Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gf 18 дәрес 30-31 б.
  • Мәңгегә Аллаһының дусты булып кал!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәңгегә Аллаһының дусты булып кал!
  • Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Азатлык Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Чын азатлыкка алып баручы юл
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Йәһвә сине чын иреклеккә китерсен
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар файдалана торган азатлык
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
Күбрәк карарга
Син Аллаһының дусты була аласың!
gf 18 дәрес 30-31 б.

18 ДӘРЕС

Мәңгегә Аллаһының дусты булып кал!

Дуслашыр өчен тырышлык кирәк, ләкин дуслыкны саклар өчен дә тырышлык кирәк. Аллаһы белән дуслашып, ул дуслыкны сакларга тырышуларың күп фатихалар китерәчәк. Гайсә үзенә иман иткән кешеләргә: «Хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дигән (Яхъя 8:32). Бу сүзләр нәрсә аңлата?

Ике ир кеше оҗмахта

Син инде хәзер иреккә шатланып яши аласың. Син Шайтан тараткан ялган тәгълиматлардан һәм ялганнан ирекле була аласың. Йәһвәне белми торган миллионлаган кеше өметсез яши. Син андый өметсезлектән ирекле була аласың (Римлыларга 8:22). Аллаһының дуслары хәтта «үлемнән курыкмыйча» яши (Еврейләргә 2:14, 15).

Син Аллаһының яңа дөньясындагы азатлыкка шатланып яши аласың. Сине киләчәктә гаҗәеп азатлык көтә! Җирдәге Оҗмахта сугышлар, авырулар, җинаятьчелек булмаячак. Ачлык һәм ярлы тормыш та булмаячак. Картлык, үлем үткәндә калачак. Курку, җәберләү һәм гаделсезлек тә булмаячак. Зәбурда Аллаһы турында: «Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың»,— дип әйтелә (Мәдхия 144:16).

Аллаһының дуслары мәңге яшәячәк. Мәңгелек тормыш — ул кыйммәтле бүләк. Аллаһы аны үзе белән дуслык эзләүче барлык кешеләргә бирәчәк (Римлыларга 6:23). Нинди гаҗәеп булачак мәңгелек тормыш!

Ир кеше кечкенә кыз белән хайванга карый. Хатын-кыз рәсем ясый

Син күп нәрсәләр башкара алачаксың. Син, бәлки, берәр музыка коралында уйнарга өйрәнергә телисеңдер. Яки син рәсем ясарга, балта остасы булырга телисеңдер. Ә, бәлки, җәнлекләр һәм үсемлекләр турында күбрәк белергә, сәяхәт итәргә телисеңдер һәм күп илләрне, халыкларны күрәсең киләдер. Мәңгелек тормыш моның барысы өчен мөмкинлек бирәчәк!

Синең күп кешеләр белән дуслашыр өчен вакытың булачак. Мәңгелек тормыш Аллаһының башка дуслары белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирәчәк. Син аларның сыйфатлары һәм талантлары турында белерсең һәм алар белән дуслашырсың. Син аларны яратырсың һәм алар сине яратырлар (1 Көринтлеләргә 13:8). Мәңгелек тормыш сиңа җирдәге барлык кешеләр белән дуслашырга мөмкинлек бирәчәк! Һәм иң мөһиме, вакыт узу белән Йәһвә белән дуслыгың үсәчәк. Мәңгегә Аллаһының дусты булып кал!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу