Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 5 10-11 б.
  • Гаҗәеп элемент

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаҗәеп элемент
  • Уяныгыз! 2016
Уяныгыз! 2016
g16 № 5 10-11 б.

Гаҗәеп элемент

Углерод атомнары

«Яшәү өчен углеродтан мөһимрәк элемент юк»,— дип әйтелә бер китапта («Nature’s Building Blocks»). Углеродның үзенә күрә үзлекләре аңа үзе белән һәм күп кенә башка химик элементлар белән кушылырга мөмкинлек бирә, шулай итеп миллионлаган кушылмалар барлыкка килә. Алар һәрвакыт ачылып тора я синтез юлы белән булдырыла.

Мондагы мисаллар күрсәткәнчә, углерод атомнары шулай ук бер-берсе белән бәйләнешкә кереп, күптөрле формалар, шул исәптән чылбырлар, пирамидалар, боҗралар, пластиналар һәм көпшәләр барлыкка китерә ала. Углерод чыннан да гаҗәеп элемент!

АЛМАЗ

Алмаз

Углерод атомнарыннан тетраэдрлар дип аталган пирамидалар барлыкка килә, һәм шулай итеп бик каты төзелешле табигатьтә билгеле матдәләрнең иң катысы булып торган алмаз хасил була. Чын алмаз — асылда углерод атомнарыннан гына торган кристалл.

ГРАФИТ

Каләм

Графитта бер-берсенә тыгыз бәйләнгән углерод атомнары, өемдәге кәгазь битләре сыман, төрле яссылыкта яткан катламнарга урнашкан. Ул бу үзлекләре аркасында яхшы майлау материалы да, каләмдә төп матдә дә булып кулланылаa.

ГРАФЕН

Каләм сызыгы

Графен — бер атом калынлыгында алтыпочмаклы челтәргә җәелгән углерод тукымасы. Аның ныклык чиге корычныкыннан күпкә зуррак. Каләм белән ясалган сызыкта аз гына графен булырга мөмкин; анда ул бер я күп катламлы була ала.

ФУЛЛЕРЕННАР

Фуллереннар

Углеродның бу куыш молекулалары микроскопик туплардан я нанокөпшәләр дип аталган көпшәләрдән торган формаларда була. Алар нанометрлар, яки метрның миллиардтан бер өлеше, белән үлчәнә.

ТЕРЕ ОРГАНИЗМНАР

Углероды булган күзәнәкләр

Үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләрнең күп кенә күзәнәкләре төзелешенә углерод — углеводлар, майлар һәм аминокислоталарда булган элемент керә.

«[Аллаһының] күзгә күренмәс сыйфатларын... ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Римлыларга 1:20).

a «Уяныгыз!» (рус) 2007 ел, июль санындагы «У кого есть карандаш?» дигән мәкаләне карагыз.

Йолдыз

Углерод йолдызлар үтә төгәл тәртипкә салынганга хасил була

Углерод өч гелий төше кушылу нәтиҗәсендә хасил була. Галимнәр уйлавынча, гелий төше кызыл гигантлар дип аталган йолдызлар эчендә очрый. Әмма гелийның кушылуы өчен дөрес шартлар булырга тиеш. «[Физик законнарның] берничә генә зурлыгын хәтта чиксез кечкенә күләмгә үзгәртсәгез»,— дип язган физик Пол Девис һәм «галәм дә, яшәү дә һәм, әлбәттә, кешеләр дә булмас иде». Йолдызларның андый үтә төгәл тәртибен ничек аңлатып була? Кайберәүләр шулай булган инде ди. Башкалар исә зирәк Барлыкка Китерүченең барлыгына дәлил күрә. Сезнеңчә, кайсы караш акылга ятышлырак?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу