Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 89 хикәя
  • Гайсә гыйбадәтханәне чистарта

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә гыйбадәтханәне чистарта
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куа
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Саф гыйбадәткә карата ашкыну
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 89 хикәя
Гайсә акча алмаштыручыларны гыйбадәтханәдән куып чыгара һәм аларның өстәлләрен аудара

СИКСӘН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә гыйбадәтханәне чистарта

РӘСЕМГӘ кара. Күрәсеңме: Гайсәнең ачуы чыккан? Беләсеңме ни өчен? Чөнки Иерусалим гыйбадәтханәсендәге кешеләр комсыз. Монда Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен кешеләр килә, ә бу комсыз кешеләр алар хисабына бик күп акча эшләмәкче була.

Рәсемдәге үгезләрне, сарыкларны һәм күгәрченнәрне күрәсеңме? Комсыз кешеләр аларны гыйбадәтханә эчендә сата. Беләсеңме ни өчен? Чөнки исраиллеләргә Аллаһыга корбан китерер өчен төрле хайваннар кирәк.

Аллаһы канунында болай дип әйтелгән булган: исраилле начар эш эшләсә, ул Аллаһыга корбан китерергә тиеш. Исраиллеләр башка очракларда да корбан китерергә тиеш булган. Әмма кайдан аларга корбан китерү өчен кошларны һәм хайваннарны алырга?

Кайбер кешеләр үзләре белән кошлар һәм мал алып килгән һәм аларны корбан итеп китергән. Әмма күп исраиллеләрнең маллары юк. Ә кайберләре ерак яши, һәм Иерусалимга хайваннарын алып килә алмый. Шуңа күрә алар кирәкле кошны яки малны монда килгәч сатып ала. Әмма сатучылар бик югары бәягә сата. Алар кешеләрне алдый. Шунсын да әйтергә кирәк: алар Аллаһы гыйбадәтханәсендә сатарга тиеш түгел.

Менә ни өчен Гайсәнең ачуы чыга. Ул акча алмаштыручы кешеләрнең өстәлләрен аудара һәм акчаларын чәчеп җибәрә. Ул баудан чыбыркы ясый да гыйбадәтханәдәге бар малны куып чыгара. Күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез, һәм минем Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — дип әйтә.

Гыйбадәтханәдә Гайсә белән бергә аның берничә шәкерте дә бар. Алар Гайсәнең бу эшләренә гаҗәпләнеп карап тора. Соңрак алар Изге Язмаларда Аллаһының Улы турында әйтелгән мондый сүзләрне исләренә төшерә: «Аңарда Аллаһы йортына карата ярату ялкын кебек яначак».

Монда Иерусалимда Гайсә Коткарылу бәйрәме вакытында бик күп могҗизалар эшли. Бәйрәмнән соң ул Яһүдиядән Гәлиләя ягына китә. Юл Самарея өлкәсе аша үтә. Әйдә, монда нәрсә булганын белик.

Яхъя 2:13—25; 4:3, 4.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу