Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 5 14-15 б.
  • Казахстанга сәяхәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Казахстанга сәяхәт
  • Уяныгыз! 2017
Уяныгыз! 2017
g17 № 5 14-15 б.
Астана, Казахстан

Астана шәһәре

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР | КАЗАХСТАН

Казахстанга сәяхәт

Казахстан картасы

КАЗАХЛАР, гадәттә, күчмә тормыш алып барганнар. Бүгенге көнгә кадәр кайбер казах көтүчеләре үз малларын ел фасылларына карап, төрле көтүлекләргә алып бара. Алар җәйләрен салкынрак таулы-калкулыклы җирдәге яшел көтүлекләрдә үткәрә. Карлы кыш якынлашуга, алар көтүләрен җылырак түбән җирләргә алып төшә.

Кайбер казахлар алга киткән заманча шәһәрләрдә яши. Шулай да аларның күп кенә йолаларында, ризыкларында һәм кул һөнәрләрендә ата-бабаларының күчмә тормыш алып барганнары чагыла. Казахлар ата-бабаларыннан калган шигърияткә, җырларга һәм музыкага бай; аны җирле музыка кораллары белән башкаралар.

Юрта — күчмә халыкның милли күчермә торагы — табигать белән бердәмлектә яшәгән кешенең символы булып киткән. Көтүчеләр һаман да юрталарда яшәргә ярата, ә шәһәрдә яшәүче казахлар аларны махсус вакыйгалар өчен куллана. Юрталар шулай ук туристлар өчен уңайлы тораклар булып хезмәт итә. Юрталарның эчке өлеше казах хатыннарының чигү, туку һәм келәм ясау осталыкларын ачык итеп күрсәтә.

Бер гаилә юрта эчендә

Юрта эче

Авылда яшәүче казах гаиләләре атларны югары бәяли. Казах телендә атны сурәтләр өчен ким дигәндә 21 сүз бар, аның һәрберсе үз төсмерен белдерә һәм шулай ук ат йоннарының төсен тасвирлау өчен 30 дан күбрәк сүз һәм сүзтезмә бар. Яхшы ат һаман да югары бәяләнә һәм көтеп алынган бүләк итеп санала. Авылларда малайлар балачактан ук атта йөрергә өйрәнә.

Казах милли ризыгында һәрвакыт ит булырга тиеш, һәм ул ризык гадәттә тәмләткечсез. Казахлар яраткан эчемлекләрнең берсе — кымыз; ул бия сөтеннән ясала һәм сәламәтлек өчен бик файдалы дип санала. Тагын бер эчемлек — дөя сөтеннән ясалган чак кына ачы, майлы «шүбат».

Йәһвә Шаһитләренең Алматыда урнашкан филиалына рәхим итегез; ул экскурсияләр өчен ачык.

Ирбис

Җәйләрен Казахстан тауларында үткәргән тотылмас ирбис (карлы барс)

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Казахстанда ким дигәндә 36 төрле кыр тюльпаны үсә. Тюльпан сурәте казах сәнгатендә киң таралган бизәк.

Казахстандагы Балхаш күленең сулары көнчыгыш өлешендә тозлы, ә көнбатыш ягында тозсыз диярлек.

Өйрәтелгән бөркетләр һәм башка кошлар белән аучылык монда һаман да киң таралган. Казахлар яраткан кошларын — алтын бөркетләрне аучылыкка өйрәтә.

Башына томага кидерелгән бөркет бер кеше кулында утыра

Бөркет үз башына кидертелгән томага ярдәмендә кешеләрдән курыкмый

  • ТӨП ТЕЛЛӘР: КАЗАХ, РУС

  • ХАЛЫК САНЫ: 17 563 000

  • БАШКАЛА: АСТАНА

  • КЛИМАТ: ҖӘЙЛӘРЕ ЭССЕ ҺӘМ КОРЫ, КЫШЛАРЫ САЛКЫН ҺӘМ КАРЛЫ

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу