Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rq 16 дәрес 31 б.
  • Аллага хезмәт итәргә карар итү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллага хезмәт итәргә карар итү
  • Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез суга чумдырылуга әзерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Суга чумдырылу һәм Аллаһы белән дуслык
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллага мәңге хезмәт итүне максат итеп куй
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
Күбрәк карарга
Алла бездән нәрсә таләп итә?
rq 16 дәрес 31 б.

16 дәрес

Аллага хезмәт итәргә карар итү

Алланың дусты булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк (1, 2)

Үзеңне Аллага ничек багышларга? (1)

Кайчан суга чумып алырга була? (2)

Аллага тугрылык саклар өчен кайдан көч алырга? (3)

1. Алланың дусты булыр өчен Изге Язмаларның хакыйкатен яхшылап өйрәнергә (1 Тимутегә 2:3, 4), өйрәнеп белгәннәреңә ышанырга (Еврейләргә 11:6); гөнаһларыңнан тәүбә итәргә (Рәсүлләр 17:30, 31) һәм тормыш рәвешеңне үзгәртергә кирәк (Рәсүлләр 3:19). Аннан соң Алланы яратуың үзеңне аңа багышлау теләге тудырырга тиеш. Бу шәхси догада Алла ихтыярын үтәр өчен үзеңне аңа бирүеңне әйтүне аңлата (Маттай 16:24; 22:37).

2. Үзеңне Аллага багышлаганнан соң суга чуму йоласын үтәргә кирәк (Маттай 28:19, 20). Суга чуму йоласы үзеңне Йәһвәгә багышлаганыңны барысына да белергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Аллага хезмәт итәргә карар итә алырлык яшьтәге кешеләр генә суга чума ала. Чумганда кешенең бөтен гәүдәсе бик кыска вакытка гына су астына күмелергә тиешa (Марк 1:9, 10; Рәсүлләр 8:36).

3. Үзеңне Йәһвәгә багышлаганнан соң ул синнән вәгъдәң буенча яшәвеңне көтәчәк (Мәдхия 49:14; Вәгазьче 5:3, 4). Иблис сине Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга тырышачак (1 Петер 5:8). Ләкин дога аша Алла белән якынлаш (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Алла Сүзен көн саен өйрән (Мәдхия 1:1—3). Җыелыш белән якын бәйләнештә бул (Еврейләргә 13:17). Шуларның барысын да эшләп, син Аллага тугрылык саклар өчен көч алачаксың. Шулай итеп син Алла таләп иткәннәрне мәңге үти алырсың!

[Искәрмә]

a Суга чумарга хәзерләнер өчен «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапны өйрәнергә яки Йәһвә Шаһитләренең башка китапларын өйрәнергә киңәш ителә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу