсетеп карамагыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар.+ 11 *——

12 Әгәр бер кешенең 100 сарыгы булып, аларның берсе адашып калса,+ ул, 99 сарыгын тауларда калдырып, адашканын эзләп китмәсме? Сез ничек уйлыйсыз?+ 13 Ә инде тапса, сезгә хак сүз әйтәм: адашмаган 99 га караганда, табылганына күбрәк сөенер. 14 Нәкъ шулай ук күктәге Атам* да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми.+

15 Кардәшең гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир.*+ Ул сине тыңласа, син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың.+ 16 Ләкин сине тыңламаса, әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһитнең сүзләре белән раслансын өчен, үзең белән бер яки ике кешене ал.+ 17 Аларны да тыңламаса, җыелышка әйт, ә инде җыелышны да тыңламаса, ул синең өчен башка халык кешесе+ һәм салым җыючы шикелле булсын.+

18 Сезгә хак сүз әйтәм: сез җирдә япкан бар нәрсә күктә инде ябылган* нәрсә булачак, һәм сез җирдә ачкан бар нәрсә күктә инде ачылган* нәрсә булачак. 19 Сезгә тагын шуны әйтәм: җирдә сезнең икегез, үзара килешеп, күктәге Атамнан берәр мөһим нәрсә турында сорарга булса, ул аны үтәячәк.+ 20 Чөнки икәү яки өчәү минем исемнән җыелса,+ мин дә алар белән булырмын».

21 Шуннан соң аның янына Пете́р килде һәм: «Хуҗам, кардәшем миңа каршы гөнаһ кылып торса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сорады. 22 Гайсә аңа болай диде: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә 77* тапкыр.+

23 Шуңа күрә күкләр Патшалыгын бер патша белән чагыштырып була: ул үз хезмәтчеләреннән бурычларын кайтарттырырга булган. 24 Аларның бурычларын җыя башлагач, аңа 10 000 талант* бурычлы бер кешене китергәннәр. 25 Аның түләрлек акчасы булмаганга, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар булган милкен дә сатып, бурычын кайтарырга әмер биргән.+ 26 Шунда бу хезмәтче йөзтүбән капланган һәм сәҗдә кылып,* патшадан: „Сабыр ит, һәм мин сиңа барын да кайтарып бирермен“,— дип үтенә башлаган. 27 Патша, аны кызганып, бурычын бәхилләгән дә җибәргән.+ 28 Ләкин шул хезмәтче, киткәч, үзенә 100 динар* тиешле бер хезмәттәшен эзләп тапкан һәм аны тотып: „Миңа бурычыңны түләп бетер“,— дия-дия, буа башлаган. 29 Шунда хезмәттәше йөзтүбән капланып, аңардан: „Сабыр ит, һәм мин сиңа кайтарып бирермен“,— дип ялвара башлаган. 30 Әмма хезмәтченең аны тыңлыйсы килмәгән, һәм ул, барып, аны төрмәгә утырткан. Бурычын түләп бетергәнче, шунда тотарга кушкан. 31 Башка хезмәтчеләр, моны күреп, бик нык боекканнар һәм барып, барысын патшага сөйләп биргәннәр. 32 Шунда патша аны чакыртып болай дигән: „Явыз хезмәтче, син миннән ялварып сораганда, мин синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем. 33 Мин сиңа шәфкать күрсәткән кебек, син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?“+ 34 Шунда ачуы чыккан патша үз хезмәтчесен төрмә сакчыларына тапшырган һәм, ул бурычын түләп бетергәнче, сак астында тотарга кушкан. 35 Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк».+

19 Гайсә шул сүзләрен тәмамлагач, Гәлилә́ядән китте һәм Үрдү́н аръягындагы Яһүдия́ чикләренә килде.+ 2 Аңа зур халык төркеме иярде, һәм ул аларны анда савыктырды.

3 Шунда аның янына фарисейлар килде һәм, аны сынарга теләп, аңардан: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?»+ — дип сорады. 4 Ул аларга мондый җавап бирде: «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир һәм хатын итеп яраткан+ дигәнне 5 һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“+,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни? 6 Шулай итеп, алар инде ике түгел, ә бер тән. Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын».+ 7 Алар аңардан: «Ник соң, алайса, Муса аерылышу кәгазе язарга кушкан һәм аерылышырга рөхсәт иткән?»+ — дип сорады. 8 Ул аларга болай диде: «Муса сезгә сез таш йөрәкле булганга хатыннарыгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән,+ әмма башлангычта алай булмаган.+ 9 Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек* кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла».+

10 Шәкертләре аңа: «Ир белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр андый икән, ул чакта өйләнмәү хәерлерәк»,— диделәр. 11 Ул аларга болай диде: «Андый тормышны барысы да түгел, ә бары тик кемгә Аллаһы биргән, шул гына кабул итә ала.+ 12 Кайберәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз, икенчеләрен кешеләр шундый итә, ә өченчеләре күкләр Патшалыгы хакына өйләнүдән баш тарта. Моны кабул итә алучы кабул итсен».+

13 Шуннан соң аның янына, ул аларга кагылсын өчен һәм алар турында дога кылсын өчен, балаларны китерә башладылар; ләкин шәкертләр ул кешеләрне шелтәләде.+ 14 Шунда Гайсә аларга: «Балаларга тимәгез һәм аларга минем янга килергә башка комачауламагыз, чөнки күкләр Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы»+,— диде һәм 15 балалар өстенә кулларын куйгач, аннан китте.

16 Менә аның янына бер кеше килде һәм: «Остаз, миңа мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен нинди игелек эшләргә?»+ — дип сорады. 17 «Ник син игелек хакында миннән сорыйсың? Аллаһы гына игелекле.+ Мәңгелек тормышка ия буласың килсә, әмерләрне үтәп яшә»+,— диде аңа Гайсә. 18 «Ниндиләрен?» — дип сорады тегесе. Гайсә аңа болай диде: «Кеше үтермә,+ зина кылма,+ урлама,+ ялган шаһитлек бирмә,+ 19 әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит,+ якыныңны үзеңне яраткандай ярат».+ 20 «Мин боларның барысын үтәп яшим. Миңа тагын нәрсә эшләргә?» — дип сорады егет. 21 «Камил* буласың килсә, бар, милкеңне сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың.+ Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»+,— диде аңа Гайсә. 22 Бу сүзләрне ишеткәч, егет боегып китеп барды, чөнки аның бик күп мал-мөлкәте бар иде.+ 23 Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керү кыен булачак.+ 24 Сезгә тагын шуны әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».+

25 Моны ишеткәч, шәкертләр бик нык гаҗәпләнде һәм аңардан: «Алайса, кем котылып кала алыр?»+ — дип сорады. 26 Гайсә аларга туп-туры карады да: «Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала»+,— диде.

27 Шунда Пете́р аңа: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып, сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?»+ — диде. 28 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улы шөһрәтле тәхетенә утыргач, Аллаһы бар нәрсәне яңартачак. Шул вакытта сез дә, миңа иярүчеләр, 12 тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итәчәксез.+ 29 Һәм йортларын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әтисен, я әнисен, я балаларын, я басуларын минем хакка калдырган һәркем 100 тапкыр күбрәк алачак, һәм аңа мирас итеп мәңгелек тормыш биреләчәк.+

30 Әмма беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр.+

20 Күкләр Патшалыгы иртән иртүк үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга баручы хуҗага охшаш.+ 2 Ул, ялчылар белән көненә бер динарга* килешкәч, аларны үз йөзем бакчасына җибәргән. 3 Сәгать өчләр* тирәсендә ул, чыгып, базар мәйданында эшсез торган башка кешеләрне күргән 4 һәм: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз, һәм мин сезгә тиешенчә түләрмен“,— дигән. 5 Алар да киткән. Хуҗа сәгать алтыларда* да, сәгать тугызларда* да шулай эшләгән. 6 Ниһаять, сәгать унберләр* тирәсендә чыгып, хуҗа басып торган башка кешеләрне күргән һәм: „Нигә сез монда көне буе эшсез торасыз?“ — дип сораган. 7 Алар: „Безне беркем дә ялламады“,— дигәннәр. Шунда ул аларга: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз“,— дигән.

8 Кич җиткәч, йөзем бакчасының хуҗасы үз хуҗалыгының җитәкчесенә: „Эшчеләрне чакырып, аларга хезмәт хакын түлә,+ соңгыларыннан башла да беренчеләре белән тәмамла“,— дигән. 9 Сәгать унбердә ялланганнары килгәч, аларның һәрберсенә берәр динар* акча бирелгән. 10 Шуңа күрә беренче булып ялланганнары үзләренә күбрәк бирелер дип уйлаган, әмма аларга да берәр динар* бирелгән. 11 Алгач, алар хуҗадан зарлана башлаган: 12 „Бу соңгылар бары тик бер сәгать кенә эшләде, ә син аларны безгә, эсседә көне буе авыр хезмәт башкаручыларга тиңләдең!“ 13 Әмма ул аларның берсенә мондый җавап биргән: „Дустым, мин синең белән үземне гаделсез тотмыйм. Син минем белән бер динарга* килештең, шулай бит?+ 14 Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә бу соңгыларга минем сиңа биргән хәтле бирәсем килә. 15 Әллә минем үз милкем белән үзем теләгәнчә эш итәргә хакым юкмы? Ә бәлки, синең күзләрең мин игелекле* булганга көнчелдер?“*+ 16 Әйе, ахыргылар беренче булыр, ә беренчеләр ахыргы булыр».+

17 Иерусалимга күтәрелгәндә, Гайсә үзенең 12 шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде:+ 18 «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы өлкән руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп,+ 19 башка халык кешеләренә тапшырачак, тегеләре аңардан мыскыллап көләчәк, аны камчылаячак һәм баганага кадаклап үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+

20 Шунда аның янына үзенең ике улы белән Зебеди́+ хатыны килде һәм сәҗдә кылып,* аңардан нәрсә турындадыр үтенә башлады.+ 21 «Син нәрсә телисең?» — дип сорады Гайсә. «Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит»+,— диде хатын. 22 Моңа Гайсә: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчәчәк касәне эчә аласызмы?»+ — диде. Алар аңа: «Алабыз»,— дип әйттеләр. 23 «Әйе, минем касәмне эчәрсез.+ Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар, аларны күктәге Атам кемгә әзерләгән, шуларныкы»+,— диде аларга Гайсә.

24 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең шул ике туганга ачулары кабара башлады.+ 25 Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып алды да болай диде: «Үзегезгә билгеле булганча, халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итә, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тота.+ 26 Сезнең арагызда исә алай булмасын.+ Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын,+ 27 һәм беренче булырга теләүче сезгә кол булсын.+ 28 Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә+ һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде».+

29 Алар Әрихәдән чыкканда, аңа күп халык иярде. 30 Шунда юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» — дип кычкырды.+ 31 Халык аларга дәшмәскә кушты, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды: «Хуҗабыз, Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул!» 32 Гайсә туктады да аларны чакырып алып: «Сезгә нәрсә эшлим?» — дип сорады. 33 Алар аңа: «Хуҗабыз, күзләребезне аччы»,— диделәр. 34 Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды,+ һәм сукырлар шунда ук күрә башлады. Алар аңа ияреп китте.

21 Алар Иерусалимга якынлашып килгәндә, Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә кереп тукталдылар. Шунда Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә+ 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».

4 Боларның барысы пәйгамбәр аша әйтелгән мондый сүзләр үтәлсен өчен булды: 5 «Кыз Сионга болай диегез: „Кара! Патшаң сиңа килә.+ Ул юаш;+ һәм ишәккә, йөк ташучылар нәселеннән булган ишәк баласына, атланып утырган“».+

6 Шәкертләр, барып, барысын да нәкъ Гайсә кушканча эшләде.+ 7 Алар ишәкне һәм ишәк баласын китереп, алар өстенә өс киемнәрен салдылар, һәм Гайсә ишәк баласына атланды.+ 8 Шунда күп кенә кеше юл өстенә өс киемнәрен җәйде,+ ә башкалар агач ботакларын кисеп, юлга таратып сала башлады. 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы зур халык төркемнәре: «Давыт Улын коткар,+ ялварып үтенәбез! Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!+ Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!»+ — дип кычкырып барды.

10 Гайсә Иерусалимга килгәч, бөтен шәһәр: «Кем бу?» — диешеп, шау-гөр килә башлады. 11 Ә халык арасыннан: «Бу — Гәлилә́ядәге Насарадан Гайсә пәйгамбәр!»+ — дип җавап бирә иделәр.

12 Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә анда сатучыларның һәм сатып алучыларның барысын куып чыгарды. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады.+ 13 Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты дип аталыр“,+ ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез»+,— диде. 14 Гыйбадәтханәдә Гайсә янына сукырлар белән аксаклар килде, һәм ул аларны савыктырды.

15 Аның кылган могҗизаларын һәм гыйбадәтханәдә малайларның: «Давыт Улын коткар,+ ялварып үтенәбез!» — дип кычкыруларын күргәч, өлкән руханилар белән канунчыларның ачулары чыкты.+ 16 «Аларның нәрсә әйткәннәрен ишетәсеңме?» — дип сорадылар алар аңардан. Гайсә аларга: «Әйе. „Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең“+,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?» — диде. 17 Ул, аларны калдырып, шәһәрдән Битаниягә китте һәм төнне шунда үткәрде.+

18 Иртән иртүк, шәһәргә кире кайтканда, ул ачыкты+ 19 һәм юл буендагы инҗир агачын күреп, аның янына килде. Әмма агачта яфрактан башка берни тапмагач,+ аңа: «Моннан ары синдә җимеш беркайчан да булмасын»+,— диде. Һәм инҗир агачы шунда ук корып төште. 20 Моны күреп, шәкертләре гаҗәпләнде һәм: «Бу инҗир агачы ничек шулай кинәт корып төште?»+ — диде. 21 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Сезгә хак сүз әйтәм: иман итсәгез һәм шикләнмәсәгез, мин инҗир агачы белән эшләгәнне дә эшләрсез һәм бу тауга: „Күтәрелеп, диңгезгә ташлан“,— дисәгез, бу сүзләрегез дә үтәлер.+ 22 Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз».+

23 Гайсә гыйбадәтханәгә кереп өйрәтеп торганда, аның янына өлкән руханилар белән халык өлкәннәре килде һәм: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады.+ 24 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?» Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“+ — дип сорар, 26 ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный». 27 Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим.

28 Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике улы булган. Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. 29 Тегесе: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган. 30 Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Барам, әтием“,— дигән, әмма үзе бармаган. 31 Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» «Беренчесе»,— дип җавап бирделәр алар. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак бара. 32 Яхъя бит сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар.+ Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.

33 Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы+ утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+ 34 Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35 Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.+ 36 Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.+ 37 Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38 Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр. 39 Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ 40 Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41 Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр.

42 Гайсә аларга болай диде: «Язмаларда: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте.+ Моны Йәһвә* башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“+,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы? 43 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк. 44 Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,+ ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».+

45 Өлкән руханилар һәм фарисейлар аның мисалларын ишеткәч, үзләре турында сөйләгәнен аңладылар.+ 46 Аларның аны кулга аласы килсә дә, алар курка иделәр, чөнки халык Гайсәне пәйгамбәр дип саный иде.+

22 Гайсә аларга мисаллар китереп сөйләвен дәвам итте: 2 «Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесе+ әзерләгән патшага охшаш. 3 Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән.+ 4 Шунда ул башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер. Туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“. 5 Әмма ул кешеләр ваемсыз калганнар һәм берсе — үз басуына, ә икенчесе үз эшен карарга киткән,+ 6 калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.

7 Шунда патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган.+ 8 Аннан соң ул үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар.+ 9 Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“.+ 10 Шунда хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраткан һәр кешене — явызын да, яхшысын да җыйганнар, һәм мәҗлес бүлмәсе табын янында утыручылар белән тулган.

11 Патша кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган 12 һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. 13 Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аны, аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап тешләрен шыкырдатачак“,— дигән.

14 Әйе, чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз».

15 Шунда фарисейлар, китеп, аның әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләргә сүз куешты.+ 16 Алар үз шәкертләрен Һиру́д тарафдарлары+ белән бергә Гайсә янына җибәрде һәм болай дияргә кушты: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне, шулай ук башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез, чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың. 17 Шуңа күрә әйтче безгә: синеңчә, кайсарга* салым түләү дөресме яки юкмы?» 18 Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп, болай диде: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? 19 Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар* китерделәр. 20 Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. 21 Алар: «Кайсарныкы»,— диделәр. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»+,— диде. 22 Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калды һәм аны калдырып китте.

23 Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар+ килде һәм болай дип сорады:+ 24 «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 25 Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26 Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27 Ахырда хатын да үлеп китте. 28 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».

29 Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез.+ 30 Терелгәч, кешеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак бит.+ 31 Ә үлгәннәрнең терелүе турында әйткәндә, әллә Аллаһының сезгә: 32 „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“+,— дигәнен укымадыгызмыни? Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы».+ 33 Моны ишетеп, халык аның өйрәтүенә таң калды.+

34 Фарисейлар, Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек иткәнен ишеткәч, бергә җыелды. 35 Аларның берсе, Канунны яхшы белүче, аны сынап болай дип сорады: 36 «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?»+ 37 Гайсә болай дип җавап бирде: «„Аллаһың Йәһвәне* бөтен йөрәгең, бөтен җаның* һәм бөтен акылың белән ярат“.+ 38 Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. 39 Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.+ 40 Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән».+

41 Фарисейлар бергә җыелып торганда, Гайсә алардан:+ 42 «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорады. Алар: «Давытның»+,— дип җавап бирделәр. 43 Ул алардан болай дип сорады: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә,+ аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: 44 „Йәһвә* минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дип әйткән“? 45 Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?»+ 46 Аңа җавап итеп беркем дә бер сүз дә әйтә алмады һәм, шул көннән алып, инде һичкем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.

23 Шунда Гайсә халыкка һәм үз шәкертләренә болай диде: 2 «Канунчылар һәм фарисейлар Муса урынына утырдылар. 3 Шуңа күрә алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез, әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтә, әмма үзләре үтәми.+ 4 Алар авыр йөкләрне бәйләп, кеше җилкәсенә сала,+ ә үзләренең шул йөкләрне бармаклары белән дә кыймылдатасы килми.+ 5 Нәрсә генә эшләсәләр дә, кеше күрсен дип эшлиләр,+ Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр,+ шулай ук киемнәренең чукларын озынайталар.+ 6 Алар кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны, синагогаларда алгы* урыннарны,+ 7 базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен һәм кешеләрнең үзләрен Равви́* дип атауларын яраталар. 8 Ә сез үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз+ бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр. 9 Җирдә беркемне дә атам* дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз+ бар. 10 Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар. 11 Ә арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын.+ 12 Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр,+ ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер.+

13 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез.+ 14 *——

15 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез бер кешене прозелит* итәр өчен, диңгез кичәсез һәм төрле җирләр аша үтәсез. Ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны Гәһәннәгә* үзегезгә караганда икеләтә артыграк лаеклы итәсез.

16 Кайгы сезгә, сукыр җитәкчеләр!+ Сез: „Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“+,— дисез. 17 Ахмаклар һәм сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: алтынмы я алтынны изге итүче гыйбадәтханәме? 18 Сез шулай ук: „Корбан китерү урыны белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“,— дисез. 19 Сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: бүләкме я бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы? 20 Шуңа күрә корбан китерү урыны белән ант итүче шул урын белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант итә; 21 гыйбадәтханә белән ант итүче аның белән дә, анда Яшәүче белән дә ант итә;+ 22 һәм күк белән ант итүче Аллаһы тәхете белән дә, анда Утыручы белән дә ант итә.

23 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне,+ шәфкатьлекне+ һәм тугрылыкны кире каккансыз. Уннан бер өлешне дә бирергә һәм соңгыларын да кире какмаска кирәк иде.+ 24 Черкине+ сөзеп алучы, ә дөяне+ йотучы сукыр җитәкчеләр!+

25 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз,+ ә аларның эче исә комсызлык+ һәм тотнаксызлык белән тулы.+ 26 Сукыр фарисей, савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт.

27 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез агартылган төрбәләргә охшаш:+ алар тыштан матур булып күренә, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы. 28 Сез дә шундый ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулы.+

29 Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның каберләрен бизисез+ 30 һәм: „Ата-бабаларыбыз көннәрендә яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек“,— дисез. 31 Шулай итеп сез үзегезне пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары дип атыйсыз һәм үзегезгә каршы шаһитлек бирәсез.+ 32 Алайса, ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз.

33 Еланнар, агулы елан токымы,+ Гәһәннәгә* хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?+ 34 Шуңа күрә мин сезгә пәйгамбәрләрне,+ акыл ияләрен һәм остазларны+ җибәрәм. Аларның кайберәүләрен сез үтерерсез,+ ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз+ һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз.+ 35 Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил+ каныннан алып, сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән Бәрәхия́ улы Зәкәрия́ канына кадәр — сез гаепле булачаксыз.+ 36 Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк.

37 Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим.+ Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез.+ 38 Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә.*+ 39 Сезгә шуны әйтәм, сез: „Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!“+ — дип әйткәнче, мине күрмәячәксез».

24 Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып үз юлы белән китәргә җыенганда, аның янына гыйбадәтханәнең биналарын күрсәтер өчен шәкертләре килде. 2 Ә ул аларга: «Боларның барысын да күрәсезме? Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»+,— диде.

3 Ул Зәйтүн тавында утырганда, аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны*+ һәм бу дөнья төзелешенең* үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»+,— дип сорадылар.

4 Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+ 5 Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— диеп, күпләрне юлдан яздырыр.+ 6 Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез, әмма хафага төшмәгез, чөнки болар булырга тиеш. Шулай да бу әле ахыр түгел.+

7 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән ачлык+ һәм җир тетрәүләр булыр.+ 8 Боларның барысы — газапларның* башы.

9 Шунда кешеләр сезне газапларга дучар итәр+ һәм үтерер,+ сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр.+ 10 Ул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. 11 Шунда күп ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр.+ 12 Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр. 13 Ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 14 Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер,+ һәм шунда ахыр килер.

15 Шуңа күрә сез, Дания́л пәйгамбәр аша әйтелгән һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең изге урында+ торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), 16 яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар.+ 17 Өй түбәсендәге кеше, өйдән әйберләрен алырга дип, анда кермәсен. 18 Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, өенә кире кайтмасын. 19 Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы! 20 Качу вакытыгыз кышка яки Шимбә көнгә туры килмәсен дип дога кылыгыз, 21 чөнки ул вакытта бөек афәт+ булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак.+ 22 Ул көннәр кыскартылмаса, һичкем* исән калмас иде. Әмма шул көннәр сайланганнар хакына кыскартылачак.+

23 Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“+ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз,+ 24 чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр+ килер һәм, мөмкин булса, хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен, бөек билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтерләр.+ 25 Менә мин сезне алдан кисәтәм. 26 Шуңа күрә сезгә: „Менә ул чүлдә“,— дисәләр, анда бармагыз һәм: „Менә ул эчке бүлмәләрдә“,— дисәләр, ышанмагыз.+ 27 Чөнки Адәм Улының килү чоры* көнбатышка кадәр яктырткан көнчыгыштагы яшен кебек булачак.+ 28 Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр.+

29 Шул көннәрдәге афәт үтү белән кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс,+ күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер.+ 30 Шунда күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар.+ Алар кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 31 Шунда көчле быргы тавышы яңгырар, һәм Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрер. Алар аның сайланганнарын бар яклардан — күкләрнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр җыяр.+

32 Инҗир агачыннан сабак алыгыз: аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+ 33 Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+ 34 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер. 35 Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+

36 Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми:+ күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+ 37 Нух көннәрендә ничек булган булса,+ Адәм Улының килү чорында* да шулай булачак.+ 38 Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган.+ 39 Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр.+ Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак. 40 Ул вакытта кырда ике кеше булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. 41 Ике хатын-кыз кул тегермәнендә тартыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.+ 42 Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез.+

43 Ләкин сезгә шул билгеле булсын: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә,+ ул уяу торыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.+ 44 Шуңа күрә сез дә әзер булыгыз,+ чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.

45 Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?+ 46 Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле!+ 47 Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр.

48 Ләкин ул хезмәтче явыз булып, күңеленнән: „Хуҗам тоткарланадыр“+,— дип уйласа, 49 башка хезмәтчеләрне кыйный башласа һәм эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, 50 Хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә+ кайтыр да 51 аны каты җәзага тартыр, һәм аны икейөзлеләр янына ыргытыр. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатыр.+

25 Шул вакытта күкләр Патшалыгы кулларына яктырткычлар+ алып, кияүне каршыларга чыккан 10 гыйффәтле кызга охшаш булыр.+ 2 Аларның бишесе — акылсыз, ә бишесе акыллы булган.+ 3 Акылсызлары яктырткычларын алса да, үзләре белән май алмаган, 4 ә акыллылары, яктырткычлары белән бергә май салынган савытларын да алган. 5 Кияү тоткарланган, шуңа күрә алар барысы йокымсырый башлаган һәм йоклап киткән. 6 Нәкъ төн уртасында: „Кияү килә! Аны каршы алырга чыгыгыз“,— дип кычкырган тавыш ишетелгән. 7 Шунда алар барысы да торып, яктырткычларын әзерләгән.+ 8 Акылсызлары акыллы кызларга: „Яктырткычларыбыз сүнәргә тора, безгә әз генә маегызны бирегезче“,— дигәннәр. 9 Шунда акыллылары: „Маебыз барыбызга да җитмәс, шуңа күрә сатучыларга барып, алардан үзегезгә май сатып алыгыз“,— дип җавап биргәннәр. 10 Тегеләре май сатып алып йөргән арада, кияү килгән. Әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр,+ һәм алар артыннан ишек ябылган. 11 Аннан соң калган кызлар да килгән һәм: „Әфәнде, Әфәнде, безгә ач!“+ — дип үтенгән. 12 Ул аларга: „Сезгә хак сүз әйтәм: мин сезне белмим“,— дип җавап кайтарган.

13 Шуңа күрә уяу торыгыз,+ чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез.+

14 Патшалык шулай ук чит илгә китүче кешегә охшаш. Китәр алдыннан ул үз хезмәтчеләрен чакырган да, аларга үз милкен ышанып тапшырган.+ 15 Ул һәрберсенә сәләтенә карап биргән: берсенә — биш талант,* икенчесенә — ике талант, ә өченчесенә бер талант калдырган, һәм чит илгә китеп барган. 16 Биш талант алганы, барып, аларны шунда ук сәүдә эшендә кулланган һәм тагын биш талантка ия булган. 17 Ике талант алганы да, шулай ук эш итеп, ике талантка ия булган. 18 Ә бер генә талант алганы, барып, үз хуҗасының көмеш тәңкәләрен җиргә күмеп яшереп куйган.

19 Күп кенә вакыт узгач, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисап таләп иткән.+ 20 Биш талант алганы тагын бишне китергән һәм: „Хуҗам, син миңа биш талант ышанып тапшырдың. Кара, мин тагын биш талантка ия булдым“,— дигән.+ 21 Хуҗасы аңа болай дигән: „Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын.+ Үз хуҗаң белән шатлан“.+ 22 Аннары ике талант алганы килгән һәм: „Хуҗам, син миңа ике талант ышанып тапшырдың. Кара, мин тагын ике талантка ия булдым“+,— дигән. 23 Хуҗасы аңа болай дигән: „Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын. Үз хуҗаң белән шатлан“.

24 Инде бер талант алганы да килгән һәм болай дигән: „Хуҗам, мин синең таләпчән кеше икәнеңне һәм үзең чәчмәгән җирдә урганыңны, үзең җилгәрмәгән җирдә җыйганыңны белә идем,+ 25 шуңа күрә мин курыктым һәм барып, талантыңны җиргә яшереп куйдым. Мә, мин сиңа аны кире кайтарам“. 26 Моңа хуҗасы болай дигән: „Явыз һәм ялкау хезмәтче, үзем чәчмәгән җирдә урганымны, җилгәрмәгән җирдә җыйганымны син белә идең бит! 27 Шуңа күрә сиңа көмеш тәңкәләремне әйләнешкә кертергә кирәк иде, һәм мин, кайткач, акчамны табышы белән алган булыр идем.

28 Алыгыз аңардан бер талантны һәм 10 талантлысына бирегез.+ 29 Чөнки кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр.+ 30 Бу юньсез хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак“.

31 Адәм Улы+ үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч,+ шөһрәтле тәхетенә утырачак. 32 Шунда аның каршына бар халыкларны җыячаклар, һәм ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк. 33 Сарыкларны+ ул үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне сул ягына бастырачак.+

34 Шунда Патша үзенең уң ягында торучыларга болай диячәк: „Атамнан фатиха алганнар, килегез һәм дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз. 35 Чөнки мин ач идем, ә сез мине ашаттыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчерттегез; мин чит кеше идем, ә сез мине кунак иттегез;+ 36 ялангач идем, ә сез мине киендердегез;+ авырган идем, ә сез мине кайгырттыгыз; төрмәдә идем, ә сез минем яныма килдегез“.+ 37 Шунда тәкъвалар болай дияр: „Хуҗабыз, без синең ач булуыңны күреп, кайчан ашаттык; сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек?+ 38 Чит кеше булуыңны күреп, кайчан сине кунак иттек? 39 Авырганыңны яки төрмәдә утырганыңны күреп, кайчан синең яныңа бардык?“ 40 Патша аларга мондый җавап бирер: „Сезгә хак сүз әйтәм: сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләгән булсагыз, миңа эшләгән буласыз“.+

41 Аннан соң ул үзенең сул ягында торучыларга болай дияр: „Китегез минем янымнан,+ ләгънәт төшкәннәр. Иблискә һәм аның фәрештәләренә+ әзерләп куелган мәңгелек утка барыгыз.+ 42 Чөнки мин ач идем, ә сез мине ашатмадыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчертмәдегез; 43 мин чит кеше идем, ә сез мине кунак итмәдегез; ялангач идем, ә сез мине киендермәдегез; авырган идем һәм төрмәдә идем, ә сез мине кайгыртмадыгыз“. 44 Шунда тегеләре дә: „Хуҗабыз, кайчан без синең ач булуыңны, сусавыңны, чит кеше булуыңны, ялангач, авыру булуыңны, төрмәдә утыруыңны күреп, сиңа хезмәт күрсәтмәдек?“ — дип сорарлар. 45 Ул аларга мондый җавап бирер: „Сезгә хак сүз әйтәм: сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләмәгән булсагыз, миңа эшләмәгән буласыз“.+ 46 Һәм алар мәңгегә юк ителәчәк,*+ ә тәкъвалар мәңгелек тормыш алачак».+

26 Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, үз шәкертләренә болай диде: 2 «Сезгә билгеле булганча, ике көннән соң Паса́х бәйрәме булачак,+ шунда Адәм Улын дошманнар кулына биреп, баганага кадаклап үтерәчәкләр».+

3 Шул вакытта өлкән руханилар белән халык өлкәннәре Каяфә́с+ исемле баш руханиның ишегалдында җыелды. 4 Алар Гайсәне хәйлә корып+ кулга алырга һәм үтерергә сүз куешты, 5 әмма: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дия иделәр.

6 Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә+ 7 табын янында утырганда, аның янына алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта кыйммәтле хуш исле май иде, һәм хатын аны Гайсәнең башына агыза башлады. 8 Моны күргәч, шәкертләренең ачулары чыкты һәм алар болай диештеләр: «Нигә алай әрәм итәргә инде? 9 Аны бит зур акчага сатып ярлыларга биреп була иде». 10 Аларның нәрсә әйткәннәрен белеп, Гайсә болай диде: «Ник ул хатынны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. 11 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын.+ 12 Бу хатын тәнемне хуш исле май белән майлап, мине җирләүгә әзерләде.+ 13 Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».+

14 Шунда 12 шәкертнең берсе, Яһүд Искарио́т исемлесе,+ өлкән руханилар янына барып:+ 15 «Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?»+ — дип сорады. Алар аңа 30 көмеш тәңкә вәгъдә иттеләр.+ 16 Шул вакыттан алып ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады.

17 Төче икмәк бәйрәменең+ беренче көнендә шәкертләр Гайсә янына килеп: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?»+ — дип сорадылар. 18 Ул аларга болай диде: «Шәһәргә шундый-шундый кеше янына барып, аңа болай диегез: „Остаз: „Миңа билгеләнгән вакыт инде якын. Шәкертләрем белән Пасах бәйрәмен синең йортыңда үткәрермен“,— ди“». 19 Шәкертләр нәкъ Гайсә кушканча эшләде һәм Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде.

20 Кич җиткәч,+ Гайсә 12 шәкерте белән бергә табын янына утырды.+ 21 Ашап утырганда, ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү мине сатачак»+,— диде. 22 Зур кайгыга төшеп, һәрберсе аңардан: «Хуҗам, мин түгел бит?» — дип сорый башлады. 23 Моңа ул болай диде: «Икмәген минем белән бергә савытка манучыларның берсе мине сатачак.+ 24 Әйе, Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы!+ Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».+ 25 Аны сатарга җыенучы Яһүд тә аңардан: «Остаз, мин түгел бит?» — дип сорады. Гайсә аңа: «Син моны үзең әйттең»,— диде.

26 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып,+ аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»+,— диде ул. 27 Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез,+ 28 чөнки бу шәраб күпләрнең+ гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+ 29 Ләкин сезгә шуны әйтәм: Атамның Патшалыгында сезнең белән яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен».+ 30 Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.+

31 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Бу төнне бөтенегез дә, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарык көтүе таралыр“+,— дип язылган. 32 Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлилә́ягә килермен».+ 33 Моңа Пете́р: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — диде.+ 34 Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне үк, әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте.+ 35 «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— диде аңа Петер.+ Калган шәкертләр дә шулай диделәр.

36 Шуннан соң Гайсә үз шәкертләре белән Гитсимә́н+ дип аталган урынга килде һәм аларга: «Монда утырып торыгыз, ә мин тегендә барып дога кылам»+,— диде дә, 37 үзе белән Петерне һәм Зебединең ике улын алды. Ул кайгыга төште һәм бик нык борчыла башлады.+ 38 Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана. Монда калыгыз һәм минем белән уяу торыгыз»,— диде.+ 39 Ә үзе чак кына алгарак узды да йөзтүбән капланып дога кылды:+ «Әтием, мөмкин булса, бу касә+ мине читләтеп үтсен. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың буенча булсын».+

40 Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Минем белән бер сәгать тә уяу тора алмадыгызмыни?+ 41 Вәсвәсәгә бирелмәс өчен,+ уяу торыгыз+ һәм өзлексез дога кылыгыз.+ Әйе, рух көчле,* ә тән хәлсез».+ 42 Гайсә кабат, икенче тапкыр читкә китеп: «Әтием, әгәр бу касәнең мине читләтеп үтүе мөмкин булмаса һәм мин аннан эчәргә тиеш булсам, синең ихтыярың буенча булсын»+,— дип дога кылды. 43 Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде. 44 Аларны калдырып, ул кабат читкәрәк китте дә өченче тапкыр шул ук нәрсә турында дога кылды. 45 Шуннан соң ул, үз шәкертләре янына килгәч, аларга болай диде: «Ник сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Менә Адәм Улының гөнаһ кылучылар кулына сатылу сәгате якынлашты. 46 Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын». 47 Ул әле сөйләп торганда, 12 шәкертнең берсе — Яһүд һәм аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык килеп җитте. Аларны өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре җибәргән иде.+

48 Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз»,— дип әйткән булган. 49 Яһүд туп-туры Гайсә янына килеп: «Исәнме, Остаз!»* — диде дә аны назлы итеп үбеп алды. 50 Ә Гайсә аңардан: «Син, дус, монда нәрсә дип килдең?»+ — дип сорады. Шуннан соң алар Гайсә янына килеп, аны сак астына алдылар. 51 Ләкин Гайсә белән бергә килгәннәрнең берсе, кылычын чыгарып, баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде.+ 52 Шунда Гайсә аңа болай диде: «Кылычыңны үз урынына кайтар,+ чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр.+ 53 Әллә мин Атама, миңа 12 легионнан* да артыграк фәрештәләрен+ шунда ук җибәрсен, дип ялвара алмыйм, дип уйлыйсыңмы? 54 Алайса, Язмалардагы шул рәвешчә булырга тиеш дигән сүзләр ничек үтәлер иде?» 55 Шунда Гайсә халык төркеменә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән утырдым,+ һәм сез мине кулга алмадыгыз.+ 56 Хәер, моның барысы пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен булды».+ Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар.+

57 Гайсәне кулга алган кешеләр аны баш рухани Каяфәс+ йортына китерделәр. Анда канунчылар һәм өлкәннәр җыелган иде.+ 58 Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды һәм кергәч, хезмәтчеләр белән бергә утырды. Аның нәрсә булачагын беләсе килә иде.+

59 Шул вакыт өлкән руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы ялган шаһитлек эзли иде,+ 60 әмма, күп кенә ялган шаһит килсә дә, таба алмый иделәр.+ Соңрак ике кеше килеп, 61 болай диде: «Бу кеше: „Мин Аллаһы гыйбадәтханәсен җимереп, аны өч көн эчендә торгыза алам“+,— дип әйтте». 62 Шунда баш рухани, торып, Гайсәдән: «Нигә җавап бирмисең? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады.+ 63 Әмма Гайсә дәшмәде.+ Шунда баш рухани: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?»+ — диде. 64 Гайсә аңа: «Син моны үзең әйттең. Ә мин сезгә шуны әйтәм: хәзердән башлап сез Адәм Улының+ кодрәтле Затның уң ягында утыруын+ һәм күк болытларында килүен күрерсез»+,— диде. 65 Шунда баш рухани үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Ул көфер сүз сөйли! Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? Менә сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. 66 Нәрсә диярсез?» Алар: «Ул үләргә тиеш»+,— диде. 67 Шунда алар аның йөзенә төкереп,+ аңа йодрыклары белән суга башладылар.+ Ә кайберләре аны яңаклап:+ 68 «Әй Мәсих, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?» — дия иделәр.

69 Ул вакытта Петер тышта, ишегалдында утыра иде. Аның янына хезмәтче кыз килеп: «Син дә гәлилә́яле Гайсә белән бергә булдың бит!» — диде.+ 70 Әмма Петер моны аларның барысы алдында инкяр итеп: «Мин синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне белмим»,— диде. 71 Ул капка янына килгәч, аны икенче бер хезмәтче кыз күреп алды һәм анда торучыларга: «Бу кеше насаралы Гайсә белән бергә булды»+,— дип әйтте. 72 Петер кабат моны инкяр итте һәм ант итеп: «Мин ул кешене белмим!» — диде. 73 Бераздан Петер янына анда басып торучылар килде һәм: «Син чыннан да аларның берсе, сөйләшүеңнән беленеп тора бит»,— диде. 74 Ул исә: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин бу кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. Шунда әтәч кычкырды. 75 Һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»+,— дигән сүзләрен исенә төшерде. Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде.

27 Иртән иртүк барлык өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре Гайсәне үтерү турында киңәшләштеләр.+ 2 Шуннан соң аны бәйләп, идарәче Пилатка илтеп тапшырдылар.+

3 Шунда Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, аның үлемгә тартылганын белгәч, вөҗданы газапланганга, 30 көмеш тәңкәне өлкән руханиларга һәм өлкәннәргә кайтарып бирде+ 4 һәм: «Гаепсез кешене сатып, мин гөнаһ кылдым»,— диде. Алар аңа: «Безгә ни, ул синең эшең»,— диделәр. 5 Яһүд көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте, шуннан соң барып асылынды.+ 6 Ә өлкән руханилар көмеш тәңкәләрне алып: «Боларны изге хәзинәгә салу законлы булмас, чөнки бу — кан бәясе»,— диделәр. 7 Киңәшләшеп алганнан соң, алар шул акчага, чит кешеләрне җирләр өчен, чүлмәкче кырын сатып алдылар. 8 Шуңа күрә бу кыр әле дә Кан кыры+ дип атала. 9 Шунда Ирмия́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: «Алар Исраи́л халкыннан кайберәүләр бәяләгән бәяне, бәяләнгәннең бәясен — 30 көмеш тәңкәне алдылар 10 һәм, Йәһвә* миңа кушканча, аларны чүлмәкче кыры өчен бирделәр».+

11 Гайсә Пилат каршында басып торганда, Пилат аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады. «Син үзең моны әйтәсең»,— дип җавап бирде аңа Гайсә.+ 12 Әмма өлкән руханилар һәм өлкәннәр аны гаепли башлагач, ул аларга җавап бирмәде.+ 13 Шунда Пила́т аңардан: «Сиңа каршы шулкадәр күп шаһитлек бирәләр, әллә ишетмисеңме?» — дип сорады. 14 Моңа Гайсә бер сүз дә дәшмәде, шуңа күрә идарәче бик нык гаҗәпләнде.

15 Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.+ 16 Ул вакытта һәркемгә билгеле Бара́б исемле бер тоткын бар иде. 17 Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорады. 18 Аларның Гайсәне көнчелектән тотып биргәннәрен ул белә иде. 19 Өстәвенә, ул хөкем итү урынында утырганда, аның хатыны аңа: «Бу тәкъва кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә, чөнки бүген төшемдә аның аркасында бик нык газапландым»,— дигән хәбәр җибәрде. 20 Әмма өлкән руханилар белән өлкәннәр халыкны Барабның+ азат ителүен, ә Гайсәнең үтерелүен сорарга күндерделәр.+ 21 Шунда идарәче халыктан: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорады. «Барабны»,— диделәр тегеләре. 22 Шунда Пилат: «Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип сорады. Барысы да: «Аны баганага кадакла!» — диделәр.+ 23 Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкыра иделәр.+

24 Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су алып халык алдында кулларын юды да: «Бу кешенең канында минем гаебем юк, үзегез карагыз»,— диде. 25 Моңа бар халык: «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»+,— диде. 26 Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне, камчылаганнан соң,+ баганага кадакларга кушты.+

27 Пилатның гаскәриләре Гайсәне идарәче сараена алып киттеләр һәм аның янына бөтен гаскәриләр төркемен җыйдылар.+ 28 Алар аның киемен салдырып, өстенә җете кызыл төстәге япанча,+ 29 ә башына чәнечкеле үсемлектән таҗ үреп кидерделәр һәм уң кулына таяк тоттырдылар. Алар аның алдына тезләнеп һәм: «Исәнме,* яһүдләр Патшасы!» — диеп, аңардан мыскыллап көлә башладылар. 30 Алар аңа төкерделәр+ һәм шул таякны алып башына сугарга тотындылар. 31 Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар япанчаны салдырып, аңа үзенең өске киемнәрен кидерделәр һәм аны баганага кадакларга дип алып киттеләр.+

32 Алар чыгып барганда, Кири́нидә туган Шиму́н исемле бер кешене очраттылар һәм аңа Гайсәнең җәфалану баганасын* күтәреп барырга куштылар.+ 33 Голго́фа, ягъни Баш сөяге,+ дигән урынга килгәч, 34 Гайсәгә ачы нәрсә* салынган шәраб бирделәр,+ әмма ул, татып карагач, аны эчмәскә булды. 35 Аны баганага кадаклап куйганнан соң, алар жирәбә салып, аның өске киемнәрен бүлештеләр.+ 36 Аннан соң аны саклап утырдылар. 37 Аның баш өстенә «Бу — яһүдләр Патшасы Гайсә» дигән язу урнаштырдылар.+ Бу аңа чыгарылган хөкем иде.

38 Юлбасарларның берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+ 39 Үтеп баручы кешеләр аны яманладылар+ һәм башларын чайкап+ 40 болай диделәр: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы,+ коткар үзеңне! Аллаһы улы булсаң, төш җәфалану баганасыннан!»*+ 41 Өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр дә аңардан мыскыллап көлештеләр:+ 42 «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! Ул бит Исраил Патшасы,+ төшсен җәфалану баганасыннан,* шунда аңа иман итәрбез. 43 Ул бит Аллаһыга таянып яшәгән иде; Аллаһы аны кадерләсә, коткарсын,+ чөнки ул: „Мин Аллаһы Улы“+,— дия иде». 44 Гайсәне хәтта баганалардагы теге юлбасарлар да шулай ук мәсхәрәләде.+

45 Сәгать алтылар* тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алды, һәм тугызлар* тирәсенә кадәр шулай булды.+ 46 Тугызлар тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип чакырды. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?»+ дигәнне аңлата. 47 Моны ишетеп, якында торучыларның кайберләре: «Ильясны чакыра»,— дия башладылар.+ 48 Ә аларның берсе шунда ук йөгереп китте һәм губканы алып, ачыган шәрабка манчыды. Ул аны таякка беркетте дә Гайсәгә эчәргә бирде.+ 49 Башкалары исә: «Тукта әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — диделәр. 50 Гайсә кабат каты тавыш белән кычкырып җибәрде һәм үлде.*+

51 Шунда гыйбадәтханәнең чаршавы+ өстән аска урталай ертылды,+ җир тетрәп куйды, һәм кыялар ярылды. 52 Төрбәләр ачылып китте, һәм үлем йокысы белән йоклап киткән күп кенә изгеләрнең мәетләре күренә башлады, 53 һәм күпләр аларны күрде. (Гайсәнең терелүеннән соң төрбәләр арасыннан чыккан кешеләр изге шәһәргә керделәр.) 54 Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаган гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башкасын күреп, бик нык курыктылар һәм: «Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»,— диделәр.+

55 Моны ерактан гына күп хатыннар күзәтеп торды. Алар Гайсәгә хезмәт күрсәтеп, аның белән Гәлилә́ядән килгән иделәр.+ 56 Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Зебеди́ угылларының әниләре бар иде.+

57 Инде кич якынлашып килгәндә Аримафейдан булган Йосыф исемле бер бай кеше килде. Ул да Гайсә шәкерте булып киткән иде.+ 58 Бу кеше Пилат янына барып, аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.+ Шунда Пилат аның гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты.+ 59 Йосыф гәүдәне алып, нәфис чиста җитен тукымага төрде дә+ 60 кыяда уеп ясалган үзенең яңа төрбәсенә салды.+ Төрбә авызына зур таш тәгәрәтеп китергәннән соң ул кайтып китте. 61 Ә магдалалы Мәрьям белән башка Мәрьям кабер каршында утырып калдылар.+

62 Әзерләнү көненнән+ соң икенче көнне өлкән руханилар белән фарисейлар Пилат янына килеп, 63 болай диделәр: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“+,— дигәне исебезгә төште. 64 Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр+ дә соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр». 65 Пилат исә аларга: «Сакчылар алыгыз да барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— диде. 66 Алар бардылар да, каберне саклар өчен, аның авызындагы ташка мөһер сугып, сакчылар куйдылар.

28 Шимбә көне үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, иртән иртүк магдалалы Мәрьям һәм башка Мәрьям каберне карарга дип килделәр.+

2 Күктән Йәһвә* фәрештәсе төшкәнгә күрә, бик каты җир тетрәү булган. Фәрештә кабер янына килеп, ташны читкә алып куйган һәм хәзер шул таш өстендә утыра иде.+ 3 Ул үзе яшенгә охшаш, ә киемнәре кар кебек ак иде.+ 4 Сакчылар куркуларыннан калтырый башлады һәм үз урыннарында катып калды.

5 Шунда фәрештә хатыннарга болай диде: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән Гайсәне эзлисез.+ 6 Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде.+ Килегез, аның яткан урынына карагыз. 7 Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем».+

8 Хатыннар шунда ук төрбәдән чыктылар. Алар бик нык курыккан иде, әмма шул ук вакыт бик шат иделәр һәм аның шәкертләренә сөйләргә дип йөгереп киттеләр.+ 9 Юлда каршыларына Гайсә чыкты һәм: «Иминлек сезгә!» — диде. Алар Гайсә янына килеп, сәҗдә кылдылар* һәм аның аякларын кочакладылар. 10 Шунда Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлилә́ягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— диде.

11 Хатыннар юлга чыктылар. Ул вакыт кайбер сакчылар,+ шәһәргә барып, бар булганны өлкән руханиларга сөйләп бирделәр. 12 Тегеләре исә, өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп көмеш тәңкәләр бирделәр 13 һәм болай диделәр: «„Без йоклаган вакытта аның шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр“+,— дип әйтегез. 14 Ә бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз». 15 Сакчылар көмеш тәңкәләрне алып, кушканча эш иттеләр. Бу хәбәр яһүдләр арасында хәтта бүген дә киң таралган.

16 Ә 11 шәкерт Гәлилә́ягә,+ Гайсә барырга кушкан тауга китте+ 17 һәм аны күргәч, аның алдында сәҗдә кылды.* Шулай да кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде. 18 Гайсә алар янына килеп, болай диде: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде.+ 19 Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез;+ Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны* суга чумдырыгыз,+ 20 һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез.+ Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше* тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».+

Яки «Машиахның; Майланган затның».

Яки «шәҗәрәсе».

Яки «[Аллаһының] эш итүче көченнән».

Грек Язмаларының төп нөсхәсендә Аллаһының исеме «Йәһвә» 237 тапкыр очрый. Бу шигырь андый очракларның беренчесе. А5 кушымт. к.

Евр. телендә «Йошуа». Мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы».

А5 кушымт. к.

А5 кушымт. к.

Сүзлекне к.

Яки «сихерчеләр».

Яки «баш ияргә».

Сүзлекне к.

Яки «Машиахның; Майланган затның».

А5 кушымт. к.

А5 кушымт. к.

А5 кушымт. к.

Күрәсең, «үсенте» дигән евр. сүзеннән килеп чыккан.

А5 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «җимеш китерегез».

А5 кушымт. к.

Яки «парапетына; иң югары ноктасына».

А5 кушымт. к.

А5 кушымт. к.

Яки «Ун шәһәр өлкәсеннән».

Яки «Рухи яктан фәкыйрьләр».

Ашлык күләмен үлчәр өчен кулланылган зур савыт.

Чуп-чарны яндырыр өчен Иерусалимның тышкы ягындагы урын. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «соңгы кодрантына». Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».

Сүзлекне к.

Гр. порне́йа. Сүзлекне к.

А5 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «миля». Ә14 кушымт. к.

Ягъни процентсыз бурычка.

Яки «тулы».

Сүзлекне к.

Яки «исемеңне изге дип санасыннар; исемең белән изге нәрсә белән мөгамәлә иткәндәй мөгамәлә итсеннәр».

Яки «килеш-килбәтләрен карамыйча».

Яки «саф». Сүзгә-сүз «гади».

Яки «яктылык тулы».

Сүзгә-сүз «яман; явыз».

Ә14 кушымт. к.

Яки «баш иеп».

Яки «сафландыра».

Яки «баш иеп».

Яки «ашкынучан».

Шайтанга карата кулланыла торган исем. Җеннәрнең мирзасы я идарәчесе.

Яки «тормышны», ягъни яшәүгә өметне.

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «бер ассарийга». Ә14 кушымт. к.

Сүзлекне к.

Яки «Тормышын».

Яки «тормышын».

Сүзгә-сүз «Миндә киртә тапмаучы».

Кеше үлү яки берәр фаҗига булу сәбәпле киелә торган кара төстәге кием.

Гр. га́дес. Сүзлекне к.

Монда сүз Кәпернаум шәһәре турында бара.

Сүзлекне к.

Яки «кулы параличланган».

Шайтанга карата кулланыла торган исем.

Сүзлекне к.

Яки «тугры булмаган».

Сүзгә-сүз «абына».

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «дөнья яратылганнан».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «абыну ташы булган бар нәрсәләрне».

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «тетрарх».

Ягъни Һируд Антипа. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «күп стадийләр ераклыкта». Стадий — 185 м.

Сүзгә-сүз «Дүртенче сакта», ягъни як. иртәнге 3 тән алып иртәнге 6 га, таң атканчыга кадәр.

Яки «баш иде».

Ягъни йола буенча юмыйлар.

Порне́йа дигән гр. сүзенең күплек формасы. Сүзлекне к.

Ягъни йола буенча юылмаган.

Яки «башын иде».

Яки «тугры булмаган».

Сүзгә-сүз «тән һәм кан».

Гр. телендә «кыя» дигәнне аңлата.

Гр. га́дес. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «бәйләгән... бәйләнгән».

Сүзгә-сүз «чишкән... чишелгән».

Сүзлекне к.

А3 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «ике драхмалык тәңкә». Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «статир». Тетрадрахма булып санала. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».

Яки «ишәк тәгәрәтеп йөртә торган тегермән ташы».

Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».

Сүзлекне к.

А3 кушымт. к.

Я, бәлки, «Атагыз».

Сүзгә-сүз «фаш ит».

Сүзгә-сүз «бәйләгән... бәйләнгән».

Сүзгә-сүз «чишкән... чишелгән».

Сүзгә-сүз «70 тапкыр 7».

10 000 талант көмеш — 60 000 000 динар. Ә14 кушымт. к.

Яки «баш иеп».

Ә14 кушымт. к.

Гр. порне́йа. Сүзлекне к.

Яки «Тулы».

Ә14 кушымт. к.

Ягъни иртәнге тугызлар.

Ягъни көндезге уникеләр тирәсендә.

Ягъни көндезге өчләр тирәсендә.

Ягъни кичке бишләр.

Ә14 кушымт. к.

Ә14 кушымт. к.

Ә14 кушымт. к.

Яки «юмарт».

Сүзгә-сүз «яман; явыз».

Яки «баш иеп».

А5 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «почмак башы».

А5 кушымт. к.

Яки «императорга».

Ә14 кушымт. к.

Изге Язмаларда үлгән кешенең олыракмы яки кечерәкме икәне төгәл әйтелмәгән.

А5 кушымт. к.

Сүзлекне к.

А5 кушымт. к.

Яки «иң яхшы».

Яки «Остаз».

Гайсә «ата» дигән сүзне формаль яки дини титул итеп кулланудан тыйган.

А3 кушымт. к.

Яки «яһүд диненә күчкән кеше».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «сезгә буш килеш калдырыла».

А5 кушымт. к.

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «тулгак тоту газапларының».

Сүзгә-сүз «бернинди тән».

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Бер грек таланты — 20,4 кг. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «чабып ташланачак».

Яки «әзер».

Сүзгә-сүз «Равви».

Легион — борынгы Рим армиясенең эре гаскәри подразделениесе. Бу шигырьдә бу сүз зур сан булуын күрсәтә.

А5 кушымт. к.

Яки «Сәламлибез сине».

Сүзлекне к.

Ачы сыекча.

Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Ягъни көндезге уникеләр.

Ягъни көндезге өчләр.

Сүзгә-сүз «рухын бирде».

А5 кушымт. к.

Яки «баш иделәр».

Яки «баш иде».

Сүзгә-сүз «Ата, Угыл һәм изге рух исеменә».

Сүзлекне к.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу