Диоклетиан
Б. э. 284—305 елларында идарә иткән Рим императоры. Диоклетиан мәсихчеләрне рәхимсез эзәрлекләве һәм Изге Язмаларның кулъязмаларын бетерергә дигән указлар чыгаруы белән билгеле. Ул беренче мәсихчеләрнең бөтен әдәбиятын бетерергә тырышкан булса да, меңнәрчә борынгы кулъязмалар һәм кулъязма кисәкләре безнең көнгә кадәр сакланып калган. (А3 кушымт. «Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек сакланып калган?» кара.)
Ул Рим провинциясе Далматиядә туган, һәм аңа Диокл дигән исем кушканнар; аның тулы исеме Гай Аврелий Валерий Диоклетиан булган. Б. э. 285 елында ул бөтен хакимлекне үз кулына алган, һәм аның реформалары Рим империясенә берникадәр тотрыклылык керткән. Диоклетиан империяне административ яктан бүлеп, тетрархия, ягъни дүрт идарәче системасы, урнаштырган. Ул шулай ук аны көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләргә бүлгән. Кайбер тарихчылар уйлаганча, бу Византия империясенең барлыкка килүенә китергән. Б. э. 305 елында ул хакимлектән баш тарткан һәм берничә елдан соң вафат булган. Үз гомеренең соңгы елларында аның үз варислары арасындагы низаглар аркасында өмете өзелгән булган.
Аның идарә итүенең ахыргы елларында мәсихчеләр соңгы тапкыр көчле эзәрлекләүләр кичергән. Эзәрлекләүләрнең сәбәпләре арасында Диоклетианның Римда тулы бердәмлек торгызу теләге булган; ул бүленешләр чыгаручы дип саналган ниндидер чит гыйбадәтне түзеп торырга теләмәгән. Шулай ук мәсихчеләргә каршы торган фәлсәфәчеләрнең һәм Диоклетиан варисы Галерийның тәэсирләре дә эзәрлекләүләрнең сәбәпләре булып торган; Галерий Рим диненең ашкынучан тарафдары булган.