Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gf 11 дәрес 18-19 б.
  • Ялган динне кире как!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ялган динне кире как!
  • Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ялган диннәр Аллаһыны ничек хурлый?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Ялган диннең ахыры якын!
    Ялган диннең ахыры якын!
  • Диннәрне нәрсә көтә?
    Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Ялган табынудан читтә торыгыз!
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Син Аллаһының дусты була аласың!
gf 11 дәрес 18-19 б.

11 ДӘРЕС

Ялган динне кире как!

Шайтан һәм аның җеннәре синең Аллаһыга хезмәт итүеңне теләми. Алар бар кешеләрне дә Аллаһыдан читкә алып китәргә тырыша. Алар моны ничек эшли? Беренчедән, ялган динне кулланып (2 Көринтлеләргә 11:13—15). Ялган дин — Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтми торган дин. Ялган дин ялган акчаларга охшаш. Ялган акча чын акча кебек, әмма чынлыкта исә бернәрсәгә дә яраксыз. Ялган акча күп авырлыклар тудырырга мөмкин.

Пар чиркәүдә дога кыла

Хакыйкать Аллаһысы Йәһвә дини ялганны хупламый. Гайсә җирдә яшәгәндә, бер дини төркем кешеләре аны үтерергә теләгән. Алар Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылабыз дип уйлаганнар һәм: «Безнең Атабыз бер генә: Ул — Аллаһы»,— дигәннәр. Гайсә алар белән ризалашканмы? Юк! Ул аларга: «Сезнең атагыз — иблис»,— дип әйткән (Яхъя 8:41, 44). Бүген күп кенә кешеләр Аллаһыга гыйбадәт кылалар дип уйлый, ләкин чынлыкта Шайтанга һәм аның җеннәренә хезмәт итәләр (1 Көринтлеләргә 10:20).

Начар агач начар җимешләр биргән кебек, ялган дин дә явызлык эшли торган кешеләр тәрбияли. Дөнья кайгы белән тулган, чөнки кешеләр явызлык эшли. Алар әхлаксыз, бер-берсен кыйныйлар, үтерәләр, алар урлашалар, көчлиләр һәм бер-берсен җәберлиләр. Бу явыз эшләрдә катнашкан кешеләрнең күбесе нинди дә булса дин тота, ләкин аларның диннәрендә игелек эшләргә өйрәтмиләр. Алар бу явыз эшләрен ташламаса, Аллаһының дуслары була алмый (Маттай 7:17, 18).

Ялган диндә кешеләрне потларга дога кылырга өйрәтәләр. Аллаһы потларга дога кылуны тыя, һәм бу таләп акыллы. Берәрсе синең белән сөйләшү урынына, һәрвакыт фоторәсемең белән сөйләшсә, бу сиңа ошар идеме? Бу кеше синең чын дустың була аламы? Юк. Йәһвә кешеләрнең тере булмаган потлар яисә сурәтләр белән түгел, ә аның үзе белән сөйләшүен тели (Чыгыш 20:4, 5).

Солдатлар пистолетлар белән

Ялган дин сугышта кешеләрне үтерергә ярый дип өйрәтә. Гайсә Аллаһының дуслары арасында ярату булыр дип әйткән. Без яраткан кешеләребезне үтермибез (Яхъя 13:35). Безгә хәтта явыз кешеләрне дә үтерергә ярамый. Гайсәнең дошманнары аны кулга алырга килгәч, ул шәкертләренә үзен якларга рөхсәт итмәгән (Маттай 26:51, 52).

Ялган диндә явыз кешеләр тәмуг утында җәфаланачак дип өйрәтәләр. Ә Изге Язмаларда гөнаһ үлемгә китерә дип әйтелә (Римлыларга 6:23). Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы. Мәхәббәт Аллаһысы кешеләрне тәмугта мәңге җәфалармы? Әлбәттә, юк! Оҗмахта Йәһвә хуплаган бер генә дин булачак (Ачылыш 15:4). Шайтан алдавына нигезләнгән бөтен диннәр юк ителәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу