Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 100 хикәя
  • Гайсә бакчада

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә бакчада
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәне кулга алалар
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Куркуны ничек җиңәргә
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 100 хикәя
Гетсимани бакчасында Яһүд Гайсәне үбеп аңа хыянәт итә

ЙӨЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә бакчада

ГАЙСӘ рәсүлләре белән өске бүлмәдән Гетсимәни бакчасына китә. Аларның монда берничә тапкыр булганы бар. Гайсә рәсүлләрен йокламыйча дога кылырга чакыра. Ә үзе бераз читкәрәк китеп, җиргә капланып дога кыла.

Шуннан соң ул рәсүлләре янына килә. Беләсеңме алар нәрсә эшли? Алар йоклый! Гайсә аларга өч тапкыр: «Йокламагыз»,— ди, ә алар өч тапкыр да йокыга китә. Өченче тапкыр әйләнеп кайткач, Гайсә аларга: «Ничек инде сез мондый вакытта йоклый аласыз ? — ди.— Нәкъ менә хәзер мин дошманнарым кулына биреләчәкмен».

Шул вакыт якынлашып килүче халык төркеменең тавышы ишетелә. Кылыч һәм күсәкләр белән коралланган кешеләр күренә! Аларның кулларында факеллар, һәм алар үзләренә юлны яктыртып килә. Халык төркеме якынайгач, бер кеше алардан аерылып Гайсә янына килә. Рәсемгә кара: ул Гайсәне үбә. Бу Яһүд Искариот! Ни өчен ул Гайсәне үбә?

«Яһүд, син миңа үбү белән хыянәт итәсеңме?» — дип сорый Гайсә. Әйе, Гайсәне үбеп, Яһүд килгән кешеләргә кем Гайсә икәнен күрсәтә. Шунда Гайсә дошманнары аны кулга алыр өчен, алга ташланалар. Әмма Петер Гайсәне яклый. Ул кылычын алып, янында торган кешегә селтәп җибәрә: кылыч бу кешенең башына чак кына тимичә, уң колагын кисеп ала. Әмма Гайсә аның колагына кагылып аны савыктыра.

Гайсә Петергә: «Кылычыңны урынына тыгып куй. Әгәр мин Атамнан сорасам, ул миңа меңләгән фәрештәләр ярдәмгә җибәрә. Әллә син моны белмисеңме?» — ди. Ул чыннан да моны эшли ала! Әмма Гайсә Атасыннан моның турында сорамый, чөнки белә: хәзер дошманнар аны үзләре белән алып китәргә тиеш, хәзер аларның вакытлары килде. Шуңа күрә ул аларга буйсына, һәм аны алып китәләр. Шуннан соң Гайсә белән нәрсә булган? Әйдә моны белик.

Маттай 26:36—56; Лүк 22:39—53; Яхъя 18:1—12.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу