Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 1 12-13 б.
  • Тормыш максаты

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тормыш максаты
  • Уяныгыз! 2018
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тормыш ничек барлыкка килгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Сез Аллаһыга ышанырсызмы яки эволюциягәме?
    Тормыш яратылган булганмы?
  • Кем безгә җавап бирә ала?
    Кеше нәрсә өчен яши?
  • Тормышның бөек максаты бар
    Кеше нәрсә өчен яши?
Уяныгыз! 2018
g18 № 1 12-13 б.
Бер ир кеше үзенең тормыш максаты турында уйлана

БӘХЕТ ЮЛЫ

Тормыш максаты

КЕШЕЛӘР КҮП ЯКТАН УНИКАЛЬ. БЕЗ ЯЗАБЫЗ, РӘСЕМ ТӨШЕРӘБЕЗ, БАРЛЫККА КИТЕРӘБЕЗ ҺӘМ МОНДЫЙ МӨҺИМ СОРАУЛАР ТУРЫНДА УЙЛАНАБЫЗ: ни өчен галәм бар булган? Без ничек барлыкка килгәнбез? Тормышның максаты нинди? Киләчәктә безне нәрсә көтә?

Кайберәүләр, андый сорауларга җавап табып булмый дип, алар турында уйламый. Башкалар андый сораулар бирү мәгънәсез, чөнки тормыш эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгән, ди. «Илаһлар да, максатлар да юк»,— дип әйткән тарих һәм биология профессоры Уильям Провайн. Ул болай дип өстәгән: «Әхлак бернәрсәгә дә нигезләнмәгән һәм тормышның да бернинди максаты юк».

Әмма кайберәүләр андый караш нигезсез дип уйлый. Алар галәмнең төгәл, гаҗәеп, яхшы уйланылган законнар ярдәмендә идарә ителә икәнен күрә. Аларны табигатьнең гаҗәп эшләнелгәне таң калдыра. Һәм табигатьтәге кайбер идеяләрне кешеләр үзләре җитештергән нәрсәләрдә кулланырга тырыша. Көндәлек тәҗрибәләре аларны шуңа ышандыра: андый катлаулылык идарә ителмәгән көчләр ярдәмендә түгел, ә акылга ия берәү ярдәмендә барлыкка килгән.

Шулай фикер йөртү кайбер эволюционистларны үз карашларын үзгәртергә дәртләндергән. Ике мисал карап чыгыйк.

НЕЙРОХИРУРГ АЛЕКСЕЙ МАРНОВ. «Мин укыган мәктәпләрдә атеизм һәм эволюциягә өйрәттеләр,— дип әйтә ул.— Аллаһыга ышанган һәркемгә томана кешегә карагандай карадылар». Әмма 1990 елда аның карашы үзгәрә башлаган.

«Мин һәрчак һәр нәрсәнең акылга ятышлы сәбәбен аңларга тырышам,— дип аңлата ул,— шул исәптән кеше миенең дә. Бу гаҗәеп әгъза билгеле галәмдәге иң катлаулы нәрсә дип атала, һәм бу дөрес тә. Әмма ми кеше белемнәр белән сәләтләр туплап үлсен өчен билгеләнгәнме? Бу миңа акылсыз һәм мәгънәсез булып тоелды. Шуңа күрә мин уйлый башладым: „Ни өчен без монда? Тормышның максаты нинди?“ Җитди уйланганнан соң мин Барлыкка Китерүче булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдем».

Тормыш максатын эзләү Алексейны Изге Язмаларны тикшерергә дәртләндергән. Соңрак аның табиб булып эшләгән атеист хатыны да Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Әмма ул моны башта иренең ялгышканын күрсәтер өчен эшләгән! Хәзер исә, алар икесе дә Аллаһыга ышана һәм аның Изге Язмаларда язылган кешелеккә карата ниятен аңлый.

ПЛАЗМА ТИКШЕРҮЧЕ ГАЛИМ ХАТЫН ХУАБИ ИНЬ. Хуаби Инь физика өйрәнгән һәм күп еллар плазма тикшергән. Плазма — матдәнең дүртенче хәле. Мәсәлән, кояш плазмадан тора. Плазманы башлыча электроннар һәм уңай ионнар тәшкил итә.

«Без, галимнәр, табигать күренешләрен тикшергәндә,— дип әйтә Хуаби,— һәрчак яхшы тәртип күрәбез, ә бу төгәл кануннарның нәтиҗәсе. „Бу кануннар ничек барлыкка килгән? — дип гаҗәпләнә идем мин.— Хәтта ризык пешерер өчен утны карап торырга кирәк икән, кояш януы белән җитәкчелек иткән кануннарны кем урнаштырган?“ Вакыт узу белән мин Изге Язмаларның беренче сүзләре иң акыллы җавап икәнен аңладым. Анда әйтелә: „Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде“» (Яратылыш 1:1).

Фән, һичшиксез, «ничек» дигән күп кенә сорауларга ачыклык керткән, мәсәлән, ми күзәнәкләре ничек эшли һәм кояш җылыны һәм яктылыкны ничек булдыра? Әмма Алексей һәм Хуаби ачыклаганча, Изге Язмаларда «ни өчен» дигән мөһимрәк сорауларга җавап бар, мәсәлән, ни өчен галәм бар булган? Ни өчен аның белән кануннар идарә итә? Һәм ни өчен без яшибез?

Изге Язмаларда җир турында болай диелә: «[Аллаһы] аны юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишагыя 45:18). Әйе, Аллаһының җиргә карата нияте бар. Киләсе мәкаләдән без бу ниятнең киләчәккә өметебез белән тыгыз бәйле икәнен белербез.

ТӨП ФИКЕРЛӘР

«Аллаһы җирне... юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишагыя 45:18).

«Без нәрсә өчендер яшәргә тиеш»

«Физик һәм психик яктан сәламәт булып калыр өчен, без нәрсә өчендер яшәргә тиеш»,— дип язган психология профессоры Уильям МакДугалл. Шулай ук психология профессоры Кэрол Риф сүзләре буенча, кешеләрнең тормыш максаты булганда, бу аларның «сәламәтлегенә зур файда китерә: аларның фикерләү сәләте кимү куркынычы әзрәк... йөрәк-кан тамырлары авыруларының булу ихтималы кимрәк, алар инсульттан соң тизрәк аякка баса... һәм чагыштырмача озаграк яши».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу