Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwtsty 2 Яхъя 1-13
  • 2 Яхъя

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 2 Яхъя
  • Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
2 Яхъя

ЯХЪЯНЫҢ ИКЕНЧЕ ХАТЫ

1 Мин, өлкән, сайланган ханымга* һәм аның балаларына язам. Мин аларны чын күңелдән яратам, һәм мин генә түгел, ә хакыйкатьне белгән һәммәбез ярата. 2 Без сезне яратабыз, чөнки хакыйкать күңелебездә һәм мәңге безнең белән булачак. 3 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм аның Улы Гайсә Мәсихтән килгән юмарт игелек, шәфкать, тынычлык һәм хакыйкать белән мәхәббәт безнең белән булсын.

4 Мин бик сөенәм, чөнки кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөрүләрен беләм.+ 5 Ханым, сиңа үтенеп язам: бер-берегезне яратыгыз дигән әмерне үтәп яшә (бу әмер яңа түгел, ә башлангычтан ук бирелгән әмер).+ 6 Мәхәббәт — ул Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү.+ Бу сез башлангычтан ук ишеткән әмер, аны үтәп яшәгез. 7 Дөньяда күп алдакчылар пәйда булды бит,+ алар Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен танымый.+ Шулай эшләүче — алдакчы һәм Мәсих дошманы.+

8 Хезмәтебез китергән җимешләрне югалтмас өчен һәм бүләкне тулысынча алыр өчен, үзегезне күзәтегез.+ 9 Мәсих тәгълиматыннан читкә китүче һәм аны тотмаучы һәркемнең Аллаһы белән бердәмлеге юк.+ Ә шул тәгълиматны тотучының Ата белән дә, Угыл белән дә бердәмлеге бар.+ 10 Әгәр берәрсе сезгә килеп бу тәгълиматны алып килмәсә, аны үз өегездә кабул итмәгез+ һәм аңа сәламләү сүзләрен әйтмәгез. 11 Чөнки аңа сәламләү сүзләре әйтүче кеше — аның явыз эшләрендә катнашучы булып чыга.

12 Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма аларны хат аша түгел, ә сезгә килеп һәм йөзгә-йөз сөйләшеп җиткерәсем килә. Моңа өметләнеп калам. Бу сезгә зур куаныч китерер.

13 Сайланган апаңның балаларыннан сиңа сәлам.

Бу сүз я берәр хатынны, я беренче гасырдагы берәр мәсихче җыелышны аңлатырга мөмкин.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу