Тарстагы Рим юлы
Тарс — Шаулның (рәсүл Паулның) туган шәһәре — Киликия өлкәсенең төп шәһәре булып торган (Рс 9:11; 22:3). Киликия өлкәсе (хәзерге Төркиянең өлеше) Кече Азиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан булган. Тарс гөрләп алга баручы зур сәүдә шәһәре булган. Ул бик уңайлы урында — көнчыгыштан көнбатышка алып барган төп сәүдә юлларының берсендә урнашкан булган. Бу юл Тавр таулары һәм Киликия капкалары (юлы булган тарлавык) аша үткән. Шәһәрнең шулай ук Кидн елгасын Урта диңгез белән бәйләгән гаване дә булган. Тарс грек культурасының үзәге булып торган, һәм анда күп кенә яһүдләр яшәгән. Бу фоторәсемдә шул ук исем йөрткән бүгенге шәһәрдә сакланган кайбер борынгы җимерекләр күрсәтелгән. Бу шәһәр Кидн елгасы Урта диңгезгә кушылган урыннан якынча 16 км ераклыкта урнашкан. Тарс шәһәренә күп кенә билгеле кешеләр, шул исәптән Марк Антоний, Клеопатра һәм Юлий Цезарь, шулай ук берничә император килеп киткән булган. Римның дәүләт эшлеклесе һәм язучысы Цицерон, б. э. к. 51—50 елларда Киликия белән идарә иткәндә, кайвакыт шул шәһәрдә туктала торган булган. Б. э. беренче гасырында Тарс аң-белем бирү үзәге буларак та билгеле булган. Һәм, грек географы Страбон сүзләре буенча, ул хәтта Афина белән Искәндәрияне бу яктан өстен чыккан. Шуңа күрә Паул Тарсны «шактый гына танылган... шәһәр» дип атаган да (Рс 21:39).
Чыганак:
Todd Bolen/BiblePlaces.com
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: